Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Марсель БАКИРОВ
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

Шәһри Чаллы гәзите
Звезды Татнета 2010 - конкурс интернет-проектов

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Марсель Бакиров

Марсель Бакир Мөслими

		Гомәр САТТАР-МУЛИЛЛЕ,
		КДУ профессоры, 
		филология фәннәре докторы.

                  (75 яше илә шигъри тәбрик)

Әбүбакир улы Хәернас,
Аннан туган Марсель тиктормас;
Марсельның бар улы – канаты,
Канатының Айдардыр аты,
Бардыр янә ике күз нуры,
Ике кызы – Зөһрә йолдызы.
Оныклары да багалма кебек,
Тора “дәү әти” дип өзелеп.

Марсель Бакир, өстәп: Мөслими,
Беркем әйтмәс: “Марсель эш сөйми”,
Әйтеп булмый аңа карт диеп,
Инде җиткән, өйдә ят диеп.
Ул һәрчакта мәшгуль эш белән,
Папка, портфель тоткан, еш күрәм,
Дәрт-дәрман да әле җитәрлек,
Яшь ханымнарны гашыйк итәрлек.

Җан атканы аның Кифая, 
Шәҗәрәсе аның Уфая,
Төнлә торып эзли кайчакта, 
Ул булмаса кайнар кочакта,
Аваз сала, эндәшеп, Кифая
Син кайда соң, кая, син кая???

Сокланамын чордаш Марсельгә,
Таралды дан, абруй бар илгә.
Шәп яклады докторскийны,
Сузды гармунда шуктырскийны.
Коллегабыз яши беләдер,
Яшьнәп, янып эшли бирәдер,
Ул дисезме? Ул – чын галим!
Ачыш вә табышлары белән

Йә, әйтегез, кемнәрдән ким?
Эш һич санда түгел фәндә,
Файдасы юк күләмнән дә,
Төшә бел син иң тирәнгә – 
Марсельдер шундый бәндә.
                   
              ***
Бар гавам белергә тиеш,
Бүген галимгә җитмеш биш,
Чын бәхете аның шунда – 
Төрки-татар иҗатында.
Ә каләме һаман кулда,
Фәнни эзләнү юлында,
Төрки гаме канында,
Кифаясе янында.

Табышларына килгәндә,
Төшә һаман тирәнгә,
Борынгы тамырларга:
Йола-мифка, җырларга.
Үзенчә килеп якын
Табып тора саф алтын,
Атыны шундый алтын,
Бәреп тора дәрт-ялкын.
Бай анда концепция,
Тирән төпкелгә төшеп,
Төрки сүз сәнгатендә – 
Шул аның гадәтендә –
Ясый революция.
Марсельнең табышларын
Тиңләрлек Һомай кошка,
Гомер үтмәгән бушка.

Әй, Марсель дус, Мөслими,
Көнләштереп яшә әле,
Иҗат итеп, күз тими.
Моннан соң да төеннәрне
Чишәрсең, дим, күп яклап,
Чын казанышларны хаклап,
Татар халкын нык саклап,
Яратып, сөеп, яклап.

Моны әйтте Гомәр Саттари,
Тулгана миндә чичәни җани,
Алсуланып атса кызыл таң,
Ташса күңел кинәнеп ихластан,
Җыр булып туа мәдхия-дастан.

Ошбу мәдхия – тәбрик  Марсельгә,
Котлау булып килде шушылар телгә.
Иң зур теләк сиңа шулдыр:
Йөз яшеңне тутыр,
Йөз яшең тулганда да,
Егетләрчә балкып тор.
7 ноябрь 2008 ел.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012