Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Марсель БАКИРОВ
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

Шәһри Чаллы гәзите
Звезды Татнета 2010 - конкурс интернет-проектов

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Марсель Бакиров

ФӘН АРЫСЛАНЫ

Әнвәр ШӘРИПОВ, 
галим һәм шагыйрь.

Чәчләреңне җил тузгыта алмас,
Матур итеп әгәр тарасаң.
Тормыш юлың тик хезмәттән тора, 
Артка борылып әгәр карасаң.

Өлгереп җиткәч, килеп кердең фәнгә,
Бары фәнгә,
Бары фәнгә генә табындың.
Зур хезмәтләр язып, күренекле
Татар улы булып танылдың.

Бары хезмәт, 
Тик фидакарь хезмәт,
Һәр көннең син кадерен беләсең.
Туган халкыбызның,
Ул гына да түгел,
Бөтен төркиләрнең
Шигъри чишмә башын
Син күп галимнәрдән
Ераграк һәм яхшырак күрәсең.

Синең тормыш бик күпләргә үрнәк,
Соклангыч һәм матур,
Фәнгә бирдең яшьлек ялкынын.
Тарих чоңгылларын гизә-гизә,
Иҗат итәсең син талпынып.

Моңа кадәр күп тырышлык белән
Бик зур эшләр инде майтардың.
Тирән гасырлардан килә торган
Халкыбызның иҗат ялкынын,
Рухи дөньясының гүзәллеген, 
Бөтен зурлыгын һәм байлыгын,
Бик тирәнтен фәнни өйрәнеп,
Син халыкка кабат кайтардың.

Син күрсәттең безгә – 
Нинди көчкә,
Нинди зур илһамга
Ия икән безнең халкыбыз!
Шуны ачып биргән галим белән
Менә бүген
Горурланырга без хаклыбыз.

Зур хезмәтләр тудырсаң да, син бит
Тәкәббер түгел,
Чит-ят сиңа хәтта кырыслык,
Синең характерга хас сыйфатлар –
Даимилек, үтә тырышлык…

Зур юбилей белән котлый бүген сине
Бөтен Чаллы,
Бөтен Казан,
Бөтен төрки халык дөньясы!
Бөтен халык тели бүген сиңа
Сәламәтлек, яңа хезмәтләр һәм …
Иҗат дәртең бер дә сүнмәсен!

Үрнәк күрсәтәсең син яшьләргә,
Күп тә үтмәс, изге фән юлына
Синең хезмәтләрне укып,
Яңадан-яңа яшьләр басарлар.
Инде хәзер синең хезмәтләрне
Өйрәнерләр япь-яшь буыннар,
Өйрәнерләр килер гасырлар.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012