Утыз Имәнине белми ничек яшәмәк кирәк?!
Югары уку йортларында белем алучылар, гадәттә, беренче курс студентлары белән ныграк кызыкcыналар: кемнәр алар, кайлардан килгәннәр, нинди һөнәрләргә ия, кызлары, егетләре матурмы? Мин үзем, өч елга соңарып, 1959 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Бер ел укыгач, җәйге ял вакытында, кабул итү комиссиясенә эшкә чакырдылар. Ул вакытта безнең бүлек тарих-филология факультеты составында иде. Әмма мине күбрәк татар төркеменә керүчеләр кызыксындырды. Абитуриентларның документларын актарам. Менә зур маңгайлы, җитди карашлы, әле 17се дә тулып җитмәгән, әмма инде шактый шигырьләр иҗат иткән Равил Фәйзуллин “делосы”. Бераздан кулга комбайнчы да булган, өч ел солдат шулпасын да эчкән Шамил Маннапов документлары килеп керә. Булачак ректор Рүзәл Йосыпов, мәшһүр “бакчачы” Фарсель Зыятдинов һәм башкалар белән дә мин шулай итеп алдан ук таныштым. Алар арасында минем кебек ябык, күзлекле, туйганчы ипи ашамыйча, әтисез үскәнлеге бөтен кыяфәтенә чыккан Әнвәр Шәрипов та бар иде. Шунысын да әйтим: ул инде профессор булып, чагыштырмача мул тормышта яши башлагач та, Туфан ага кебек какчалыгын, үсмер чагындагы ябыклыгын ташламады. Әнвәрләр төркеме, гомумән, көчле, сәләтле булды. Алар арасыннан киләчәктә дистәләрчә фән докторлары һәм кандидатлары, академик-профессорлар, күренекле шагыйрьләр, журналистлар, мөгаллимнәр чыгу, җитәкчеләр күтәрелү үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли. (Кызганыч ки, бу төркемнең кайбер могтәбәр затлары инде бакый дөньяга китеп барды. Урыннары җәннәттә булсын!)
Шулай итеп, бүгенге юбиляр – хөрмәтле Әнвәр Мәгъдәнур угылы белән инде мин ярты гасырдан артык таныш. Аралашып, фикерләшеп торабыз. Төп тарткан йөгебез (әдәбият тарихын өйрәнү, мөгаллимлек, милләткә хезмәт итү) дә уртак. Танышлыкка шактый гомер узган. Әмма Әнвәр әфәнде холык-табигате белән үзгәрмәде: элеккечә ихласи, ачык күңелле; вакыты белән балаларча һаваланып та куя; әнисенә, туган-тумачаларына, остазларына ул һәрвакыт игътибарлы. Матур гына гаиләсе, фән кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән улы, ике студент кызы бар. Шунысы мөһим: Әнвәрнең һәр уңышы, алга барышы – үзенең шәхси тырышлыгы, үҗәтлеге, көндәлек хезмәт нәтиҗәсе.
Әнвәрнең кече Ватаны – бик күп татар зыялыларын биргән, җырларда җырланган Кәрәкәшле авылы. Ютазы төбәге турындагы бер җырында галим-шагыйрь болай ди: “Синең кебек матур, синдәй ямьле Башка җир юк бөтен дөньяда”. Үзенә “очар канат биргән” Кәрәкәшледә өч сыйныфны төгәлләгәч, Шәриповлар гаиләсе Лениногорск районындагы мәшһүр Зәй-Каратайга – әтисенең туган авылына күчеп килә. Әнвәр шунда урта мәктәптә укый. Әдәбиятны яраткан, үзе дә шигырьләр язу белән шөгыльләнгән яшь егет 1960 елда, зур конкурсны үтеп, Казан университетына укырга керә. Шунысын да искәртик: Әнвәр Шәрипов, гәрчә галим-мөгаллим булып китсә дә, гомере буе әдәби иҗатка да тугры калды: шигырьләр, әкиятләр язып, бастырып тора. Янә шунысы кызыклы: безнең Әнвәребез – берничә дистә җыр авторы да. Аның Илгиз Закиров, Мәсгут Имашев, Рубис Зарипов һәм кайбер башка билгеле көйчеләр язган җырлары радио-телевидение аша, сәхнәләрдә ишетелгәләп тора. Моннан биш ел элек Чаллы шәһәренең татар драма театры бинасында Әнвәр Шәриповка 65 яшь тулуга багышланган бик матур кичә булган иде. (Миңа да анда катнашырга, чыгыш ясарга, хәтта мәҗлес өлешен алып барырга да туры килгән иде.) Анда без бу галимебезнең Чаллының күренекле артистлары башкарган җырларын тыңлап, бик хозурланып утырган идек.
Ә.Шәриповның гыйльми-тәнкыйди эшчәнлеге шактый күпкырлы. Аның ХХ йөз әдәбияты, хәзерге татар сүз сәнгате хакында, бу чорның күп кенә әдипләре турында кызыклы язмалары бар. Ул тәнкыйтьче буларак та бүгенге әдәби хәрәкәттә катнашып килә. Иҗтимагый, мәдәни мәсьәләләр буенча да чыгышлар ясый. Әмма Ә.Шәрипов, галим буларак, иң беренче чиратта үзенең борынгы һәм урта гасыр әдәбияты турындагы хезмәтләре белән мәгълүм. Ләкин Әнвәр Шәриповны чын мәгънәсендә галим иткән хезмәт – ул Габдерәхим Утыз Имәни турындагы тикшеренүләре. Дөрес, бу энциклопедик шәхес хакында аңа кадәр дә фәнни хезмәтләр язылган иде. Ә.Шәрипов, шуларга таянып, Утыз Имәни эшчәнлеген киң планда, ныклы фактик нигездә яктыртуга иреште. Биредә аеруча мөһиме шул: яшь галим моңа кадәр төрле урыннарда тарау яткан чыганакларны, иң беренче чиратта шагыйрь әсәрләренең кулъязмаларын барлап, туплап, аларның чагыштырмача дөрес, тулы текстларын булдырды. Аның бу өлкәдәге текстологик эшчәнлеге гомумән күпләргә үрнәк булып торырлык. Ә.Шәрипов тарафыннан әзерләнеп, тиешле шәрех-аңлатмалар, кереш мәкалә белән тәэмин ителгән Утыз Имәнинең 1986 елгы басмасы хәзер дә югары бәяләнә. Галим, гомумән, Утыз Имәни хакында тикшеренүләрен инде күп еллар дәвам итеп килә. Ул бу эшне аеруча яратып, күңел биреп башкара. Шушындый мәзәк тә йөри: имеш, Ә.Шәрипов Алабугада эшләгәндә студентлардан имтихан ала икән. Башкалар җавап биргән, әмма бер кыз утырып калган. Шунда аңа укытучы: “Әйдә, җавап бир”, – дигәч, студентка: “Белмим бит”, – дип җаваплаган. Шунда Әнвәр әфәнде кыз кулындагы билетны алып карый. Анда “Габдерәхим Утыз Имәнинең тормышы һәм иҗаты” дип язылган була. Бу хәлгә бик кәефе кырылган укытучы: “Ничек инде Утыз Имәнине белмичә бу якты дөньяда яшәмәк кирәк?” – дип студентканы чыгарып җибәрә. Кыз исә иптәшләренә бу күренешне уйнап күрсәтә. Бу эпизод үзе генә дә галимнең Утыз Имәнине никадәр яратуын, олылавын ачык күрсәтеп тора. Аның “Ничек инде (фәләнне) белмичә бу якты дөньяда яшәмәк кирәк” гыйбарәсе күпләрнең сөйләм теленә дә кереп китте.
Хатыйп Миңнегулов.
www.Vatantat.ru.