Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдирләр: Ә.М.Шәриповның «Татар балалар әдәбияты» методик кулланмасы
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әнвәр Шәрипов

Балалар әдәбиятына игътибар

(Ә.М.Шәриповның «Татар балалар әдәбияты» 
методик кулланмасы уңаеннан уйланулар)
Чаллы дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты галиме, филология фәннәре докторы, профессор Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәриповның укытучылар өчен «Татар балалар әдәбияты» исемле укытучылар өчен методик кулланмасы — эчтәлеге буенча саллы һәм гамәли яктан кирәкле, кыйммәтле хезмәт.

Татар балалар әдәбиятына галимнәр тарафыннан игътибар соңгы 15—20 ел эчендә булмады, диярлек. Укытучылар балалар әдәбиятын үзләре еллар буе туплаган, фән тарафыннан исбатланган, системага салынган материалларга таянып укыттылар. Татар балалар әдәбияты фән тармагы буларак өйрәнелмәде, кайбер галимнәр балалар әдәбиятын гомуми әдәбият эчендә карап, аның балалык үзенчәлекләрен күрми, күрергә теләмичәрәк яшәделәр. Балалар әдәбияты үзе дә 1985—1990 елларда бераз икеләнеп, каушап калды дияргә мөмкин. Әле хәзер дә бу өлкә ачык сораулар белән кала килә. Рус балалар әдәбиятын укыту өчен исә нәрсәләр генә юк!

Дөрес, соңгы елда Казан югары уку йортлары укытучылары төзегән «Татар балалар әдәбияты» дәреслеге һәм хрестоматиясе (I, II томда) дөнья күрде. Р.Н.Даутов төзегән «Балачак әдипләре» исемле биобиблиографик җыентык та бар. Әнвәр Шәриповның хезмәтен татар балалар әдәбиятының тагын бер адым алга китеше дип бәяләргә мөмкин. Чөнки хезмәт методик характерда. Балалар әдәбияты матур әдәбият законнарына буйсына, шул кануннар буенча яши һәм үсә. Балалар әдәбияты үзәгендә дә, гомуми әдәбиятныкы кебек үк, кеше образы (ягъни бала образы), бала характеры тора. Чынбарлыкны, әйләнә-тирәлекне танып белү балалар әдәбиятында да әдәби образлар аша алып барыла. Ләкин бу әдәбиятның адресаты башка. Ул — бала. Шушы ягы белән ул гомуми әдәбияттан аерыла, һәм балалар әдәбиятының максат, бурычлары да педагогик, дидактик принципларга таяна. Төп әһәмиятле функциясе булып баланы дөнья белән таныштыру, белем, күнекмәләр булдыру, тормышка әзерләү һәм иң мөһиме — тәрбия кылу тора.

Әнвәр Шәриповның хезмәте татар балалар әдәбиятының XIX гасырдан бүгенге көнгә кадәр үткән юлын яктырта. Методик ярдәмлекнең аңлатма язуыннан ук галимнең бу фән тармагын тирәнтен белүе һәм әдәбиятчы буларак теоретик кына түгел, ә практик та икәне аңлашыла. Предмет буларак максат, бурычлар, студентлар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр, өйрәнү объекты, предметы төгәл, ачык һәм тиешле дәрәҗәдә күрсәтелә.

Методик ярдәмлек бик универсаль югары педагогик уку йортында эшләү дәверендә күп тәҗрибә туплаган галим буларак, Әнвәр ага бөтен факультетлар өчен дә материалны җайлаштырып, уңай итеп бирә. Төрле факультетлар өчен дәрес сәгатьләренең тематик бүленеше укытучының хезмәтен планлаштыруны җиңеләйтә. Бернинди үзгәрешсез кулланырга шартлар тудыра.

Методик ярдәмлекнең тагын бер уңай сыйфаты — балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелүе. Турысын әйткәндә, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен төзүдә әлеге принцип никтер сакланып җитми. Бигрәк тә рус аудиториясе өчен төзелгән дәреслекләр моңа мохтаҗ. Ә бу кулланмада баланың яшь үзенчәлегенә, психологиясенә нигезләнү төп урыннарны алып тора.

Курсның эчтәлегенә килсәк, материал төрле факультетларга юнәлдерелгән булуны истә тотып, максималь вариантта тәкъдим ителә. Бу, үз чиратында, укытучы эшчәнлеге өчен дә һәм студентларның мөстәкыйль өйрәнүләре өчен дә әһәмиятле шарт. Китапта татар балалар әдәбияты тарихының әдәбиятчы галим тарафыннан яктыртылуы сизелеп тора. Укытучылар өчен ярдәмлектә һәр темага лекция рәвешендә материаллар тәкъдим ителә. Мәгълүматлар тарихилык һәм системалылык принцибына таянып урнаштырылган. Эчтәлек бай, тирән. Ул балалар фольклоры әсәрләреннән башлап, балалар өчен булган әдәбиятның гомуми матур әдәбиятның үзенчәлекле бер өлкәсе булып формалашуын, аның үсеш этаплары аша үтеп, бүгенге көн балалар әдәбиятына кадәрге чорны үз эченә ала. Хезмәттә балалар әдәбиятының беренче адымнарыннан ук үз хезмәтләре, иҗатлары белән зур өлеш керткән К.Насыйри, Г.Исхакый, Г.Рәхим, Г.Тукай, Г.Ибраһимовлардан башлап, һәр чорның балалар язучылары мөмкин кадәр дөрес барланып, аларның тормыш юллары, иҗатлары турында кыска, ләкин төгәл мәгълүмат бирелә. Автор 1960—2000 еллар балалар әдәбиятын тирән анализлый.

...............................................

Әнвәр Мәгъдәнуровичның максаты изге. Максатка ирешү өчен хезмәте дә бар. Бер булып калмаса иде. Хезмәт башка укытучылар кулына да эләгеп бәя алыр, укыту эшен җайга һәм фәнни нигезгә салуга зур ярдәм булыр, дип исәплибез.

Түбән Кама педагогия училищесының татар теле, әдәбияты укытучылары:
Фәйрүзә ГАЛИМОВА,
Илһам ИШМӨХӘММӘТОВ.
"Мәйдан" № 9, 2004.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013