Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: ТӘКЪДИР ЮЛЛАРЫ
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Марат Әмирханов

ТӘКЪДИР ЮЛЛАРЫ

Бүген безнең өмет һәм ышаныч тулы карашларыбыз татар әдәбиятының проза тармагына юнәлгән... Ә ни өчен нәкъ менә прозага? Иң башта шушы сорауга җавапны ачыклап китик.
Проза тармагының аерым бер игътибарга дучар булуына иң төп сәбәпләрдән берсе шулдыр: соңгы дистә елларда илдә вакыйгалар бик тә куерып китте, адәм балаларының язмышлары да нык кына катлауланды, алар алдына килеп басканчетерекле хәлләр, ситуацияләр күбәйде. Россиядә бер иҗтимагый формациянең икенчесе белән алышына башлавы үзе генә дә ни тора! Кеше өчен никадәр психологик кичереш дигән сүз бит ул!
Менә шушы вакыйгаларны, аларның дәвамлы драматизмын, кеше язмышларына тәэсирен бары тик киң колачлы проза әсәрләре генә хәрәкәттә, үсештә күреп һәм тирәннән алып чагылдыра, тасвирлый ала. Безнең әдәбият сөюче замандашларыбызүзләренең әйләнә-тирәләрендә күпләгән гыйбрәтле язмышлар күргәннән соң чын йөрәктән әрниләр һәм еш кына четерекле хәлләрдән чыгу юлларын эзләгәндә үзләренә рухи ярдәм, күп кенә сорауларга җавап көтеп кеше күңеленең инженерлары булган әдипләргә күз текиләр икән—биредә, әлбәттә, иң беренче чиратта прозаик әдипләр, алар иҗат итә* торган роман һәм повестьлар күздә тотыла.
Шушы ук сәбәпкә ялганып, аның белән органик рәвештә тоташып китә торган тагын бер фактор: безнеке шикелле буталчык, адаштыргыч елларда— тормышның полюслары алышынган елларда— кеше үзен еш кына куе томан эчендә, яисә сазлыкта калгандай тоя һәм үзенә күңел тынычлыгы, ышаныч бирердәй рухи көч, мөхит, яшәеш дөньясын кирәксенә. Кеше җанын, күңелен шактый гомер биләп тора алучы, аны байтак вакыт билгеле бер образлар, каһарманнар арасында яшәтә алучы рухи дөнья, әлбәт-тә, шул ук проза әсәрләре.
Проза тармагының хәзер аерымрак, үзгәрәк хәлдә калуына тагын бер сәбәп: татар әдәбиятының шигърият һәм драматургия өлкәләре, күз тимәсен, әлегә әйбәт кенә үсеш кичерә. Ә менә проза тармагы турында әле андый сүзне әйтүе кыен. Соңгы дистә елларда проза әсәрләренең сыйфат ягы шактый түбәнәйде. Аның конкрет сәбәпләре (тормышта тотрык-лылыкның—басылып һәм чын профессиональ кимәлдә иҗат белән шөгыльләнүөчен кирәкле рухи-әхлакый климатның —югалуы, җәмгыятьнең әдәбиятка булган игътибары кимү, проза тармагында зур тәҗрибә туплаган талантлы өлкән буынның китүе, бары тик иҗат белән генә шөгыльләнергә мөмкинлек бирердәй каләмхак түләнмәү һ. б.) турында безнең матбугатта инде байтак кына сүзләр булды. Ләкин хәлне аңлау һәм аңлату белән генә проза тармагын тиз арада үстерү, аны башка жанрлар янәшәсендә күрү мөмкин түгел шул.Үткән XX гасырда татарпрозасының бөтен дөнья күләмендә мактана алырдай сәнгати-фәлсәфи казанышлары булу һәм әлеге йөзьеллыкның ахырына таба прозабызның ул биеклекләрдән түбәнәюе, еш куандыра алмавы да бу тармакны укучылар каршында үзгә хәлгә—"бурычлы" хәлгә куя. Элегрәк татар прозасының татлы җимешләрен татыган укучының соңгы елларда да аннан тиешле рухи җимешләр көтәргә хакы бар, әлбәттә.
Әйе, югарыда санап кителгән һәм әле әйтеп бетерелмәгән башка кайбер сәбәпләр аркасында бүген безнең прозага карата әнә шундый аерым бер мөнәсәбәт хасил булды. Газета-журналларда басылган яисә нәшриятларда аерым китап булып дөнья күргән проза әсәрләрен әнә шуңа күрә без аеруча зур өметләр белән кулга алабыз.
Марат Әмирханов - үткән елларда безне "Гөлнәзирә", "Дөя муены" һәм башка повестьлары белән сөендергән язучы. Аның соңгы елларда иҗат ителгән "Тәкъдир" романы "Казан утлары" журналында басылып чыккач, кызыклы фикерләр уяткан иде. Менә хәзер шул роман Татарстан китап нәшриятында матур гына бизәлештә дөнья күрде.
Әсәр роман дип аталса да күләм ягыннан артык калын түгел—13 нәшер-хисап табагын тәшкил итә. Килешегез: бүгенге су буе романнар белән чагыштырганда бу инде "түзәрлек".
Хәзер кыскача гына романның эчтәлеге белән танышып үтик.Студент чагында танышып өйләнешкән Мансур белән Җәмилә Корбаш дигән бистә мәктәбендә укыта башлый. Әсәр геройлары тормышы белән яшәп без җитмешенче еллар мәктәбенең типик күренешләре белән очрашабыз. Биредә татар теленең кысыла баруы да, яңа алым дигән булып техник җралар белән артык мавыгу да, авыл укыт^чыларының урындагы эреле-ваклы җитәкчеләр тарафыннан кирәксә дә кирәкмәсә дә төрле эшләргә тартылуы да, укытучылар арасында булгалап тора торган гаугалар да— барысы да бар. Романның бу битләрен укыганда без авторның үзенең дә электә педагог булуына ышанабыз, ул мәктәп тормышын, укытучы дөньясын эчтән дә, тыштан да нык белеп, аңлап, кичереп яза.
Төп геройның мәктәпкә килү белән балаларга белем бирүдә генә тукталып калмыйча, аларны яхшы кеше дә итәргә тырышуы—мисал өчен, мәктәптә тәмәкегә каршы көрәш башлап җибәрүе— күңелгә хуш килә. Бу уңайдан Муса исемле яшүсмер һәм аның тол калган әнисенең язмышы да дулкынландыра, истә кала. Коллективтагы карт кызларга бәйле күренешләр дә Мансурның холык-табигатен ачуда уңышлы роль уйный, тиешле тәэсир тудыра.Романның сюжеты алга таба үсә барган саен яшь гаилә өстендә фаҗига болыты куера—Җәмиләдә яман авыру билгеләре табыла... Күп кешегә хас булганча, яшь хатынның башта моңа исе дә китми, ә аннары—эпшең ни дәрәҗәдә җитди икәнен аңлап алгач—Җәмиләнең эчке дөньясында туган үтә киеренке хәлне, олы фаҗигане, аның үзен кая куярга да белмичә газаплануын тасвирлаганда автор каләм иясе буларак кына түгел, ә олы фаҗига белән күзгә-күз очрашкан нечкә күңелле кеше буларак та укучы зиһенен һәм игътибарын биләп, аны үзеннән аермыйча алып бара.
Мансурның шәхсән үз юлына да уңышсызлыклар килеп чыга: кафедра җитәкчесенең гаебе белән ул диссертациясен яклый алмый, мәктәптә дә өлкән сыйныфларны урысча укыта башлыйлар... Безнең герой үзенен яраткан эшен калдырып журналистикага күчәргә мәҗбүр... Җәмилә исә операциягә керергә тиеш... Аның бер күкрәген кисеп алалар. Хатын-кыз өчен бик зур тетрәнү булган бу вакыйганы тасвирлаган битләр һәм әлеге хәлнең ир-атка тәэсире—аеруча зур тәэсир көче белән язылган.
Ул арада гаиләнең бердәнбер һәм сөекле баласы—кызлары Ләйсән үлеп китә. Яшәү газапка әверелә, алар хәтта икесе бергә дөнья белән хушлашырга да уйлый—бу адымнан дуслары гына саклап кала.
Әмма ахыр чиктә яман авыру Җәмиләне барыбер җиңә... Мансур әсәр ахырында ялгызы кала...
Роман менә шундый фаҗигале аһәңнәр белән тәмамлана... Кеше яраткан хатынын һәм газиз баласын югалтып, Җир йөзендә бер үзе, бер ялгызы торып кала... Ләкин автор тормыш чынбарлыгына хыянәт итми, адәм балаларына салынган яшәү көченең күңел төпкелләрендә көйрәп яткан күмерләренә ул өмет тулы күзләр белән бага: вафат булган Җәмиләнең сеңлесе Рәхиләнең назлы һәм кешелекле йөрәге аша җылытмакчы була дөнья Мансурны.Романның соңгы битләрен япкач күңелдәге тирән моңсулык аша бер зур һәм җитди сорау калка:
—Әсәр белән танышу безгә нәрсә бирде? Ул безнең рухыбызны ни дәрәҗәдә баетты?
"Тәкъдир" романы үз битләрендә җитмешенче елларның тормышын гына түгел, ә шул чорда тәкъдир куйган сынауларны уза-уза, намусларын пычратмыйча яшәргә омтылган шәхесләрне сурәтли. Әсәрнең төп каһарманнары булган Мансур белән Җәмилә—иң беренче чиратта эшчән һәм намуслы гаиләдә үскән авыл балалары итеп бирелә. Язучы аларның туып-үскән якларын да шигъри чагыштырулар аша сурәтли. Туган өйгә кайту бәхете романда болай бирелә: "Мансурның күңеленә балачакны хәтерләтүче ниндидер саф, аһәңле, моңлы тавыш иңде. Сихри җылы, йомшак, ләззәтле тавыш. Ул аның җанын, тәнен, рухын берьюлы биләп алды. Бишектә тибрәлгәндәй тибрәлде. Өнме бу, төшме, йоклыймы ул, уяумы? Ләкин ничек булса да Мансур бу халәтнең озак, бик озак дәвам итүен тели."
Төп геройның намуслы булып үсүен автор романда тагын бер яктан сипләп, нигезләп куя—ул затлы нәселдән икән:
"—Кы, кара син аны, мулла нәселеннән икәнен оныткан икән шельма малай. Бабаң Әмирҗан да бик гыйлем кеше ие. Искечәне дә, яңачаны да су күек эчә ие. Әткәсе, минем каенатам Әкрам картның туганы Әхмәтҗан абдый сәүит вакытында да хәдрәт булып торды әле. Халык бик ярата иде. Себергә сөреп кенә башын ашадылар..." Героинын әнисе Мәдинә апа менә шундый сүзләр белән үз улына нәселен искә төшерә. Жәмиләнең әтисе Нурулла абзый исә әсәрдә елдамлык, хәрәкәтчән эшмәкәрлек мисалы итеп бирелә.
Ләкин роман каһарманнарына бүтән төрле затлар белән очрашырга, эш итәргә туры килә. Менә мәктәптәге рус теле укытучысы Фирая Сабировна:
—Бөек рус телен, Пушкин, Маяковскийлар телен мин соңгы сулышыма чаклы пропагандалаячакмын!
Педсовет утырышында әйтелгән шушы кыска гына бер җөмләдә никадәр ышаныч, пафос, усаллык, ярсу һәм... һәм—ялагайлык! Олы ялагайлык, чөнки җитмешенче елларда яшәүче бу ханым илдәге көчнең кемнәр кулында икәнен бик яхшы белә. Һәрбер тармак буенча (бигрәк тә идеологиядә) орден-медаль-ләрнең дә иң башта кемнәр түшенә менеп кунаклавын бик яхшы андый. Ләкин менә бүтән милләтләрнең дә Тукайлар, Рай-нислар, Байроннар кебек бөек шагыйрьләр тудыра һәм үстерә алуын ул ни өчендер "оныта". Бер генә телне яшәтеп калдырырга теләүнең "табигатьтә бары тик бер генә агач калсын" дигән омтылыш сыман ук ахмак идея булуын ул чагында (һәм әле хәзер дә!) бик күп "акыллы" кешеләр оныттылар шул!Югары уку йортына керә алмавы аркасында мәктәпне гаепләп үпкә хаты язган Гүзәл исемле кыз сәбәпче булган әлеге вакыйга безнең бүгенгебез өчен дә үтә актуаль түгелмени?! Югары белем бирү үз телебездә булмагач бүген дә бик күп әти-әниләр үз балаларын татарча укытудан баш тарта бит! Әле һаман шушы ук "таш кыя"га килеп төртелә бит милләтебез корабы!
Шул уңайдан романда бирелгән мәгариф министры образы да кызыклы. Ул урыннарда булганда, укытучылар беләкг очрашкан чакларында үзен бик гади, чын кешеләрчә тота, алдынгы карашларны чын күңелдән яклый, җирле түрәләрне тәнкыйтьли, чибәр-чибәр укытучы кызлар белән шәхси "дуслык" та урнаштыра, милли мәсьәләдә дә "үзебезнеке" булып күренергә тырыша... Әмма шул ук вакытта бу министр әфәнде әкрен-әкрен рус мәктәпләрен, сыйныфларын да күбәйтә бара. Башкаладагы зур түрәнең менә шушындый "ике яклы пычак" булуы романда бик реаль рәвештә һәм ышандырырлык итеп тасвирлана.
Тагын бер түрә, өлкә комитетында бүлек мөдире урынын биләүче Сафа дигән тип, элеккеге танышы Мансурга болай ди:
—Мансур иптәш, без агай-энеләрбелән ресторанда утырмыйбыз. Бу— обком! Монда фәкать эш турында гына сөйләшәләр. Сез дә эш буенча чакырулы...
Сафа бераздан болай дип тә дәвам итә:
—Мөштәри, Камай ише милләтчеләргә без партия матбугатында урын бирә алмыйбыз!
Совет империясендә урнаштырылган әнә шундый сәяси һәм рухи климат романдагы һәрбер геройның яшәешендә чагыла. Төп каһарман Мансурныкында бигрәк тә. Яшүсмер вакытта, күрше авылга йөреп укыганда ук, аның куркып калуы әсәрдә хәтта аллегорик мәгънә дә ала. Аның бөтен рухын әлеге кышкы кичтә очраган өрәкләр басып, изеп тора сыман. Чыннан да, безнең барыбызны да кечкенәдән үк "сүзне тыңламасаң, тәртипле булмасаң—урыс апкитәр!"— дип өйрәттеләр бит! Яшүсмернең башта авылда ук куркьш калуы, аннары яраткан эшенә— туган телен укытырга керешкәч—тулы бер система тарафыннан кысылуы, диссертациясенең дә яклана алмавы, шәхси тормышындагы бүтән фаҗигаләр— боларның барысы да романда тирән мәгънә ала. Чын ирекле ил, ирекле яшәү, туган телеңнең ирекле халәте хакында янәдән-янә уйландыра.
Ә шулай да бу романдагы иң зур мәгънәгә ия аллегорик образ ул—Тума кош. Ягъни җитлекмичә туган бала символы. Тума кош романның беренче битләрендә үк күренә һәм әсәрне укыганда ара-тирә искә төшә-төшә, үзенчә бер мәгънәви фон ясап, ахыргача озата бара... Әсәрнең иң соңында мондый җөмлә бар: "Тагын алты айдан баш очындагы Тума кошның канатлары киселеп төште."
Романның беренче битләрендә Зур Авыл мулласы әйткән менә мондый сүзләр дә бар иде бит әле:
—Тума үлмәсә, илгә бәла кала!
Шулай итеп романда сурәтләнгән җитмешенче еллар тормышы һәм әсәрдә геройларны баштан алып ахыргача озата барган Тума кош—җитлекми туган бала— образы сәнгати һәм фәлсәфи яктан төгәлләнү таба. "Җитлеккән социализм" белән "җитлекмәгән бала" бергә килеп ялгана. Һәм менә шушы тоташу, мәгънәви ялгану фонында геройлар башыннан кичкән фаҗигаләр...Ләкин шуның белән бергә Тума кош уңаеннан күңелдә бераз гына шикләнү дә бар: романга бик уңышлы кереп урнашуга карамастан укучы аңы аңлап, төшенеп җитәрме икән? Автор билгеле, бу идеяны бәләкәй кыз Ләйсән язмышы белән дә көчәйтә һәм ассызыклый сызыклавын— ул да елан елында һәм җитлекмичә туа, шулай ук иртә вафат була... Боларга да карамастан авторга бәлки әлеге мәгънәне тагын да ныграк ачу юнәлешендә тагын бер-ике киная кирәк булгандыр диясе килә.
Минемчә, "Тәкъдир" романының мәгънәви яктан тирән һәм актуаль эчтәлеккә ия икәнлеген раслау белән бергә, шулай ук аны сәнгати яктан тагьш да камилрәк итүдә файдаланып бетерелмәгән урыннар калган әле.
Романның беренче бүлеге сугыш башланган елның печән өстенә, печән өмәсенә багышланган. Гәрчә бу Җәмиләнең туган елы һәм автор алган идеяга булыша торган елан елы булса да әйтмичә кала алмыйбыз: ул елның печән өмәсе безнең әсәрләрдә йөзләгән мәртәбә язылды бит инде! Җәмиләнең елан елында һәм җитлекмичә тууы минемчә тәэсирлерәк итеп, бүтәнчәрәк бирелергә тиеш иде романда.
Шулай ук төп герой Мансурның үз диссертациясенең яклана алмаячагын белгәч, җитәкчесенә телефоннан шылтыратып кына мыскыллавы ничектер бу образның романда без белгән холык-табигатенә ят сыман тоела. Аннары, гомумән, фәнни эш бу кеше өчен артык мөһим дә түгел бит әле. Без Мансурның яшәешендә диссертациягә бәйле уйларны, фикерләрне, проблемаларны бөтенләй күрмибез дә диярлек.
Романны укыганда бик тә тешкә тия торган тагын бер нәрсә бар, ул да булса әсәр тукымасына һич тә ябышмый торган публицистик стильнең килеп керүе. Китапның 17 битендә мондый сүзләр урын ала: "Шулай булмыйча, нинди иләк аша узды бит. Бик нык сайладылар. Гимнастика белән шәһәр кызларыннан күпкә соң шөгыльләнә башлаган Җәмилә өчен бу киртәне үтү җиңел булмады. Көч күп сарыф итүне сорый торган снарядларда ул үзен иркен хис итә. Бу яктан аны уздыручы юк. Ә менә сыгылмалылыкта башкалардан калыша. Шуңа күрә әлеге аерманы бетерү, һич югы, киметү өчен һәр мөмкинлектән файдаланырга тырыша... Спортка кагылышсыз каршылыклар да килеп чыкты."
Алга таба китсәк 37 биттәге: "Мирзанур Мостафин алтмышынчы еллар дулкынында күтәрелгән демократик карашлы кеше..."— дип башланып киткән абзац та нәкъ менә шушы коры рухта бара һәм китап битенең яртысын алып тора! Мондый урыннар китапның беренче яртысында аеруча күп очрый һәм кәефне кыра.
Ә бит романда безне шигърилеге, тәэсир көче белән сокландырган менә мондый урыннар да бар. "Тел өсте баллы булса да, тел асты тозлы икән апабызның" (38 бит), "Бәхетленең көймәсе корыдан йөри" (57 бит), "Төртмә кода, үзем беләм, үлсәм дә хак сүземне әйтеп үләм" (62 бит), "Язбикә үзе дә хатын-кызга Зөһрә сылуның затлы шәлен яба. Хатын-кыз күзгә күренеп нурлана, мөлаемлана, чибәрләнә, атлап йөрүләре үк үзгәрә. Бөреле агачтай эче-тышы мәхәббәт суты белән тула..." (92 бит), "Җәмилә, җил җилфердәткән ефәк шәл шикелле, янә иренә уралды" (135 бит) һ. б.
Менә шушындый чын әдәби тел белән яза алган авторның әсәренә алдарак күреп киткән җөмләләр ни өчен килеп кергән микән соң?
Күрәсең мондый очраклар соңгы елларда безнең прозада шактый еш күзәтелә торган бер тенденциянең типик чагылышы булып тора. Беренче чиратта, әлбәттә, авторларның үз-үзләренә, үз иҗатларына таләпчәнлеге кимү дип әйтергә туры килә. Аннары, әдәби жанрларның үзара кушылып китүе турында матбугатта күренгәләп ала торган фикерләр дә кайсыбер каләм ияләренә аклану өчен җирлек, нигез бирә кебек. Озын-озын шигырьләрне "поэма" дип билгеләп редакцияләргә алып килү дә әнә шул тенденциянең начар бер җимеше шикелле. Роман һәм повестьларда исә бу "авыру" сюжет җебенең ныклы булмавы, эчтәлек-* неңтсөпшәклеге һәм, нәтиҗәдә, әсәрләрдә күләмнең бүселүе, башка әдәби җитеш-сезлекләр булып чагыла.
Марат Әмирхановның без сүз алып барган "Тәкъдир" романында әлеге җитешсезлекләр күп күренә дип әйтә алмыйм, әмма вакыйгалар чылбырын төзегрәк һәм киеренкерәк итү, шул максаттан диссертация җитәкчесе Габбас Ярмиевич кебек кайсыбер кирәкмәгән персонажлардан арыну турында ныклап торып уйларга җирлек бар.
Ә роман хәтле роман турындагы бу кыскача сүзгә йомгак ясап әйткәндә, ул үткән гасырның җитмешенче еллары тормышының социаль һәм рухи-психологик панорамасын җанландыруда җитди бер адым булып тора. Марат Әмирханов каләменең "роман" дип аталган җитди жанрда тәҗрибәсе һаман арта баруын, эпик әсәрләр иҗат итүдә торган саен уңышлырак адымнар ясавын раслый.
Ә күңел... Ә күңел дигәнең исә безнең проза жанрында Әмирхан Еникиләрнеке, Мөхәммәт Мәһдиевларныкы шикелле онытылып, сәнгать көче белән чын-чыннан тылсымланып укырдай әсәрләр көтә. Без биредә сүз алып барган Марат әфәнде Әмирхановның үз иҗаты белән әлеге әдипләр янәшәсенә басарга бөтен мөмкинлеге дә бар.

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ
Казан утлары №12, 2003.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013