Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Фатих Әмирхан
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Фатих Әмирхан

ФАТИХ ӘМИРХАН
(1886—1926)

XX йөз башы татар әдәбияты дигәч тә, Г. Тукайдан соң иң элек Ф. Әмирхан хәтергә килә. Шулай булмый хәле юк: әдәбиятыбызның бу чоры критик реализм принципларының тормышка ашырылуы белән характерлы. Әнә шул метод таләпләренә җавап бирә торган проза һәм драма әсәрләре иҗат итү белән бергә, Әмирхан бу методны теоретик яктан нигезләүгә дә шулай ук зур өлеш кертте.
Фатих Әмирхан 1886 елның 1 (13) январенда Казанның Яда бистәсендә Зариф мулла семьясында дөньяга килгән. Җиденче яшенә чыккач, Фатихны Яңа бистә мәдрәсәсенә биргәннәр, ә ике елдан соң ул заманы өчен алдынгы саналган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчкән. Үткен, зирәк һәм сәләтле бала баштарак, табигый, мәдрәсәнең кирәкле «гыйлем»нәре белән бергә кирәксезләрен дә тырышып үзләштергән.
XIX гасырның ахырында шактый куәт алган яңа фикерләр, яңа әдәбият схоластик татар мәдрәсәләренә дә үтеп керә. Шәкертләр, мәдрәсә программасы белән генә чикләнмичә, гарәп һәм төрек әдәбиятын өйрәнәләр, татар телендә чыккан китапларны укыйлар, рус теле, рус әдәбияты белән кызыксына башлыйлар. Бу яктан Казанда бигрәк тә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе аерылып торган. Анда төрле җәмгыятьләр оеша, кулъязма газета-журналлар чыгарыла башлый. Әмирхан үсмерлек яшенә кергәндә, прогрессив карашлы хәлфәләр һәм яңа, хөр фикерле олырак шәкертләр дә җитешеп өлгергән була. Ул гарәп һәм төрек әдәбиятын тырышып өйрәнә, шәкертләр хәрәкәтенә баш-аягы белән чума, ,кулъязма журналларга, үзе әйтмешли, «бик фәлсәфи, чикылдаган фәлсәфи мәкаләләр» язарга керешә.
Руc телен, әдәбиятын укый башлавына килгәндә, бу эш башта әтисенең Фатихны мулла итә|ргә теләве белән бәйле булган (муллалыкка имтихан бңргәндә, күпмедер күләмдә русча белү таләп ителгән). 1901 елда хосуси учительдән өч ай буе дәрес алудан соң берничә ел үткәч, Фатих Самарада ике ай (буе русча укый, аннары тагын хосуси учительгә йөри башлый.
Ниһаять, мәдрәсә курсын тәмамлагач, Әмирхан «яңабаштан укырга керешә», аттестатка әзерләнә, төрле курсларда укый, белемен күтәрә торган бүтән мөмкинлекләрдән файдалана.
Булачак язучының остазларыннан берсе — студент-большевик С. Н. Гассар, аттестат өчен кирәк булган фәннәр белән генә чикләнмичә, Әмирханның политик карашларын үстерүдә дә зур роль уйнаган. Бер истәлектә яшь Әмирханның Гассар белән берлектә прокламацияләр басу эшенә катнашканлыгы әйтелә. Бу белешмәнең хакыйкатьтән ерак тормавын әдипнең бер хаты да раслый: «Хәлфәм Гассарны арестовать иттеләр. Бәлки, үземне дә шушы көннәрдә итәрләр».
Әнә шундый хәзерлек белән Әмирхан 1905 елгы революцияне каршы ала.

I

Күпләгән татар язучыларына хас булганча, Әмирхан да мәгърифәтчелек һәм милли азатлык идеяләре белән рухланып, әдәбиятка килде. Аның беренче әсәрләреннән булган «Гарәфә көн төшемдә» (1907) исемле хикәясендә шундый идеяләр калку чагыла. Милләтнең артталыгына кайгыра, милләт язмышы өчен борчыла башлаган шәкерт татар җәмгыятенең алга киткән вакытын тешендә күрә. Гает көне икән. Гаҗәеп зур һәм матур зал шыгрым тулы. Татар гимназиясе укучылары һәм университет студентлары, Европа мәктәпләрендә белем алучы татар яшьләре һәм атаклы татар артистлары, исемнәре бөтен Россиягә билгеле татар галимнәре, инженерлары һәм «әсәрләре Европа һәм Азиянең төрле телләренә тәрҗемә ителгән татар мөхәррир вә мөхәррирәләре»— һәммәсе дә бар.
Шәкертнең хыялында гәүдәләнгән мондый сурәт-картиналар, аның хис-тойгылары һәм уй-фикерләре күпмедер дәрәҗәдә автор карашларын да чагылдыра. Әмирхан да милләт турында уйлый, милләтнең артталыгына ачына, үз милләтен алга киткән милләтләр арасында, шулар дәрәҗәсендә күрергә тели.
Әмма әдип, үзенең героеннан һәм, гомумән, либераллардан аермалы буларак, милләтнең төрле сыйныфлардан һәм социаль төркемнәрдән торганлыгын, социаль мәсьәләләргә нисбәтән алар арасында гармония була алмаганлыгын да аңлый иде. Аның симпатиясе үз кул көче белән яшәүчеләр һәм хезмәт ияләре мәнфәгатен күзәтүче партияләр ягында. Әмирхан, мәсәлән, «Авырулар галәмендә» (1908) дигән очеркында кәеф-сафа белән көн үткәрүче дачникларны ач-ялангач крестьяннарга каршы куеп сурәтли дә милләт эчендә тирән иҗтимагый контраст ярылып ятуы хакында сөйли.
Әмирхан тырышлыгы белән мәйданга килеп, аның идея җитәкчелегендә эшчәнлек күрсәткән «Әл-ислах» газетасының политик юнәлеше дә язучының позициясен аңларга ярдәм итә. Әмирхан тарафыннан язылган программ мәкаләсендә газета, мәдрәсәләрне тамырыннан үзгәртүне үзенең төп бурычы итеп белдерү белән бергә, политик юнәлешен дә игълан итә: «...гыйлем юлларын һәрбер сыйныфка бертигез ачык итә торган сәяси вә икътисади сәбәпләрне үзләренә максуд иткән сәяси хизебләр — безнең дустларыбыздыр». Сүз монда сул партияләр, аерым алганда, социал-демократлар турында бара. «3 июнь кануны вә партияләр» дигән мәкаләсендә Әмирхан соңгыларына карата симпатиясен ачыктан-ачык белдерде.
Әмирхан мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп кору һәм гомумән мәгариф эшен илдәге политик строй һәм социаль-экономик мөнәсәбәтләргә бәйләп карады. «Хәзер бөтен галәмдә хөкем сөрә торган капиталистический строй;— дип язды ул бер мәкаләсендә,— кеше хезмәте вә кеше мәшәкате белән башка хәйләкәррәк кешеләрне (капиталистларны) файдаландырырга яратканга күрә, бәни адәм файдасына бәни адәм кулы белән эшләнгән эшләрнең иң симез кисәкләрен бәни адәм сәгадәте өчен кулын да, фикерен дә хәрәкәтләндермәгән кешеләргә бирәдер». Шуңа күрә «горфи бер крестьянга, бер рабочийга, баласын ике-өч йөз сум расход тотып, фән мәктәпләрендә укыту мөмкин түгеллеген кем инкяр итә аладыр?»
Әмирхан публицистикасында «Тәрҗеман», «Йолдыз», «Әх-бар» кебек милли-либераль газеталарга каршы юнәлтелгән рәхимсез тәнкыйть белән очрашабыз. Либераль-буржуаз лагерьның иң күренекле вәкилләре И. Гаспринский, Ф. Кәрими, һ. Максуди, С. Максуди, Р. Фәхретдинов кебекләр аның үткен каләменнән шулай ук читтә калмадылар. Бу шәхесләрнең Тукай сатирасында да зур урын тотуы очраклы хәл түгел иде. Әмирхан да, Тукай да «Вакыт» газетасын тәнкыйть итүгә аеруча зур игътибар бирделәр. Чөнки бу газета битләрендә милләтчелек идеяләрен һәм социализмга каршы көрәшне кыздырган чыгышларга да шактый урын бирелде. «Газеталар галәменнән» фельетонында Әмирхан: «Вакыт» газетасы бик тырышып-тырышып социализм белән сугыша, ахыргы номерда «Җыелыгыз, бөтен дөнья эшчеләре!» дип башлап, бер мәкалә язып, социалистлардан бик хур итеп көлде.
Фәкать шуны гына беләсе иде: мондый һөҗүмнәрдән социализм фикеренең ничә шөребе какшады икән?» — дип язды.
Дөрес, Әмирхан аңлаган социализм фәнни-пролетар социализм түгел. Кешеләр арасында дуслык, туганлык һәм үзара ярдәмләшү мөнәсәбәтләрен урнаштыруда Әмирхан да мәгърифәтнең ролен тиешеннән арттырып бәяләде, аның дөньяга карашында әхлак мәсьәләсе зур урын алды. Яңа әхлак нормаларын булдыру һәм кешеләр аңына сеңдерү бурычын тормышка ашыруны мәгърифәттән (мәктәп, әдәбият һәм сәнгатьтән) көткән хәлдә, әдип дингә дә күпмедер өмет баглады.

II

Әмирхан әдәбиятка килеп кергәндә, татар җәмгыяте, тулаем алганда, буржуаз җәмгыять булса да, анда әле феодализм калдыклары да шактый иде. Социаль азатлык өчен көрәштә аяк астында чуалып комачауламасыннар өчен, шул калдыкларга каршы көрәшү актуаль булды. Татарлар яшәгән төбәкләрдә кадимчелек анахронизм хәленә килгән иде. Шуңа күрә ул сатира объекты гына булырлык иде. Менә ни өчен реакция еллары татар әдәбиятында сатира бик тиз үсеп китеп, чәчәк ату хәленә килде. Бу закончалык Әмирхан иҗатын да читләтеп узмады. Публицистикасы турында сүз алып барганда, без игътибарны либералларга каршы көрәшенә юнәлткән идек. Әмма анда урта гасырчылык терәкләренә — консерватив дин әһелләренә, иске фикерле сәүдәгәрләргә, аларның төп органнары «Бәянел-хак» газетасы һәм «Дин вә мәгыйшәт» журналына да җитәрлек өлеш чыгарылды. Аның әдәби иҗатында искелек тарафдарларын фаш итү шулай ук зур урын тотты. «Бәйрәмнәр», «Хәзрәт үгетләргә килде», «Габделбасыйр гыйшкы», «Сәмигулла абзый» кебек хикәяләре һәм «Фәтхулла хәзрәт» повесте әнә шул турыда сөйли. Моннан тыш, үзләрен җәдитче итеп санаган либераль карашлы интеллигенциягә дә («Милләт тәрәкъкый иттерү», «Көндезге сәхәр, яки рузасызлар», «Салихҗан кари»), тышкы кабыгы белән генә европалашкан байбәтчәләргә дә («Танымаганлыктан таныштык») тәнкыйть уклары җибәрелде.
«Фәтхулла хәзрәт» (1909) повесте Әмирхан иҗатында гына түгел, бәлки XX йөз башы татар прозасында иң яхшы сатирик әсәр булып кала.
«Тимербай» имзасы белән чыккан бер пародиягә җавабында автор үзе болай ди: «Фәтхулла хәзрәт рисаләләрендә миңа - язучысына матлуб булган нәрсә фәкать мөбарәк хәзрәтебезнең хәзинәи фикрия вә рухияседер. Калганнары фәкать канва эшләүче татар кызына марляның әһәмияте кадәр генә әһәмиятледерләр... Марля күзләренең бик бөхтә, тигез булуына артык игътибар итмәгән канвачы, занымча, бик зур җинаять иясе түгелдер». Димәк, төп максат—Фәтхулла хәзрәт образын җанландыру. 1950 ел күренешләре, ягъни киләчәк тормыш исә бер чара гына: алга киткән җәмгыять фонында хәзрәтнең реакцион йөзе тагын да ачыграк, тагын да тулырак күренә.
Чынлап та, әсәрдәге һәр эпизод, һәр деталь Фәтхулла хәзрәтне һәм аны тудырган җәмгыятьне фаш итүгә буйсындырылган. Барлык очракларда Фәтхулла хәзрәт консерватив динчеләрнең типик вәкиле булып җанлана. Ул тапкыр детальләр ярдәмендә индивидуальләштерелгән кебек, уңышлы гомумиләш-терелгән дә. Тукайның Кисекбашка бирелгән характеристикасы аңа бик тапкыр килә:

Бу мидә бардыр җәһаләт ун вагон;
«Мин беләмлек» дәгъвасы — бер мең вагон,
«Иске — изге» фикре бардыр ун келәт,
«һәр җәдит — кяфер» егерме склад.

Хәзрәтнең «фикри һәм рухи хәзинәсе» әнә шуннан гыйбарәт.
Фәтхулла образының үз-үзен тотышы, кылган гамәлләре һәм уй-тойгылары аны тудырган татар феодаль-буржуаз җәмгыятенең күп кенә характерлы сыйфатларын күз алдына бастыра.
Вакыйганы кырык ике елга киләчәккә күчерүнең бер сатирик алым гына икәнлеген әйттек. Шулай да киләчәкнең повестьта тасвир ителгән картиналарын хыялда туган нәрсә итеп карарга ярамый. 1950 еллардагы Казан Әмирханның иҗтимагый үсеш-үзгәреш һәм аның перспективасы турындагы уй тануларына, һичшиксез, якынча туры килә. Әсәрдә чагылыш тапкан җәмгыять язучы аңлаган социализмнан бүтән нәрсә түгел.
XIX гасыр татар әдәбиятында гына түгел, бәлки XX йөз башында да әхлак мәсьәләсе гаять зур урын тота. Демократик позициядә торучы әдипләр, кешеләрне материаль мохтаҗлыктан азат итү белән бергә, алар арасында дуслык, туганлык, үзара хезмәттәшлек мөнәсәбәте, ягъни социалистик мөнәсәбәтләр урнаштыру турында да хыялландылар. Әхлак мәсьәләсен алар, билгеле, марксизм яктылыгында хәл итүдән ерак тордылар. Яңа, таза мораль нормаларын кешеләр күңеленә сеңдерүдә алар фикеренчә, мәктәп, әдәбият һәм сәнгатьтән тыш дин дә билгеле күләмдә роль уйнарга тиеш. «Фәтхулла хәзрәт» повестенда да моңа игътибар ителә. Үз замандашларының күпчелеге кебек, Әмирхан да диннең кешеләр моралендәге һәм мөнәсәбәтендәге ролен инкяр итмәде.

III

Фатих Әмирхан, «Яшьләр» (1909) һәм «Тигезсезләр» (1914) исемле ике пьеса язып, үзен талантлы драматург итеп тә танытты.
Барлык әдәбиятчылар да дип әйтерлек «Яшьләр» пьесасында «аталар һәм балалар» проблемасы куелган дип саныйлар. Чынлап та, әсәр татар тормышьша бшилыча Тургенев иҗаты, бигрәк тә аның шул исемдәге романы яктылыгында карау нәтиҗәсендә туган. Әсәрнең төп герое Газиз, үз өйләрендәге талаш-кычкырышларның мәгънәсен сеңелесе Зәйнәпкә аңлатып, болай ди: «Бу кычкырышлар, бу тавышлар безнең белән әтиләр арасында түгел. Аңлыйсыңмы? Түгел. Бу тавышлар — иске тормыш белән яңа тормыш арасывда». Моннан соң, (эерничә реплика аша, ул, дәрескә әзерләнергә утырып, дәреслектән түбәндәге сүзләрне кычкырып укый: «Редко какому литературному произведению приходилось вызвать такую бурю, как это случилось с романом Тургенева «Отцы и дети».
Иске тормышны яклаучы «аталар» лагерена, барыннан да элек, Хөсәенненмкияве, Печән базары сәүдәгәре Рәхимҗанны кертергә кирәк. Хөсәен сүзе белән әйткәндә, ул — «ысулы кадим». Аның иманы «һәр иске — изге» дигәнгә кайтып кала.
Икенчесе — Хөсәен. Аваз методы белән укытуны яклый, шәригать мөмкинлек биргән дәрәҗәдә яңалыкны кабул итәргә каршы түгел, улларын «адрес язарлык» һәм газета укырлык кына русча укытуга да риза булган. Күренә ки, Хөсәен — җәдитче татар сәүдәгәре, Мәрьям һәм Фәхерниса — ирләренең коллары буларак, шушы лагерь вәкилләре.
Автор тарафыннан «милләтче» дип тәкъдим ителгән Зыя яше, өс-башы, сөйләшүе һәм аралашу даирәсе ягыннан «яшьләр» лагерена карый кебек. Ләкин бу — тышкы яктан гына. Түбәндәге ике репликаны чагыштырыйк:
«Рәхимҗан. Әлегечә, шул инде, кеше арасына керәсе килсә, Газизгә кибеттә дә күренгәләп, агай-эне арасындарак йөрергә кирәк шул.
3 ы я. Көненә бер-ике мәртәбә кибетегезгә төшеп менсәгез, ара-тирә мәчеттә күренгәләсәгез, атагызның дус-ишләре белән катышкаласагыз,милли киемдә йөрсәгез — сезгә нинди зарар килер иде?»
Бер үк сүзләр, бер үк фикер. Яисә мондый бер деталь: «Ашагач, дога кылу фарызмы, түгелме?» дигән сорауга динне яхшы белгән яшьләр «фарыз түгел» дип җавап бирәләр. Зыя исә болай ди: «Фарыз ук булмаса да, дога кылган яхшы». Ул шулай бәхәстә урта юл эзли, каршылыкларны килештерергә тырыша. Моннан инде Зыяның крестьян белән алпавытны, эшче белән капиталистны да килештерергә омтылганлыгын аңлау кыен түгел. Яшәмәктәге строй адресына шактый ачы сүз әйтелгәч, аның «Бу сүзләрдән 1905 нче ел исе килә» дип ычкындыруы очраклы булмаса кирәк. Йосыфның җавап сүзе Зыяга төгәл характеристика булып тора: «Кстати сказать, милләтче борынына бер дә килешми торган ис».
«Яшьләр» лагерена Газиз, Йосыф, аларның сеңелесе Зәйнәп, ишан атасыннан ваз кичкән Гали, pадикал Әхмәт, учитель Зәкәрия, гимназистка Сара һәм башкаларны кертергә мөмкин. Аларйың уртак теләге— татар тормышын асылыннан үзгәртү. Ничек һәм нинди чаралар ярдәмендә үзгәртү мәсьәләсенә килгәндә, фикерләре бер төрле генә түгел. Арада ике «программа» өстенлек итә. Беренчесен Гали әйтеп бирә: «...безнең бу көнге задачабыз (хәл итәргә тиеш нәрсә) — искене вату. Без бүген үк яңаны эшләп, татарның күз алдына китереп куя алмабыз... Без Рудиннар, Базаровлар була алсак, халыкка бертуктамый искене җимерү идея (фикер) сен сөйләсәк, киләчәктә эш эшләрлек кешеләр дә җитешерләр яки без үзебез үк, күп тәҗрибәләр белән, эшләрлек кешеләр булып чыгарбыз». Бу «программа»ны якынча революцион-демократик эчтәлекле мәгърифәтчелек дип бәяләп булыр иде. Галинең һәм башка кайбер яшьләрнең рус разночинецларын һәм народникларын күздә тотып сөйләүләре дә шуны раслый.
Икенче «программа» Әхмәт авызыннан әйтелә. Ул, мәсәлән, Зыяга җавап рәвешендә болай ди: «Юк, брат (борадәр), әгәр сез, татарны алга җибәрәсегез килсә, фәкыйрь халыкка: крестьян, рабочийга сознание (хис) кертергә тырышыгыз. Фәлән байның һиммәте, фәлән байгураның шәфкате дип кәгазь буяганчы, шул фәләннәрнең ничек итеп кеше эшләгәнне ашаганлыкларын, шулар эше аркасында баеганлыкларын языгыз». Бу кыска монологның эчтәлегеннән, персонажларның аны бер урында «социалист», икенче урында демократлар вәкиле дип атауларыннан чыгып, без Әхмәтне социал-демократлар карашын алга сөрүче итеп карый алабыз. Авторның аны «Учительская школа тәмамлап, аттестатка хәзерләнүче» дип тәкъдим итүе дә очраклы түгел. Мәгълүм булганча, X. Ямашев, Г. Сәйфетдинов һәм Г. Коләхметовлар да шул мәктәптән чыкканнар.
Эш-хәрәкәтләре һәм уй-фикерләреннән чыгып хөкем иткәндә, пьесаның үзәк персонажлары Газиз һәм Йосыфның Гали тарафдары булганлыгын аңларга мөмкин. Шунысы кызыклы: Газиз озын-озын монологлары белән Гали телгә алган Рудинны хәтерләтсә, кыска һәм үткен реплика, ирония һәм сарказмнары белән Йосыф нигилист Базаровка охшый. «Нәрсә эшләргә?» ди-сорауга пьеса Гали «программасы» яктылыгында җавап бирергә тиеш кебек. Әмма әсәрдән объектив рәвештә мәгърифәт тарату юлы белән генә максатка ирешеп булмый дигән нәтиҗә чыга. «Халык соң интеллигенцияне үз арасына кертерме?» дигән. сорауга Гали башта, көчләп керергә кирәк, дигән мәгънәдә җавап биргәч, Зәкәрия үз башыннан кичкән хәлне сөйли. «Менә мин Казан губернасында ике ел учитель булып тордым. Әүвәлге елны балаларын укыттым, үзләре белән эшем булмады — ул елны ничего (зарарсыз). Ә икенче елны кичләрдә, карт мужикларны җыеп, газета укып сөйли башладым. Җыеннарына барып, белгәнемчә, файдалы совет (киңәш)лар бирә идем. Теләгәннәрен буш русча укыттым... Нәрсә булды дип уйлыйсыз? Донос ясап урынымнан кудырттылар. Менә көчләп кереп хезмәт ит!»
Кала бер юл: Әхмәт «программасы». Әсәрдән чыга торган объектив нәтиҗәнең автор карашыннан киңрәк булу очрагына матур мисал бу. «Яшьләр» пьесасының чын мәгънәсендә реализм әсәре икәнлеген күрсәтә торган төп момент та нәкъ менә шушы.

IV

Үзенә кадәрге һәм үз чоры татар әдәбиятындагы кебек үк, Әмирханның «җитди» жанрларга караган әсәрләре арасында мәхәббәт, гаилә һәм хатын-кыз хәленә багышланганнары күпчелек тәшкил итә. Бу хәл, мәгълүм булганча, татар хатын-кызларының соңгы чиккә җиткән хокуксызлыгы белән аңлатыла иде.
Әдипнең «Татар кызы» (1909) исемле публицистик нәсере ике җәһәттән игътибарга лаек. Беренчедән, бу әсәрдә Әмирханның хатын-кыз хәленә кагылышлы «программ» карашы чагыла. Икенчедән, анда реализмның үзәк проблемасы — шәхеснең иҗтимагый тирәлеккә бәйлелеге мәсьәләсе публицистик планда хәл ителгән.
Әсәр «Туды... Туганда ул кеше иде» дигән сүзләр белән башлана. Әйе, ир балалар кебек үк, ул кеше була, ир балаларга бирелгән хокуктан тигез файдалана.
Татар кызы алты яшенә җиткәч, Кара көч аның хокукын чикли башлый: кыз балага малайлар белән уйнарга ярамый. Кыз карышмакчы, әмма — файдасыз. Ир балалар мәктәпкә киткәндә, аны абыстайга бирәләр. Кыз тагын тиберченеп карый. Унөч яшенә җиткәч, башына «капчык» кидергәндә дә, бер каршылык күрсәтеп ала. Әмма Кара көч йодрык кына күрсәтә: «Син гаүрәт». Унбиш яшендә, аны укудан туктатып, ир дип атала торган зат алып киткәнчегә кадәр, дүрт стена эченә бикләп куялар. Шулай итеп Кара көч теләгенә ирешә. Татар кызы иренең күңелен ачуга һәм нәсел арттыруга гына яраклы җанлы курчакка әверелә.
Әсәрдән күренгәнчә, Кара көч — дингә нигезләнгән гаилә гореф-гадәтләре һәм экономик исәп-хисапның аллегорик гәүдәләнеше. Язучы критик реализмның нигез ташларыннан берсе саналган социаль детерминизм принцибын, ягъни шәхеснең иҗтимагый тирәлек тарафыннан формалаштырылу идеясен ачып биргән.
Татар кызы — татар хатын-кызларының хәленә хас булган иң гомуми сыйфатларны гына туплаган образ. Исеме булмаган кебек, ул билгеле бер характер да түгел. Чөнки анда гомумиләштерү генә бар, ә индивидуальләштерү юк.
Әмирханның күп кенә хикәя, повесть һәм пьесаларында инде татар кызы исеме һәм характеры булган конкрет шәхес рәвешендә хәрәкәт итә. «Рәхәт көн» (1910) хикәясендә, мәсәлән, без аның — бу очракта Гайниҗамалның — дүрт стена эчендә ир дигән кешене көтеп утырган чагы белән танышабыз. Кара көч аның карашын гаять тарайткан, зәвегын тупасландырган. «Марҗа» белән йөри торган Закирга күңеле төшкән булса да, татлы телле приказчикны үзенә ир булырга лаеклырак саный.
«Яшыкуэ» пьесасындагы Зәйнәп тә шушы дәверне кичерә. Аңа инде ир буласы кешене тапканнар. Әмма ул — абыйлары йогынтысында күзе ачылган кыз — карышып маташа. Ләкин Зәйнәптә ата-ана басымына каршы торырлык көч юк, ул җиңеләчәк. Апасы Фәхерниса кайчандыр, Зәйнәп кебек үк, йомшак табигатьле, саф күңелле кыз булган. Кара көч акрынлап аны үзе теләгәнчә әвәләгән. Хәзер ул җанлы курчак дәверен дә узып, надан, зәһәр килделе-киттеле бер хатынга әверелгән.
«Кадерле минутлар» (1912) хикәясендәге бер татар кызы Хөршит исемле. Аны күптән түгел генә ир йортына алып кайтып бикләгәннәр. Ләкин ул әле җанлы курчакка әверелеп җитә алмый. Элек сөеп йөргән егете белән яшерен күрешергә үзендә көч таба. Әмма бу егеттән ерак булу, аны оныту өчен, Хөршит, ире белән берлектә, бүтән шәһәргә күчеп китә. Димәк, бу татар кызына Кара көч корбаны булачак.
«Хәят» (1911) повесте күләме ягыннан гына түгел, бәлки сәнгатьчә көче ягыннан да Әмирханның хатын-кыз хәленә багышланган әсәрләре арасында аерым урын тота.
Беренче карашка, Хәят Татар кызына охшамаган. Ул татарлар аз яшәгән шәһәрдә рус сәүдәгәрләре белән аралашып эш йөртә торган урта кул сәүдәгәр гаиләсендә туып, чагыштырмача иркен үскән. -Европача киенә, русча чиста сөйләшә, рус кызы белән дус. Рус яшьләре белән аралашудан, дачада күңел «ачудан, театрга барудан һәм танцыга йөрүдән дә аны тыймыйлар. Уналты яшьлек Хәят чын мәгънәсендә гүзәл. Эчке матурлыгы тышкы матурлыгына тиң: аек акылга ия, саф, тыйнак һәм горур.
Ул ике дөнья, ике тормыш тәэсирендә үсә: берсе — «мөселман» тормышы, икенчесе «рус» тормышы. Йөрәге белән ул соңгысына тартылса, акылы беренчесенә чылбырлап куйган. Хәзергә әле ул ике тормыш эчендә дә яши ала. Декольтеле күлмәк итеп, төнге өчләргә чаклы танцы кичәләрендә булу, ике-өч сәгать буе төрле догалык һәм салаватлар укып яту ничектер бер-берсе белән яраша.
Бу ике тормыш, шулар йогынтысында Хәятта туган ике төрле караш, гадәт һәм зәвекъләр иртәме-соңмы бер-берсе белән бәрелешергә, берсе өстенлек алырга тиеш. Һәм шулай була да.
Менә Мясниковлар дачасы. Аларның улы, Казан университетында укый торган Михаил, Хәятны кабат күргәч, аңа гашыйк була. Михаил мәхәббәтен белдергәч, дөнья тагын да яктырып киткән кебек тоелса, да, Хәят бер мизгелгә күңелендә ниндидер китеклек сизә... Ә Михаил — рус егете ич! Хәят эчке дөньясында искелек тойгылары баш калкыта, аның янында Кара көч басып тора.
Әнә шулай аның психологиясендә көрәш, тартыш бара: бер уй яисә тойгы икенчесен, өченчесен тудыра. Баштагы уй-той-гы яңа эчтәлек белән кабат әйләнеп кайта, капма-каршысына әверелеп, тагын юкка чыга. Хәятның аңында һәм күңелендә беренче карашка тәртипсез күренгән, бик еш чигенешләр ясый торган уй-тойгылар өермәсе булып ала. Әмма анда билгеле бер максатка илтә, кызда рухи яктан сыйфат үзгәреше тудыра торган ниндидер эчке мәгънә, эзлеклелек бар. Биредә «җан диалектикасына якын психологик анализ белән очрашабыз.
IКүпмедер вакытлар узгач, тагын бер егет Хәятның күңеленә керә язып кала. Бусы инде «мөселман», Гали Арсланов исемле студент. Кара көч тагын каршы төшә: татар егетләре белән үз белдегеңчә танышырга ярамый. Ирек куйсаң, кызның хәерче студентка гашыйк булуы мөмкин. Хәят бу «кагыйдә»не табигый итеп саный һәм кире кагу уен башына да китерми.
Ниһаять, Салих Фатихов исемле бер яшь байдан тәкъдим килә. Рус дөньясында кайнап, чагыштырмача хөр үскән Хәят «мин күрмәгән, белмәгән кешегә бармыйм» яисә «үзе белән танышмыйча, бер сүз дә әйтә алмыйм» дип җавап бирергә тиеш иде кебек. Ләкин ул моны эшләми, чөнки борынгыдан килә торган кагыйдә аңына сеңгән...
Кара көч тагын уңышка ирешә: Хәят Салих Фатиховка чыгарга каршы түгел. Әмма күңелендә шик-шөбһә: әгәр ул исерек һәм фахиш байбәтчә булса? : Инде карар кабул ителгән, кызга бер генә юл кала: Салихның әшәке бyлып чыгу ихтималын читкә атып, хыялда гына булса да, аны чибәр, яхшы, тәүфыйклы итеп күрү. Хыял эшли, булачак ирне бизәп күрсәтә торган сурәт һәм күренешләрне бер-бер артлы тудыра. Матур Хәят шыксыз чынбарлыкны хыялый дөнья белән алыштырырга мәҗбүр.
Әсәрнең югалган икенче кисәгеннән калган өлештән күренгәнчә, Хәят Салихка кияүгә чыккан. Аннан соңгы тормышы ничек була? Әсәрнең планына караганда, Хәятның тиз генә «җанлы курчак» булып китәргә теләмәве һәм Кара көчкә каршы «бунт» күтәрүе күренә. Әмма планның соңгы пункты аның да язмышы ахыр чиктә меңләгән татар хатын-кызларына хас язмышка охшаш булып бетәчәге турында уйларга мөмкинлек бирә.
Әсәргә язган рецензиясендә Г. Ибраһимов Хәят образына карата канәгатьсезлек белдергән иде: «Хәят тибының табигый икәнлеге хакында да бик зур шөбһә бар». Тәнкыйтьчене бөтенләй үк хаксыз дип булмый. Чынлап та бит, Хәят — бик үк типик булмаган татар кызы, һәм ул бик үк типик булмаган шартлар эчендә күрсәтелә. Өстәвенә әдип кызны күпмедер дәрәҗәдә идеаллаштыра, образга романтизм буяулары куша. Шулай да Хәятның типик характер икәнлеген шик астына алу урынсыз булыр иде. Бу образның бик үк типик булмаган шартларга куелуы, беркадәр идеаллаштырылуы барлык татар хатын-кызлары өчен типик хәлне тагын да калкытыбрак күрсәтүгә хезмәт итә, ягъни әсәрнең реализмын тагын да баета, тирәнәйтә төшә.

V

Әмирханның проза мирасында зур урын тоткан тагын бер тема көрәшүче зур ике көч арасында чайкалучы интеллегенция белән бәйле. «Урталыкта» (1912) исемле зур роман яза башлап, әдип бу темага шундый исем дә бирде. «Картайдым» (1909) исемле хикәясендә үк без «урталыкта» темасының кайбер төсмерләре белән очрашабыз.
Мостафа тирәлек тәэсирендә фикри һәм рухи үсешнең берни» чә баскычын үткән: башта имам-мөдәррис булырга теләп укыган; аннары дин галиме булырга хыяллана башлаган; ниһаять, бусын да узып, яңача укып, яңа тип белгеч булу фикеренә килгән. Хәзер ул — университет студенты. Әмма киләчәккә өметсез карый, төшенкелеккә бирелгән. Чөнки бу җәмгыятьтә университет дипломы белән генә халыкка файдалы эш башкарып булмаячагын төшенә башлаган, ләкин җәмгыятьне тамырыннан үзгәртү өчен көрәшү өчен өлгереп җитмәгән.
«Урталыкта» романындагы Хәсән Арсланов та искелек тарафдарлары белән арасын өзгән, ә яңалык өчен көрәшүчеләр сафына баса алмаган. Үзеннән канәгатьсезлек, эч пошу, киләчәккә өметсез карау чире аңа тагын да иртәрәк — аттестатка әзерләнеп йөргән чагында ук йоккан.
«Картайдым» хикәясеннән аермалы буларак, язучы бу әсәрендә героена җентекләбрәк туктала, аны һәрьяклап күрсәтергә, эчке дөньясын тулы итеп ачарга омтыла. Урталыкта калган төркемнәрнең характерлы сыйфатларын ассызыклап күрсәтү өчен, ул һәрьяклап урта кул шәхесне романының үзәгенә куйган. Буй-сыны һәм төс-бите белән дә аерылып тормый ул. Үз-үзен тотышы, уй-фикерләре дә кешенең игътибарын җәлеп итәрлек түгел. Ныгыган политик карашы юк яисә булса да — гаять чуар. Яна бүлмәгә күчеп, стенага рәсемнәр элгәндә ул, мәсәлән, Маркс янына Тургеневны ябыштыра, аннары бүтән язучы һәм сәнгать әһелләрен тезеп китә.
Хәсән Арслановның урталыкта торып калуына индивидуаль-шәхси сыйфатлары да күпмедер дәрәҗәдә сәбәп булган. Бу позиция исә үз чиратында аны билгеле бер тип итеп формалаштыра торган өч төп сыйфатын тагын да көчәйтә төшкән.
Беренчесе — иренчәклеге. Төп эше аның — уку, аттестатка әзерләнү. Иң теләми башкарган эше дә — нәкъ шушы. Тарихка тотына икән, игътибарын бер ноктага туплый алмый. Алгебрага тотынса, җиңел мәсьәләләрне чишеп, кыеннарын ташлап калдыра. Үзен өстәл янына утырырга мәҗбүр итү өчен дә аңа көч сарыф итәргә кирәк. Көн саен диярлек, дәресе укылмаганга, учителенә бармый кала. Бу хәл, билгеле, аның табигый иренчәклегеннән тыш, олы максаты булмаудан килә.
Икенче сыйфаты — принципиальлекнең җитмәве һәм карар-сызлыгы. Извозчикка утыра, тегенең таләбенә каршы тора алмыйча, унбиш тиен урынына егерме биш тиен түли. Квартира хуҗасының ягымсыз кызы үтенечен кире кагарга көч тапмыйча, теләмәсә дә концертка бара. Мирза кызы Мәрьям белән сөйләшкәндә, үзен хаклы саный, ләкин бәхәскә керергә кыюлыгы җитми, «анысы алай инде» дию белән чикләнә.
Ниһаять, өченче сыйфаты — эчке дөньясында казыну, үзен-үзе туктаусыз анализлау. Ник 15 тиен урынына 25 тиен бирде — озаклап уйлана, борчыла. Кызлар белән таныша, ә соңыннан вакыйганы кабат уеннан кичерә дә үзен тиешле рәвештә тота алмаганына пошына, кәефсезләнә. Җитди музыканы аңламавы сәбәпле концерттан тәм тапмыйча, хуҗа кызына кирәксез бер тагылма булганлыгын аңлап кайткач, тагын анализ, тагын борчылу һәм үкенү. Кызга әйтелергә тиешле берсеннән-берсе үткен, берсеннән-берсе саркастик сүзләр килә. Вакытында әйтә алмаганлыгы өчен үзен битәрли.
Мондый эпизодлар әсәрдә күп, һәм алардан чыга торган нәтиҗә шул: әгәр Хәсән көрәшүче коллективның лаеклы һәм актив вәкиле булса, ул үз коллективы һәм дошманы турында уйлар, үзен-үзе анализлауга вакыты калмас иде.
Шулай итеп, Әмирхан урталыкта чайкала торган вак буржуаз интеллигенциянең типик вәкиле образын тудырды. Әмма бер үк вакытта ул — кызыклы психологик тип та. Теге яки бу сәбәп белән урталыкта калып, Хәсән кебек үз-үзен анализлауга гына бирелгән типларны бүтән социаль катлаулардан һәм бүтән тарихи чорлардан да табарга мөмкин. А. М. Горький, мәсәлән, Клим Самгин образын тудырып, бу типның тагын да зур, күп сыйдырышлы һәм камилрәк үрнәген бирде.

VI

Әмирхан сатирасында 1910—1911 еллардан соң беркадәр сүрелү, «юашлану», сарказмнан юморга табарак авышу һәм тематик яктан ваклана төшү күзгә ташлана. Моның бер сәбәбе, публицистикасындагы кебек үк, әдипнең бу чорда, социаль мәсьәләләрдән бигрәк, милли мәсьәләгә игътибар итүенә кайтып кала.
Икенче сәбәп уртагасырчылык калдыкларына каршы көрәшнең актуальлеге кими төшү белән бәйләнгән. XX йөз башы татар сатирасының төп объекты кадимчелек инде җитәрлек кадәр фаш ителде. Яңа объект исә үзенең комедиячел табигатен күрсәтеп өлгермәгән иде. Менә ни өчен яңа революцион күтәрелеш һәм беренче дөнья сугышы чорындагы татар әдәбиятында, гомумән, сатираның өлеше кимеде. Бу хәл Әмирхан иҗатында да билгеле бер чагылыш тапты. Әмма әдип үзенең юмористлыгыннан һич тә баш тартмады. Унынчы еллардан соң да иҗатының беренче чорында чәчәк аткан көлү талантының традицияләрен дәвам иттерде. Шуның бер матур үрнәге буларак, «Габделбасыйр гыйшкы» (1914) хикәясе язылды.
һәр җәһәттән уртача гына булган Габделбасыйр исемле шәкерт мәдрәсә күршесендәге йортны сатып алган Рәүф байның кызы барлыгын ишетә дә «гашыйк була». Мәдрәсәне тәмамлап мулла булганчыга чаклы, хәтта аннан соң да, кызны сөя һәм кыз да аны ярата дип ышанып яши. Әмма кыз мондый шәкертнең дөньяда барлыгын да белми. Әнә шул була инде «Габделбасыйр гыйшкы», ягъни хыялдагы мәхәббәт.
Юк, Гбаделбасыйр ярты акыллы шәкерт түгел. Вакыт-ва-кыт ул үз хәленең көлке, хәтта аяныч булганлыгын аңлап ала, һәм шул мизгелдә реаль чынбарлык үзенең бөтен шыксызлыгы белән каршына килеп баса да, дөньяда торуның яме югала. Габделбасыйр, реальлекне тизрәк читкә тибәреп, хыял дөньясына чумарга ашыга. Чөнки соңгысы матуррак, ләззәтлерәк.
Күренә ки, «Габделбасыйр гыйшкы» хикәясендә, дөньяны үзгәртү түгел, хәтта аңа җайлашырга да сәләтсез булып, реаль чынбарлыктан курыккан мескен кешенең трагикомедиясе гәүдәләнгән. Мондый кешеләр аеруча иске тип татар мәдрәсәләреннән чыга иде. Әмма әсәрнең мәгънәсен иске мәдрәсәне тәнкыйтьләүгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Габделбасыйр — социаль тип кына түгел, әгәр шулай әйтергә яраса, психологик тип та, икесен бергә кушсак, ул, әйтик, Гогольнең Маниловы яисә Гончаровның Обломовы кебек үк, гомумкешелек тибы.
Әмирхан нәсел-нәсәбе Габделбасыйрга барып тоташа торган кайбер бүтән типларны элегрәк тә биргән иде. «Милләтне тәрәкъкый иттерүчеләр» (1908) хикәясендәге Хөсәен исемле шәкерт, мәсәлән, милләтне алга җибәрү уе белән җәмгыять оештыра. Барлыгы — алты шәкерт. Эшли торган эшләре шул: һәркайсы йә берәр речь тота, яки мәкалә укый яисә шигырь Cөйли. һәркайсы җитди, һәркайсы үзен иң булдыкли дип уйлый, һәркайсы шушы речь, шушы доклад яки шушы шигырьдән соң милләт алга китәр дип ышана.
«Танымаганлыктан таныштык» (1909) хикәясендәге фабрикант улы Гайсада да Габделбасыйрлык сыйфатларын шәйләми мөмкин түгел: эчке бушлыгын тышкы ялтырау белән капларга тырыша ул. Шапырыну һәм мактанчыклыкта тиңе юк. Габделбасыйр кебек үк, ул да үзен шәп итеп күрсәтер өчен, хыял көченә мөрәҗәгать итә. Аерма шунда гына: Габделбасыйрның хыялы урта гасырчылык идиотизмыннан туган булса, Гайсаныкы — капитал белән масаю нәтиҗәсе.
Әмирхан иҗахшшадцкенче чорына караган әсәрләрдән күренеклесе—«Тигезсезләр» (1914) драмасы. Монда инде «Яшьләр»дәге кебек күзгә бәрелеп торган публицистика юк. Карашлар, фикерләр көрәше дә анда төп нәрсә түгел. Автор, «бусы яхшы, бусы начар» рәвешендә хөкем чыгармыйча, уңай сыйфатыннан тискәрегә, тискәресеннән уңайга акрынлап күчә торган, ягъни ярым тон белән язылган персонажларны сәхнәгә чыгара, аларның эчке дөньясына алып керә, үзара мөнәсәбәтләрен лирик настроение белән сугара. «Тигезсезләр»дә инде тема күплегеннән килеп чыккан композицион таркаулык та юк.
Бу әсәрен әдип күтәрелеп килгән һәм үзен милли тормышның хуҗасы итеп санаган татар либераль буржуазиясе вәкилләрен күрсәтүгә багышлады. Монда шул сыйныф вәкилләре итеп санарлык өч персонаж бар: Сафи Насыйбуллин, аның улы Гомәр һәм атасыннан зур мирас алган Галиев.
Сафи Насыйбуллин, «искерәк модада европача киенә торган» сәүдәгәр, улын коммерческийда укыткан, бер кызы гимназия тәмамлап килә, икенчесе хосусый укытучыга йөри. Татар буржуазиясенең картрак буын вәкиле шундый икән; аңа каршы куелган яшь буын, атасын сәүдә эшендә иске ысул һәм гадәтләргә ябышып ятуда гаепләүче Гомәр, димәк, либераль буржуазиянең иң алдынгы вәкиле — аның «каймагы». Әгәр автор уңай шәхесләрдә табыла торган матур сыйфатларны, тагын да арттыра төшеп, Гомәргә туплаган булса, идеаллаштыру турында сүз алып барырга нигез калыр иде. Чынлыкта исә алай ук түгел.
Менә Рощядедикилэчәктә нинди юл сайларга тиешлеге турында сүз чыга. Кызның теләге — художник булу. Гомәр юристлыкка укырга димлиГНәм фикерен менә ничек дәлилли: «...художество мәктәбеннән чыгып, бездә бер кисәк икмәк тә табар хәл юк. Әмма юрист һәрвакыт үз-үзен туендыра ала», «Корсак» фәлсәфәсе, мещанлыкның типик фикер йөртеше! Әмма ни өчен юрист, ник, әйтик, доктор түгел? Врач кеше дә бит үзенә икмәк таба ала. Күрәсең, Гомәр биредә сеңелесенең киләчәген генә түгел, бәлки үзен, үзенең коммерциясен дә кайгырта.
Милләткә мәхәббәт, милли эшләргә материаль ярдәм күрсәтү ягыннан да Гомәр аерылып тормый. Дөрес, магазинына өйрәнчек малай алганда, милләт мәнфәгатен күздә тоткандай итә: татар малае булсын иде, ди. Юкса, андыйлар «Печән базары тирәсендә он-тоз, читек-кәвеш әйләнәсендә, изелеп беткән сәүдәләргә генә бәйләнеп яталар». Ләкин шуңа ук ялгап, «хәзергә әле эш белми торган кешегә жалованиене күп бирә алмыйм» дип кисәтә, элекке урында алганының яртысын гына бирәчәген белдерә.
Язучы Сөләйман оптика магазинын юлга салуы өчен Гомәрне мактагандай итә дә болай ди: «Ләкин әле Казаныгызның зыялыларыннан берәү яшь сәүдәгәрләрдән шактый зарланып утырды, һиммәтсезләр, сәүдәләренә бикләнәләр дә гомуми эшләрнең һәммәсеннән качалар, гомуми эшләргә беркадәр акча сарыф итәргә туры килә башласа, акчаларын берәр тиенләп саныйлар». Үткер почмакларны шомартырга яраткан Сөләйман, кунак кеше буларак, хуҗага туры бәреп әйтә алмый, әлбәттә. Уйлап-нитеп тормый торган Закир исә Гомәргә төртеп күрсәтә дә кычкырып җибәрә: «Хак, хак, хак, Сөләйман әфәнде! Бу каһәр суккырлары һәммәсе шулай».
Яки менә ялган сөйли белми торган Рокыяның абыйсы турындагы фикере: «И, таптыгыз да шәп кеше! Безнең абый андый мәҗлес өчен бер дә кул кеше түгел. Иң әүвәл, сәгать унике тула башласа, аның күзләре йомыла башлый, икенче, андый нәрсәдән кызык та тапмый төсле ул, сәүдә дип җенләнгән бер кеше инде ул шунда».
Ачык булса кирәк: драматург Гомәрне «маңгайга бәреп» әйтмичә генә тәнкыйтьли.
Рокыя уңае белән дә идеаллаштыру турында сөйләргә нигез юк. Дөрес, пьесадагы барлык персонажлар да дип әйтерлек, Рокыяга гашыйк булган кебек, драматург үзе дә аңа соклана, аның матурлыгына, яшьлек сафлыгына, дәртлелегенәү сәләтенә, беркатлылык белән кушылган аек акылына, романтик очкынлыгына, туры сүзлелегенә — җыеп әйтсәк, тоташ көмештән коелгандай бөтенлегенә соклана.
Рокыя тумыштан зирәк, хәрәкәтчән, сәләтле. Балачагы һәм үсмер еллары «евроТтача» яши торган сәүдәгәр гаиләсендә үткән, гимназиядә яшәеш турындагы купшы фикерләрне күңеленә сеңдергән, рус әдәбиятыннан мәгънәви азык алган. Гаилә һәм гимназиядән тыштагы дөнья аңа әле ал да гөл булып күренә.
Әмма Рокыяның да кырыс чынбарлыкка атлап керәсе бар. Әнә апасы Сәлимә, гимназия тәмамлау турындагы хыялыннан ваз кичеп, Гомәр йогынтысында, магазинга ткассир булып урнаша. Яраткан егетенең илтифатсызлыгыннан, гаҗиз булып, яратмаган кешесенә — бай малае Гайсага кияүгә чыгарга әзерләнә.
Аның киләчәген Гөлчиһрә язмышыннан чамаларга мөмкин. Бу яшь хатын, беренче мәхәббәтен сагынып, күңелсез көннәр кичерә.
Рокыя да инде чынбарлык белән конфликтка керә башлаган. Үзенә тиң булырдай кеше, бербөтен кеше эзли ул, тик таба алмый. Аның игътибарын җәлеп итәрлек бердәнбер кеше — Сөләйман. Танылган язучы, чибәр, нәфис итеп сөйли белә. Ләкин бу мәхәббәт тә Рокыяга бәхет китермәячәк. Беренчедән, Сөләйман яшь ягыннан Рокыяга әти булырлык. Икенчедән, күп кенә матур сыйфатларга ия булуына карамастан, аңа олы идеалга бәйле ныклык һәм сугышчанлык җитми. Аңарда ниндидер эчке бушлык сизелә. Яшь кызлар белән җиңелчә флирт, бай гаиләләрдә матур поза күрсәтү, тормыштан туйган кеше кыяфәтенә керү — шул бушлыкны каплау өчен.
Акыллы һәм тәҗрибәле Сөләйман Рокыяга өйләнү кебек тәвәккәллеккә бармаячак. Рокыяны беркадәр «суытырга» теләп, ул болай ди: «Син минем үзеңне сөйгәнемне белмә, мин синең минем чал чәчләремне дә гафу итәргә хәзер икәнеңне белмим. Шуларны белешкән минуттан безнең икебезгә дә җәһәннәм булыр. Мин сине, Рокыя, шул минуттан чәчләренә чал кермәгән бөтен кешеләрдән көнләшә башлармын, мин сине газаплармын, үзем синнән артык газапланырмын!»
Күренә ки, Рокыяның чылтырап чыга торган саф көлүе, күбәләктәй очынып йөрүләре, дөньяга ачык, чиста күз белән каравы озакка түгел. Буржуаз чынбарлык аны да гарипләндереп ташлаячак. Икенче бер «Гайса»га тап булыр да тук, ләкин кызыксыз яши башлар. Мондый тормыш белән килешергә теләмичә, «бунт» күтәрсә, язмышы һәлакәт белән очланыр.
Буржуаз җәмгыятьтә матурның, сафның, бәхет идеалының язмышы әнә, шундый Рокыя һәм Сәлимә образларында «Тигезсезләр» пьесасьгфашлыча шушы ике кыз турында). Әмирхан кешенең табигый омтылышлары, бәхет турындагы табигый хыяллары белән буржуаз чынбарлык арасындагы каршылыкны психологик планда күрсәтеп бирде һәм объектив рәвештә капиталистик мөнәсәбәтләр хакимлек иткән җәмгыятьтә чын бәхеткә урын юк дигән хакыйкатьне оаелады. Әсәрнең пафосы һәм идея-художество көче әнә шунда.

VII

Язучының иҗаты — әгәр ул чын художник икән — иҗтимагый-политик карашлар иллюстрациясе түгел. Шул ук вакытта соңгысы иҗат процессында бернинди роль уйнамый дип раслау да хата булыр иде. Алар арасындагы мөнәсәбәт катлаулы. Язучының политик позициясе аның әдәби-эстетик карашлары аркылы әсәрләрендә билгеле бер чагылыш таба. Әгәр әдип үзенең әдәбият турындагы фикерләрен язып чыкса яисә әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнсә, аның әдәби-эстетик карашларын беpeнче чиратта мәкаләләреннән эзләргә кирәк.
Әмирхан, ялкынлы публицист сыйфатында дан казану белән бергә, киң карашлы һәм нечкә зәвекъле тәнкыйтьче бульщ та танылды. Ул татар әдәби тәнкыйтенә нигез салучыларның иң күренеклесе булды дисәк тә ялгышмабыз. «Узган елга кадәр,—диелә «Әл-ислах»ның баш мәкаләсендә,— әдәбиятымыз галәменә чыккан әсәрләр, мөсаннифы вә аның шөһрәте җәһәтеннән генә тәнкыйть ителеп, үзләре бөтенләй пәрдә астында калдырылалар иде. «Әл-ислах» бу тугрыда мөфассал тәнкыйтьләр яза башлап, башка татар гәзитәләренә дә нәмүнә булды». «Әл-ислах»тагы рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләренең барысы да диярлек Әмирхан каләме белән язылган.
Әмирханның мәкалә һәм рецензияләрендә әдәбиятның иҗтимагый роле, чынбарлыкка мөнәсәбәте, реализм, халыкчанлык һәм әдәби осталык мәсьәләләре күтәрелә һәм әдипнең революцион-демократик карашлары яктылыгында хәл ителә, Әдәбият һәм сәнгатьнең бурычын ул, XIX гасыр мәгърифәтчеләре һәм аларның традицияләреннән ерак китмәгән үз замандашлары кебек, мәгърифәт тарату һәм әхлак төзәтүгә генә кайтарып калдыра алмый иде. Аныңча, әдәбият реаль чынбарлыкның чагылышы булырга, политик һәм экономик стройның асыльш сәнгатьчә ачып бирергә тиеш. Менә ни өчен ул «Үги балалар», «Ачлык кушты» кебек әсәрләргә язган рецензияләрендә, «Татар шагыйрьләре» исемле мәкаләсендә үгет-нәсихәтчелекне, риториканы, кеше образларындагы схематизмны һәм иллюстративлыңны кискен рәвештә тәнкыйть итә.
Әдәби тәнкыйть мирасыннан күренгәнчә, Әмирхан бөтен иҗат гомере дәвамында реализм турында уйланган һәм әдәбиятның шушы нигез мәсьәләсе турында төпле фикергә килгән. Моңа ышану өчен «Ачлык кушты» пьесасы хакындагы рецензиясеннән бер өзек китерү дә җитсә кирәк: «...Мондый олуг темалар (ачлык темасы.— Автор), хосусан, бөтен бер халыкның,, хәтта бер мәмләкәтнең халәте икътисадиясеннән килгән күренешләр хакында язылган драмалар социальный характерда язылырга вә асыл сәбәп булган яманлык, төрле тарафларыннан вә сәбәпләре белән тәфтиш ителеп, укучы күз алдында тәрсим ителергә тиештер». Димәк. Әмирхан ачлыкны илнең социаль-экономик мөнәсәбәтләре белән бәйләп карау югарылыгына күтәрелә һәм критик реализмның төп билгесе булган социаль детерминизм принцибы турында сүз алып бара. Шул ук принциптан чыгып, ул Г. Коләхметовның «Яшь гомер» драмасындагы Зөләйха образына туктала һәм, бу образның бик үк уңышлы чыкмаганлыгын әйткәч, болай ди: «Мөхәррир монда капиталның тугрыдан-тугры көчләве буенча кияүгә чыгуны тасвир иткән булса, драманың гомуми фикеренә кәмаль вә яңа рәүнәкъ биргән булыр иде».
Реализм турында фикер йөрткәндә, Әмирхан персонажны индивидуальләштерү мәсьәләсенә дә зур игътибар бирә. Аныңча, әдәби герой чын мәгънәсендә характер булырга, ягъни социаль хәле кушканча гына түгел, бәлки табигате, тумыштан килә торган характер үзенчәлеге кушканча да гамәл кылырга тиеш. Ш. Мостафаның «Фәүзи» повестендагы төп персонажларның берсе Ламига уңае белән ул, мәсәлән, болай дип яза: «Занымча, әгәр дә идеальный элемент урынына Шакир әфәнде күбрәк индивидуальный элемент катыштырган булса, очлап чыккан булыр иде».
Әмирханның әдәби-эстетик карашлары, аерым алганда реализмга кагылышлы фикерләре турыдан-туры революцион-демократик эчтәлекле иҗтимагый-политик карашларыннан үсеп чыкты. Моннан тыш, бөек рус тәнкыйтьчеләренең хезмәтләрен өйрәнүе, рус критик реализмы корифейларының әсәрләрен укуы, .аларның иҗат принциплары турында уйлануы гаять зур роль уйнады, әлбәттә.
Рус әдәбиятыннан өйрәнүнең кирәклеген, яңа татар әдәбиятының рус реализмына ориентация тотарга тиешлеген Әмирхан белеп, аңлап эш итте. «Гоголь бәйрәме» (1909) дигән мәкаләсендә ул болай дип белдерә: «...рус әдәбияты безнең яңа әдәбиятыбызга күп тәэсир итә генә түгел, бәлки күп ярдәм итәдер». Татар тормышын җентекләп күзәтү нәтиҗәсендә, социаль типларны күреп, тотып алу һәм типик характерлар иҗат итүдә аңа Тургенев тәҗрибәсе ярдәмгә килгән, психологик ана-.лизга ирешү осталыгы Л. Н. Толстой ярдәменнән башка була алмаган. Драматургиясендә, аеруча «Тигезсезләр» драмасында, Чехов алымнарын да күрергә мөмкин.
Әмирханның революцион-демократик рухтагы иҗтимагый, әдәби һәм публицистик эшчәнлегенең югары ноктасы—1907— 1910 еллар. Соңрак, бигрәк тә 1912—1913 еллардан башлап, бу юнәлештә билгеле бер үзгәреш, сүрелү сизелә. Кискен социаль мәсьәләләр күтәрү, аларны эшче һәм крестьяннар интересыннан чыгып яктыртып, либералларга, үз сүзләре белән әйтсәк, «тар милләтчеләргә» ярсулы һөҗүмнәре шактый кими. Шул ук вакытта милләт мәсьәләсе, милләтнең аянычлы хәле, экономик һәм культура ягыннан артталыгы, милли азатлык өчен көрәш мәсьәләләре өстенлек итә башлый.
Әмирхандагы үзгәрешнең беренче билгеләренә үк Тукай да игътибар иткән булса кирәк. Фикердәше һәм дусты адресына матбугат аркылы һичкайчан тәнкыйть сүзе әйтмәгән шагыйрь «Фәлсәфи сүзләр» (1910) фельетонында түбәндәгечә язуны тиеш тапкан :«Әйткән сүз—аткан ук» дигән булалар, хәлбуки Фатих Әмирхан әфәнде Риза казый 'тугрысындагы сүзләрен кире ала».
Әмирханның дөньяга карашындагы үзгәрешне ничек аңлатырга? «Йолдыз» газетасын каты тәнкыйтьләгән бер фельетон уңае белән ул болай дип чыга: «Мин үзем, кайчандыр бервакыт гаять ачы бер каләм кулланырга гадәт итенгән бер кеше» бу көн инде бу фельетондагы каләмне куллана алмас идем, андагы фикерләргә мөшарәкәт иткәнем хәлдә дә куллана алмас идем. Минем буржуазный тынычлык сөя торган табигатем моңар ирек бирмәс иде». Әлбәттә, Әмирханның «уңлашуы» аның хезмәт иясе халыктан, илдә башланган яңа революцион күтәрелештән ераграк торып, күбесенчә милли хәрәкәт сферасында эш итүе белән бәйләнгән иде. Ул әнә шул хәрәкәтнең демократик юнәлешеннән чигенмәде. Аның демократик позициядә калуы, барыннан да элек, империалистик сугышка мөнәсәбәтендә күренә. Дөрес, сугышның асылын аңлатып һәм аңа тискәре мөнәсәбәт белдереп язган мәкаләсе күренми (хәрби цензура эшкә керешкән чорда мондый мәкалә белән чыгу мөмкин дә булмаган). Жандармерия документыннан күренгәнчә, ул бу сугышка тискәре мөнәсәбәт белдергән, хәтта патша Россиясенең җиңелүен теләүчеләрдән берсе булган».
Февраль революциясен Әмирхан шатланып һәм зур ышаныч баглап каршы ала. Дөрес, аның шатлыгы, барыннан да элек, татар милләтенең, ниһаять, коллыктан котылуына, рус милләте белән тигез хокукка ирешүенә бәйле. Әмма шул ук вакытта ул бу революциядән көтелгән эшләрдән берсе «җирләр мәсьәләсен катгый сурәттә хәл итеп, халыкның иң зур әксәриятен тәшкил итә торган крестьянны адәм хәяты белән тора алырлык икътисади хәлгә күтәрү» э икәнлеген дә ачык әйтеп чыкты.
Ике революция арасы гаять катлаулы чор иде. Урталыкта калган бер төркем демократик интеллигенция, шул исәптән Әмирхан да, «революцион демократия» идеясен алга сөрүдә дәвам итте. «Инкыйляб вә без» исемле мәкаләсендә ул, мәсәлән, Россиядәге көрәшүче көчләрне икегә бүлеп карый: уңнар һәм суллар', кадетлар һәм демократия. Беренчеләре җиңеп, монархия кире кайтмасын өчен, соңгысын ныгытуга ул барлык көчне куярга чакыра. Мәсьәләнең болай куелышы аны Вакытлы хөкүмәтне яклауга һәм Учредительное собраниегә өмет баглауга китерде. Мондый хата һәм каршылыклардан котылу өчен, дипкә Бөек Октябрь социалистик революциясенең җицүе кирәк булды.
Социалистик революциядән соң, баштарак кайбер хата һәм икеләнүләрдән азат булмаса да, аның революция казанышларын саклауга, совет властен ныгытуга һәм эчтәлеге белән социалистик милли культураны үстерүгә юнәлтелгән публицистикасы яңа куәт белән үсеп китте. Әмма әдәби иҗатына карата моны әйтеп булмый. Бу дәвердә Әмирхан берничә нәсер һәм хикәядән башка нәрсә бирә алмады. Әмма моңа гаҗәпләнергә кирәкми.
Мәгълүм булганча, яңа әдәбиятны яңа принципларга нигезләнеп кенә тудырырга мөмкин. Революциягә кадәр танылган язучыларга моның өчен, яңа вакыйгалар эчендә кайнау һәм көрәшкә турыдан-туры катнашудан тыш, күпмедер вакыт кирәк иде. Хаклы рәвештә революция солдаты хисапланган Г. Ибраһимов, мәсәлән, 1920 елда гына әдәбиятка әйләнеп кайтты. Культура-агарту эшләрендә һәм публицистикада активлык күрсәткән Ш. Камалның революциядән соңгы хикәяләре 1924 елда гына күренә башлады. Физлк. мәгънәсендәге хәрәкәтсезлеккә дучар ителгән Әмирханга бу аралыкны үтәр өчен тагын да күбрәк вакыт кирәк булыр иде. Ләкин аңа мәрхәмәтсез үлем комачаулады. Туберкулезы һәм башка авырулары куәтләнеп китеп, ул 1926 «елның 9 мартында Казанда вафат булды.

И.Нуруллин.


©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 3нче том. Казан, 1986.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013