Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Мирсәй Әмир өчтомлыгына кереш сүз
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Мирсәй Әмир

Мирсәй Әмир өчтомлыгына кереш сүз

Егерменче елларда татар әдәбиятына илебезнең төрле почмак ларыннан: авыл кырларыннан, завод-фабрика цехларыннан, шахталардан һәм Кызыл Армия сафларыннан яна тормыш өчен көрәштә чыныгу алган яшьләр килде. Шул давыллы чор сулышын чагылдырган актив иҗатлары белән алар әдәби хәрәкәтнең, тагын да җанлануына булыштылар. Боларны Галимҗан Ибраһимов «пролетариат революциясенең бөек масса кузгалышы тудырган» хәрәкәт дип, «зур иҗади кайнаш» дип атады. Әдәби хәрәкәтне тирән кызыксыну һәм игътибар белән күзәтеп барган өлкән әдип яшь иҗади көчләргә зур өметләр баглады. Әлеге өметләр алга табан тулысын-ча акланды. Әйе, 20 елларда иҗат эшенә алынган буын зур эшләргә сәләтле һәм ныклы булып чыкты. Тукайлар, Ибраһимовлар эстафетасын үз кулларына алып, бу буын вәкилләре татар әдәбиятының киләчәк үсешендә гаять әһәмиятле роль уйнадылар. Ачыграк әйтсәк, 60—70 елларга кадәр алар милли әдәби хәрәкәтне әйдәп бардылар.
Шушы буынның күренекле вәкилләреннән берсе — Мирсәй Әмир. Ул күпчелек замандашлары өчен уртак булган тормыш һәм иҗат юлы үтә.
Мирсәй Әмир (Мирсәяф Мәсәлим улы Әмиров) 1907 елның 6 январенда Башкортстандагы Мәләвез районы Җиргән авылында ярлы крестьян семьясында туа. Яшьли ятим калып, башта балалар йортында, аннары әтисе ягыннан туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. 1923—1925 елларда Мирсәй Стәрлетамак шәһәрендәге җидееллык үрнәк-тәҗрибә мәктәбендә укый. Биредә ул комсомолга кабул ителә һәм җәмәгать эшендә актив катнаша башлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң волость башкарма комитетына эш башкаручы булып керә. Биредә дә ул яшьләр арасында политик тәрбия эше алып бара: комсомолның волость комитеты члены итеп сайлана, Яңа Карамалы авылында ячейка секретаре булып эшли. Шушы елларда Мирсәяф журналистлык эше белән кызыксына башлый.
1926—1929 елларда булачак язучы Казан сәнгать техникумында укый, бер үк вакытта «Кызыл яшьләр» газетасында һәм «Авыл яшьләре» журналында җаваплы секретарь булып эшли. 1929—1931 елларда ул Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, 1931—1933 елларда Татгосиздатта эшли. 1934—1936 елларда марксизм-ленинизм институты каршында оештырылган ике еллык аспирантурага хәзерлек курсларында укый. 1937 елда Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе була. 1939 елда М. Әмир Коммунистлар партиясе сафына алына, шул ук елны Мәскәүдәге әдәбият институтының читтән торып уку бүлегенә керә, ләкин аны тәмамлый алмый — Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш елларында М. Әмир Татарстан радиокомитетында редактор булып эшли, беркадәр вакыт аңа Төньяк-Көнбатыш фронтында чыга торган «Ватан өчен» газетасы редакциясендә эшләп кайтырга туры килә.
Сугыштан соңгы елларда М. Әмирнең җәмәгать эшчәнлеге тагын да активлаша. Ул байтак вакытлар республика Язучылар союзы идарәсе председателе була, VI һәм VII чакырылыш РСФСР Верховный Советы депутаты, СССР һәм РСФСР Язучылар союзлары идарәләре члены итеп сайлана. М. Әмирнең актив җәмәгать һәм әдәби эшчәнлеге югары бәяләнә. Ул Ленин ордены һәм ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Яшьтән үк актив иҗтимагый тормыш белән яшәү, заман белән бергә атларга омтылу Мирсәй Әмирнең иҗатына тирән эз сала. Ул шәхси тормыш тәҗрибәсен, яңа чынбарлык өчен көрәштә туган уй-кичерешләрен укучыларга җиткерү теләге белән әдәбиятка килеп керә. Әле күптән түгел генә авылда комсомол ячейкасы секретаре булган, Казанга күчеп килгәч, яшьләр матбугатында актив катнашкан (сүз аның «Кызыл яшьләр» газетасы белән, «Авыл яшьләре» журналы редакцияләрендә эшләве турында бара) комсомолец М. Әмирнең үз иҗатын да яшьләр тормышын тасвирлаудан башлавы очраклы хәл түгел. Аны иң элек авыл яшьләренең уй-кичерешләре һәм эшләре кызыксындыра. Әдипнең беренче хикәяләрендә үк 20 еллар авылында рухи яңалык өчен, иске гореф-гадәтләргә һәм йолаларга каршы көрәш чагылыш таба. Башлангыч чор иҗатының әһәмиятен билгеләп, М. Әмир үзе соңрак беренче әсәрләрендә «үз чорының рухы» булуын һәм шуның белән аларның безнең көннәрдә дә әдәби кыйммәте югалмавын күрсәткән иде. Дөрестән дә, яшь язучының «Хафиз бармагы» (1928) һәм «Әбелгата күпере» (1928) кебек хикәяләрендә булсынмы яки «Пар күгәрчен» (1928) исемле беренче повестенда булсынмы, шул заман пафосы — авыл тормышына яңа рух өрү, кешеләр арасында яңа мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен көрәш чагыла. Болар арасында тормышны колачлабрак күрсәтүе белән, әлбәттә, «Пар күгәрчен» повесте аерылып тора. Анда, 20 еллар авылы комсомолларының культура-агарту өлкәсендәге тырышлыкларын лирик рух белән сурәтләүдән тыш, яшь геройларның шәхси тормышына, уй-кичерешләренә дә игътибар бирелә, аларның тулы канлы тормыш белән яшәргә омтылуларын күрсәтүгә басым ясала. Шушы әсәрләрдә үк М. Әмир иҗатының буеннан-буена әле көчәеп, әле сүрелеп килә торган бер сыйфат үзен сиздерә башлый. Ул — юмор. Баштагы елларда М. Әмир юморының объекты булып әле крестьянның тормышындагы һәм дөньяга карашларындагы искелек калдыклары, яшь геройларның үзара мөнәсәбәтләрендәге һәртөрле каршылыклы моментлар торалар. Мәсәлән, «Бәхет порошогы» хикәясендә (1929) яшьләр арасындагы кайбер мещанлык күренешләре җиңелчә юмор белән тасвирлана. «Тирес» (1929) һәм «Гайнетдин хуҗалыгы» (1929) дигән хикәяләрдә исә шул ук юл белән крестьянның хосусый милекчелек психологиясе ачыла. Гәрчә М. Әмирнең башлангыч чор әсәрләрендә, әдип үзе таныганча, публицистика көчле булса да, аларда яшь авторның пластик тасвирга омтылуы да сизелә. Шул ук «Тирес» һәм «Гайнетдин хуҗалыгы» хикәяләренә игътибар итсәк, без аларда яңача яшәү идеясенең вак милекче крестьян тормышының гыйбрәтле күренешләрен бирү аркылы чагылуын күрербез. Бер йөк тирес өчен канга батып сугышкан бертуган Сөләйман белән Ибрай образларында («Тирес») хосусый милекчелек психологиясенең крестьянны нинди түбәнлеккә төшерүе күрсәтелә. Яки менә икенче хикәя герое — крестьян егет Гайнетдинне алыйк. Аның коры сөяккә калып беткән мал-туары — аты, сыеры, кәҗәсе кышкы урамда ачлыктан Каңгырып йөри, каралты-курасы да ташландык хәлдә, ә үзе кечкенә өендә боларның берсенә дә исе китмичә күрше егет белән мәгънәсез гәп сатып ята. Ә менә колхозга һич тә керергә теләми, чөнки «бөтен мал-мөлкәт кызганыч, хуҗалык кызганыч, ничек итеп күрә торып шушы хуҗалыктан аерылырга кирәк? Алар минем үземнеке бит...»
Баштан ук үз иҗатын яңа чынбарлык белән тыгыз бәйләгән М. Әмир торган саен бу чынбарлыкны тирәнрәк аңларга, аның тагын да мөһимрәк мәсьәләләрен һәм күренешләрен яктыртырга омтыла. 30 еллар башында ул, башка күп кенә каләмдәшләре кебек үк, игътибарын колхозлашу хәрәкәтенә юнәлтә. Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Толымбай, Ф. Хөсни. К. Рәхимов һәм башкалар белән беррәттән ул да бу темага багышлап күләмле әсәр — «Безнең авыл кеше-се> повестен (1933) яза. Бу әсәрдә утызынчы еллар прозасының колхозлашу хәрәкәтен яктыртудагы күп кенә уртак сыйфатлары чагылыш таба. Үзәккә шул чор авылындагы сыйнфый көрәш идеясен куеп, М. Әмир аны башлыча публицистик планда гәүдәләндерә. Бу көрәштә әйдәп йөрүчеләр (колхоз председателе Бикташев һәм элекке кулак Миргали) бер-берсенә капма-каршы куелалар. Антагонистик сыйныф вәкилләре итеп күрсәтү ниятеннән чыгып, автор аларның үзара мөнәсәбәтләрен күпмедер ялангачландырып күрсәтә, сыйнфый дошманлыгына адым саен басым ясый. Әйтик, икеләнебрәк йөрүче Сабирга Бикташев та һәм Миргали дә бер үк киңәш бирәләр: «Я теге якка, я бу якка чыгарга кирәк!» Аерма тик шунда: әгәр Бикташев Сабирның намуслы колхозчы булуын теләсә, Миргали исә аны колхозга каршы котырта. Икенче мисал. Язгы кыр эшләре вакытында комсомолка Сәгыйдә күңелендә ике фикер бәрелешә. Бикташев аңа болай ди: «Комсомолецларның күзе җитмәгән җир булырга тиеш түгел, комсомол бөтен колхоз өчен җаваплы». Ә чәчүдә катнашучы кызларга башлык итеп куелган Камали исә: «Ярышта җиңеп чыгыйк дисәгез, бөтен күңелегез тырмагызда гына булсын... Күзләрегезне атларыгыз белән тырмагыздан алмагыз»,— ди. Шул рәвешле, кызларның тәҗрибәсезлегеннән файдаланып, Миргалинең иярчене булган Камали язгы чәчүне өзмәкче, корткычлык эшләмәкче була.
Кыскасы, бу повестьта утызынчы еллар башы авылындагы сыйнфый көрәш идеясе, башка күп кенә әсәрләрдәге кебек, башлыча публицистик пафос белән гәүдәләндерелә. Бу хәл бигрәк тә үзәк герой Бикташев образында сизелә. Без аны күбрәк хуҗалык эшләрендә күрәбез. Ул каты куллы һәм кырыс күңелле җитәкче булып алга баса. Әмма герой үзенең бу сыйфатларын заманга хас сыйфатлар итеп карый һәм бу карашын болай нигезли: «Бөтен бер сыйныфка яшәү алып килгән шикелле, бөтен бер сыйныфка үлем алып килә торган идеягә көрәшсез генә барып булмый. Ә көрәшнең катылык сораган чаклары күп була».
«Безнең авыл кешесе» повесте белән М. Әмир, башка күп кено каләмдәшләре кебек үк, колхозлашу хәрәкәте чорында авылда башланган зур социаль-рухи яңарышны күрсәтеп бирә алды. Ул бу юлда эзләнүләрен артабан да дәвам итә. Шуларның нәтиҗәсе булып «Агыйдел» повесте (1935) туа. Безнең әдәбият тарихына утызынчы еллар прозасының мөһим казанышларыннан берсе булып кергән бу әсәр барыннан да элек М. Әмирнең художник буларак шактый җитлегә һәм камилләшә төшкәнен күрсәтә. «Безнең авыл кешесе»ндә күтәрелгән мәсьәләне — авылда яңа тормыш өчен көрәшне әдип хәзер төрле яклап һәм төрле чаралар ярдәмендә яктырта. Авторны хәзер көрәш үзе генә түгел, бәлки көрәштә катнашучыларның шәхесе дә, социаль һәм әхлакый йөзләре дә кызыксындыра. Әлеге көрәшне тасвирлаганда артык турысызыклы һәм ялангач хикәяләүдән качарга омтылыш сизелә. Бу яктан үзәк геройлар итеп кемнәр сайлануы ук игътибарга лаеклы. Биредә яңа тормыш өчен көрәшне башлап йөрүчеләр итеп «бөтен көчен авыл хуҗалыгын социалистик нигездә яңадан кору эшенә багышлаган» һәм бу эштә зур тәҗрибә туплаган Бикташев кебек кадровый работниклар түгел, ә шәһәрдән авылга ялга кайткан яшьләр алына. Мондый геройларга мөрәҗәгать итеп, М. Әмир үзенең 20 еллар әсәрләрендә үзәк урын алган персонажларга кире әйләнеп кайта кебек. Дөрестән дә, язучының ике чор иҗатына караган әлеге геройлары арасында билгеле бер охшашлык һәм бәйләнеш бар. Әмма кабатлану юк. Эш шунда: «Пар күгәрчен» повестенда һәм күп кенә хикәяләрендә М. Әмир күбрәк яшь геройларның 20 еллар авылында культура-агарту һәм агитация эшләре алып барулары белән кызыксынган иде. Әмма геройлар үзләре үк мондый эшләр белән генә шөгыльләнүнең җитмәвен сизә башлыйлар. «Пар күгәрчен»дәге персонажларның берсе иптәшләренә болай ди: «Әйе... кәнсиртләр белән генә эш бетми, һаман-һаман җырлап-биеп кенә дөнья көтеп булмый», һәм алар үзләрендә ташып торган энергияне тагын да зуррак максатларга сарыф итәргә тиешләр. Әйтерсең лә. «Агыйдел» повесте геройлары шушы теләкләрне кабул итеп алалар һәм тормышка ашыралар. Әсәр проблематикасының киңәюе һәм тирәнәюе автордан әдәби чараларны баетуны һәм төрлеләндерүне дә сорый. Нәтиҗәдә повестьта 20 еллар әсәрләреннән килә торган лиризм һәм «Безнең авыл кешесе»нә хас булган сыйфат — тормышны һәм геройларны үтә ачык сыйнфый позициядән торып сурәтләү — романтика һәм психологизм белән баетыла. Болар хикәяләүнең эмоциональлеге көчәюгә китерәләр. Әдипнең художник буларак җитлеккәнлеге тагын тормышны һәм геройларны табигый үсештә карарга, кешенең күңел диалектикасын ачарга омтылуында күренә. Нәтиҗәдә герой хәзер, әйтик, «Безнең авыл кешесе»ндәге кебек бер хәлдә генә күрсәтелми. Повесть геройларын без төрле-төрле рухи халәттә күрәбез. Әсәрнең беренче битләрендә Ильяс белән Гаяз Агыйдел буе табигатенең матурлыгына сокланып туя алмаган романтик рухлы шәхесләр булып гәүдәләнәләр. Сүз уңаенда геройларның рухи дөньясын ачуда авторның пейзаждан уңышлы файдалануын әйтергә кирәк. Бу әсәргә кадәр М. Әмирнең мондый чарага бу кадәр мул мөрәҗәгать иткәне юк иде әле. Ильяс туган як табигатенең «никадәр матурлыгын, никадәр көчлелеген: аның төшкән күңелләрне күтәрү, сәламәтлекне ныгыту өчен кирәк булган барлык даруларга иксез-чиксез дәрәҗәдә бай табигать икәнлеген» беренче мәртәбә сизгәндәй була. Тирә-якны күзәтүдән артык хисләнеп, ул: «Әйе, дөнья матур, чиксез матур!» — дип кычкырып җибәрә яза. Әмма егетләргә болай озак хозурланырга туры килми. Табигатьнең «чиксез матурлыгына күмелеп утырган тыныч авылның тынычсыз яклары, күңелсез яклары безгә күренергә ашыктылар»,— ди Ильяс. Якыннанрак таныша башлагач, башта табигатьнең тыныч бер почмагы кебек күренгән бу авылның асылда бик киеренке тормыш белән яшәве, анда искелек тарафдарларының яңалыкка каршы әле шактый нык торулары ачыклана. Ильяс һәм Гаязга искелек көчләре белән көрәшне көчәйтеп җибәрергә туры килә. Ул, агитация-пропаганда чараларыннан башланып, ахырдан сыйнфый дошманнар белән үлемгә-үлем бәрелешүгә барып җитә. Әгәр «Безнең авыл кешесе»ндә яңалык белән искелек арасындагы көрәш башлыча сыйнфый күзлектән генә чыгып сурәтләнсә, хәзер әдип аңа әхлакый ноктадан да карый. Авторны геройларының сыйнфый йөзе генә түгел, бәлки әхлакый йөзе дә кызыксындыра. Уңай һәм тискәре Персонажларның бу яктан да бер-берсенә капма-каршы торулары ачыклана, Таквә Сәхәү төркеме, кешенең рухын буа торган иске дини гореф-гадәтләр һәм тәртипләр тарафдары булуы белән, мораль яктан да фаш ителә. Яңалык өчен көрәшүче Ильяс, Гаяз, Артыкбикә, Күчәрбай, Имәли һәм башкалар исә рухи бай тормыш белән яшиләр, матурлыкны аңлый беләләр. Чорның сыйнфый киеренкелеге һәм кырыслыгы һич тә аларның рухи дөньясын ярлыландырмый, интим хисләрен тупасландырмый, бәлки тагын да тирәнәйтә, җитдиләндерә генә. Иптәш егете дошманнар тарафыннан үтерелгәннән соң Ильяс үзенең сөйгән кызына булган хисләрен болай аңлата: «Бу вакытта инде мин Артыкбикәне Гаяз исән вакыттагы яратуым белән яратмый идем: Гаязны яраткан ярату белән ярата идем мин аны. Аның да миңа булган әүвәлге шаян карашлары беткән, алар урынына гади, ачык-көрәштәш иптәшлек мөнәсәбәте урнашкан иде». Сыйнфый дошман белән канлы бәрелешләрдән яшь геройлар һәм политик, һәм рухи яктан тагын да чыныгып чыгалар, яшәүнең ямен һәм тәмен тирәнрәк сизә һәм аңлый башлыйлар.
Кыскасы, кеше тормышының иҗтимагый һәм шәхси өлкәләрен үзара тыгыз бәйләнештә карау, бу өлкәләрнең һәркайсы белән бердәй кызыксыну, минемчә, «Агыйдел» повестена уңыш китергән сәбәпләрнең берсе ул. Бигрәк тә әхлакый якка җитди игътибар бирү, авылда яңа тормыш төзү өчен көрәштә актив катнашкан геройларны бай рухлы һәм тирән хисле шәхесләр рәвешендә күрсәтү, аларның күңел матурлыгын ачу бу әсәрне озын гомерле дә итте. Ул инде ничәмә-ничә буын укучыларының мәхәббәтен казанып килә.
Бөтен әдәбияттагы кебек, сугыш М. Әмир иҗатында да зур үзгәрешләр тудыра. Башка бик күп каләмдәшләре белән бергә, ул да сугышның беренче көннәреннән үк шушы кырыс чынбарлыкка йөз белән борыла. Дөрес, хәрби тема әдип иҗаты өчен яңа нәрсә булмый. Бу тема белән ул 30 елларда шактый кызыксына һәм армия тормышына багышлап «Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре» повестен, «Сугыш сере» хикәясен яза, «Командир» исемле роман өстендә эшли башлый. Хәрби хезмәткә алынган гади авыл егетенең армиядә күргән һәм кичергәннәре аларда йомшак юмор белән тасвирлана.
Бөек Ватан сугышы әдәбият алдына яңа бурычлар һәм проблемалар куя. Ул проблемалар язучыларны бүгенге көнгә кадәр бертуктаусыз кызыксындырып киләләр. М. Әмир дә бу дәһшәтле заманнан «әле дә бүгенге көн темасы булып яшәүдә дәвам итә» дип карый һәм әлеге теманы үз иҗатында озак еллар яктырту дәвамында кызыклы гына эволюция кичерә. Бу өлкәдәге эшчәнлеген дошманны тиз арада җинү настроениесен чагылдырудан башлап («Тагын да зуррак бәйрәмгә кадәр», 1941), әдип алга табан сугыш чынбарлыгы белән якыннанрак таныша һәм аның турында конкретрак фикер йөртә башлый. Шушы процесста аның бу теманы яктыртудагы төп максаты, әсәрләренең үзәк проблематикасы да ачыклана бара. Шушы хакта фикер йөртеп, М. Әмир үзе соңрак сугышның «кеше рухының иң тулы ачылуына» ярдәм итә торган авыр сынау булуын һәм бу сугышта «совет халкының рухи көче тарихны таң калдырырлык дәрәҗәдә зур» булуы ачыклануы турында язды 1. Геройларның сугыш кырындагы һәм тылдагы батырлыкларын сурәтләү белән бергә, әдип аларның рухи көч чыганаклары, гомумән, гражданлык һәм әхлакый йөзләре белән торган саен тирәнрәк кызыксына. Сугыш заманы М. Әмир персонажларының рухи-әхлакый яктан аеруча тулы ачылуларына булыша. Бу дәһшәтле көннәрдә бигрәк тә аларның тормышка, туган җиргә мәхәббәт хисләре яңача кабынып китә. Гомумән, алар коры солдат булып кына түгел, бәлки төрле-төрле уй-кичерешләр һәм хыяллар белән яшәүче шәхесләр булып та алга басалар. Мәсәлән, «Якташ» хикәясендәге (1945) «ут астыннан исән чыккан әкият батырын» хәтерләтә торган Хәсән Гомәров та туган ягын өзелеп сагына, андагы тормыш белән тирәнтен кызыксынып яши. Автор сугыш кырында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән, авыр солдат хезмәтен зур түземлек һәм тырышлык белән башкарган геройларның чынлыкта тыныч тормыш кешеләре булуларын, күңелләреннән шул тормыштан аерыла алмыйча, бәлки» киресенчә, аңардан рух һәм көч алып яшәүләрен күрсәтә. Траншея буйлап барганда каяндыр курай моңын ишетү майор Әюповның хәтерендә («Курай», 1943) сугышка кадәрге тормыш күренешләрен яңартып җибәрә.— «Гүзәллектә тиңе булмаган елга буйлары», чәчәкләр белән бизәлгән йомшак яшел болыннар; бөдрәләнеп, күпереп утырган күгелҗем урманлы таулар; хыял колачы җитмәслек киң-киң кырлар, сахралар, челтерәп аккан саф чишмә тавышлары, таң алларында, көлеп кояш чыккан чакларда сайрашкан нәфис кош авазлары; тыныч, күңелле эш белән кайнаган авыллар; өзлексез иҗат, культура, театр, җыр-музыка, биюләр белән гөрләп торган шәһәр кичләре...» — менә нәрсәләр күз алдына баса аның курай моңын тыңлаганда. Әмма бу моң хикәядә тыныч тормыш авазы гына булып яңгырамый. Ул «чиксез илебезне, гүзәл тормышыбызны тизрәк кире кайтарып алу өчен» үз-үзеңне аямыйча көрәшергә дә чакыра.
Тыныч тормышка һәм хезмәткә тирән мәхәббәт М. Әмир геройларына рухи көч һәм ныклык бирә, аларны зур батырлыкларга сәләтле героик шәхесләр итә.
Шушы ук мәсьәләләр язучының тыл тормышына багышланган хикәяләрендә дә яктыртыла. Ул күбрәк сугыш елы авылына мөрәҗәгать итә һәм, җир кешеләренең югары гражданлык һәм әхлакый сыйфатлары турында сөйләгәндә, беренче чиратта авылның өлкән буыны вәкилләре белән кызыксына. Чөнки совет халкының мондый сыйфатлары дөньяда күпне күреп күпне кичергән бу буын кешеләренең зур сынау көннәрендә үз-үзләрен тотышында үзгә бер әхлакый һәм фәлсәфи көч белән чагыла. М. Әмирнең сугыш елларындагы иң уңышлы хикәяләреннән булган «Мөстәкыйм карт йокысы»ндагы (1943) Мөстәкыйм карт моңа кадәр «колхоз өчен күптән исәптән чыккан кешегә» саналган һәм бу хәл белән карт үзе дә килешкән булган, «зур эшләргә тыгылмый, тик үз йорты тирәсендә, үз җае белән генә кыштырдап» йөргән. Әмма сугыш башланып, колхоз хатын-кызлар, карт-коры һәм бала-чага кулына калгач, инде тугызынчы унны куган Мөстәкыйм карт «үзенең истән чыккан кеше булып яшәвенә» риза була алмый — колхоз эшенә чыга. Шундый югары гражданлык хисенә ия булган героен автор нечкә юмор белән тасвирлый. Картның тик торганда йоклап китү гадәте бар. Бу гадәте белән ул карчыгы Марзия әбине генә түгел, бик чая хатын булган бригадир Фагыйләне дә кайчак чыгырыннан чыгара. Ахыр чиктә Фагыйлә йокыга һәвәс Мөстәкыйм карт белән председатель янында сөйләшергә була. Әмма колхоз идарәсендә тиргәлеп утырганда, карт тагын йоклап китә. Ә икенче көнне «иртән иртүк, җәйге кыска төннең шәфәкъ кызыллыгына ялганган алсу таңы сызылуга, Фагыйлә йортының ян тәрәзәсе төбендә Мөстәкыйм картның көр тавышы яңгырады:
- Фагыйлә кызым, тор инде. Көне бик матур, йоклап ята торган чак түгел!»
Менә шундый берничә деталь ярдәмендә автор геройның үзен чәлекле характерын, аның актив тормыш позициясен ачып сала. «Бабайлар» очеркындагы (1943) бер төркем авыл картлары, «Агитатор» хикәясендәге (1945) Әсман карт та шушы авыр сынау көннәрендә ил алдындагы бурычларны тирән аңлаган олы җанлы һәм тынгысыз күңелле кешеләр булып гәүдәләнәләр.
Сугыш елы авылы кешеләренең күркәм мораль-политик сыйфатларын тагын да калкурак һәм тәэсирлерәк итеп чагылдыру өчен М. Әмир драматургиягә мөрәҗәгать итә. Бу өлкәдә аның иң зур уңышы «Миңлекамал» драмасы (1944) белән бәйләнгән. Шул ук вакытта бу пьеса гомумән сугыш елларындагы драматургиябезнең иң зур казанышы булып санала. Әсәр үзәгендә сугыш заманында аеруча актуальләштерелгән мәсьәлә — җаваплылык мәсьәләсе тора. Ил язмышы өчен, халык эше өчен җаваплылык хисе әсәр героинясы Миңлекамалны, туган колхозы гаять авыр көннәр кичергәндә, председательлек вазифасын үз өстенә алырга чакыра. Шул рәвешле, М. Әмир Миңлекамал образында ил азатлыгы өчен көрәштә теләсә нинди авырлыкларны җиңә ала торган оптимистик күңелле һәм нык ихтыярлы шәхесне пьедесталга бастыра. Автор бигрәк тә героиняның рухи ныклыгын ачуга басым ясый. Шушы рухи ныклык, үз көчеңә тирән ышану председательдән колхозчыларга да күчә. Колхоз белән җитәкчелек итүдәге иң зур уңышын Миңлекамал үзе дә нәкъ менә колхозчыларның күңел көчен үстерә алуында күрә һәм: «Ул көчкә каршы тора алырлык юк. Җиңәрбез»,— ди. Председательнең бу ышанычы тулысы белән аклана. Үзләренең күңел көчләренә нык ышанган колхозчылар бөтен авырлыкларны җиңеп чыгалар һәм ил алдындагы изге бурычларын намус белән үтиләр.
Сугыш елы авылының хезмәт энтузиазмын һәм батырлыгын «Миңлекамал»дагы кебек сурәтләү белән бергә, «Тормыш җыры» драмасында (1946) М. Әмир бу батырлыкның рухи чыганаклары белән якыннан кызыксына. Нәтиҗәдә әсәрдә авылның рухи тормышына игътибар бермә-бер арта. Шул сәбәпле, драматик хикәяләү дә хәзер башкарак тонда алып барыла. Әгәр «Миңлекамал»да кырыс буяулар өстенлек алса, «Тормыш җыры»нда хикәяләүнең эмоциональ сулышы күзгә күренеп көчәя. Эмоциональлекнең чыганагы булып драманың буеннан-буена бригадир Фатыйманың сугыштагы ире Басыйрга саф мәхәббәте үтә. Шушы хис, икенче яктан, героиняга бөтен авырлыкларны җиңәргә, иң кыен минутларда да тормышка ышанычны һәм күңел оптимизмын югалтмаска көч бирә. Иренә саф мәхәббәте белән Фатыйма үз авылдашларына да яшәүгә һәм хезмәткә рухландыручы рухи көч булып тора. Пьесаның башыннан ахырына кадәр кабатланып килгән Басыйр җыры саф мәхәббәткә гимн гына түгел, бәлки кешене яшәүгә, авырлыкларны җиңеп, алга, тагын да яктыр ак киләчәккә атларга өндәүче тормыш җыры да ул.
М. Әмир сугыштан соңгы чынбарлыкка багышланган пьесаларында геройның мораль-политик йөзен ачуга да зур игътибар бирә. «Җыр дәвам итә» (1947), «Наилә» (1947), «Минем хатын» (1955) драма һәм комедияләрендә төп конфликтлар персонажларның шәх-си-интим мөнәсәбәтләрендә хасил булалар. 40—50 елларда дөнья күргән башка күп кенә драма әсәрләрендәге кебек, М. Әмирнең бу пьесаларында да конфликтлар геройлар арасындагы һәртөрле аңлашылмаучылыкларга корылалар. Дөрестән дә, ирле-хатынлы Мостафа һәм Сара («Җыр дәвам итә»), Хәмит Хәйдәр һәм Әхмәтова («Минем хатын»), гашыйклар Наилә белән Зиннәт («Наилә») башта бер-берсен аңлап бетерә алмыйлар. Әмма аларның дөньяга карашлары уртак, алар бер үк төрле уй-хыяллар белән яшиләр. Шушы уртаклык, иҗтимагый-рухи якынлык тиз арада геройларның бер-берсен ныклап аңлауларына һәм кабат дуслашуларына китерә.
Шушы ук рух М. Әмирнең революциягә кадәрге тормышка багышланган пьесаларыннан «Тун ачуы» (1940) һәм «Гөлшаян» (1948) комедияләрендә дә өстенлек ала. Ә менә «Хөррият» драмасында (1960) драматургик хикәяләү тоны күзгә күренеп үзгәрә. Анда автор революциядән соңгы елларда авылда сыйнфый көрәшне күрсәтергә алына. Совет яклы авыл ярлылары Тимергали, Таһир, Гариф, Әхсәннәрнең революция дошманнары Сәгыйдулла Әхкам, Гыйззулла һәм башкаларга каршы көрәше сыйнфый кискенлек һәм кырыслык белән сурәтләнә. Әгәр бу персонажлар бер-берсенә дошман сыйныфлар вәкилләре рәвешендә һәм контраст буяулар ярдәмендә күрсәтелсәләр, кулак кызы Бибисара, дружинник Чамай һәм урта хәлле крестьян Кәли образларын гәүдәләндерүгә автор башкачарак килә. Биредә персонажны сурәтләүдә бертөслелектән котылырга, аны катлаулырак шәхес итеп күрсәтергә омтылыш сизелә. Автор бу геройларны үсештә, хәрәкәттә карарга алына. Кулак кызы Бибисараның, мәсәлән, революция күп нәрсәгә күзен ача, ул «гаделлекнең кайсы якта икәнен ачык күрә» башлый. Шул нигездә ул әтисе Сәгыйдулла белән дә конфликтка керә һәм, сөйгәне Таһирга ияреп, яңа тормыш өчен көрәшүчеләр сафына баса. Кәли дә пьесада шушындый юл үтә. Әмма аның ихтимагый-рухи эволюциясе катлаулырак төс ала. Байтак вакытлар ул бер якка да кушылмыйча, «ходай күрсәтмәсен» дип йөри. Авылда көчәйгән сыйнфый көрәш бу крестьянның «нейтральлегенә» чия куя. Ул үзенең тормыштагы чын урыны яңа авыл өчен көрәшүчеләр арасында булуын аңлый.
М. Әмирнең драматургик иҗатында 40—50 еллар татар драматургиясенең характерлы тенденцияләре һәм сыйфатлары ачык чагыла. Биредә, барыннан да элек, авторның төп игътибарын тормыштагы уңай башлангычка, иҗтимагый актив геройларга юнәлтүе һәм аларны калку итеп, пафос белән сурәтләве күздә тотыла. Башка күп кенә драматурглар кебек, М. Әмир дә еш кына персонажларның шәхси-интим мөнәсәбәтләрендә туа торган каршылыклар һәм конфликтлар белән кызыксынды. Алар бар яктан да әйбәт затлар булган геройлар тормышында вакытлы хәлләр итеп каралалар һәм ахырдан автор тарафыннан уңай хәл ителәләр иде. Икенче төрле әйткәндә, пьесалар «бәхетле финал» белән төгәлләнәләр.
Гәрчә драматургия М. Әмирнең сугыштан соңгы иҗатында мөһим урын алып торса да, әдипнең бу чордагы иң зур хезмәт җимеше— ул, әлбәттә, «Ялантау кешеләре» (1954) һәм «Саф күңел» (1959) романнары. Бу романнарның әһәмияте аларда М. Әмирнең иҗат йөзе аеруча тулы чагылуда гына түгел, бәлки аларның язучы иҗатында һәм, гомумән, безнең прозада сугыш темасын яктыртуның 60 елларга кадәрге чорына билгеле бер йомгак ясый торган әсәрләр булуларында да. Эш шунда ки, 40—50 еллар бу зур теманы сәнгатьчә танып-белү юлында чагыштырмача мөстәкыйль бер этапны тәшкил итәләр. 60 еллардан исә бу өлкәдә мөһим үзгәрешләр белән характерланган яңа этап башлана.
40—50 еллар прозасында сугыш чоры чынбарлыгын яктыртуның төп сыйфатлары өч язучы иҗатында аеруча ачык чагылды. Алар — Г. Әпсәләмов, Г. Бәширов һәм М. Әмир. Барыннан да элек бу әдипләр сугыш чорын киң колачлап күрсәтергә алындылар һәм моның өчен романга мөрәҗәгать иттеләр. Әгәр Г. Әпсәләмов башлыча фронт тормышын, ә Г. Бәширов тылдагы авылны сурәтләсә, М. Әмир исә фронтны да, тылны да колачларга омтылды. Бу хәл әдипне сугыш заманы турында эпик хикәяләүгә этәрде. Эпиклык биредә башлыча вакыйгалылык исәбенә ирешелә. Вакыйгалар әле Кама буендагы Ялантау шәһәрендә, әле төрле-төрле фронтларда, әле хәрби училище урнашкан шәһәрдә, әле дошман тылында һәм авылда бара. Шул юл белән әсәрдә сугыш чоры чынбарлыгының киң панорамасы тудырыла. Әмма мондый панораманы алга бастыру автор өчен һич тә төп максат түгел, аның игътибар үзәгендә һәрвакыт кешеләр тора. Геройларны сурәтләүдә М. Әмирнең үзгәрәк максатлары да бар. «Алар «Саф күңел»не, мисал өчен, Г. Әпсәләмов белән Г. Бәшировның сугыш чорына багышланган мәгълүм әсәрләре белән чагыштырып караганда ачыграк күренәләр. Г. Әпсәләмов башлыча совет кешесенең ил алдындагы иң изге бурычын канлы сугыш кырында үтәве, бу эштә зур батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәтүе белән кызыксынды һәм боларны күбрәк романтик пафос белән сурәтләде. Г. Бәшировка килгәндә, ул төп игътибарын совет кешесенең туган илгә бирелгәнлеген хезмәткә мөнәсәбәт аркылы, иҗади хезмәттә чагылдыруга юнәлтте. М. Әмир романында исә боларның һәр икесе дә чагылыш таба. Әдип үз геройларының ил алдындагы гражданлык бурычларын сугыш кырында да һәм тылда да намус белән үтәүләрен калку итеп гәүдәләндерә. Шул ук вакытта М. Әмир икенче бер мәсьәләгә — сугыш чорының кешеләр өчен гаять зур әхлакый сынау булуын күрсәтүгә аеруча дикъкать бирә. Дөрес, бу мәсьәлә әдип иҗаты өчен яңа нәрсә түгел. Инде күргәнебезчә, М. Әмир геройны әхлакый сынау белән 30 елларда да һәм сугыш елларындагы әсәрләрендә дә кызыксынган иде. Үз иҗатының шушы традициясен дәвам итеп, М. Әмир хәзер әхлакый сынау идеясен киңрәк планда һәм тагын да җитдирәк рәвештә яктыртырга алына. Шунысы кызык: бу идея авторны әсәрдән-әсәргә ныграк били бара. Дилогиянең икенче китабына «Саф күңел» дигән исем бирелү дә шушы хәл белән бәйләнгән. Чөнки «Саф күңел»дә, «Ялантау кешеләре» белән чагыштырганда, әхлак мәсьәләләренә игътибар шактый арта төшә, Әдип сугыш чорының бу мәсьәләләрне үтә бер җитдилек белән көн тәртибенә куюын күрсәтә. Геройлар да сугыш һәм әхлак турында торган саен ныграк уйланалар, бу хакта төрле-төрле фикерләр әйтәләр. Менә хәрби училищеда укыганда Шакир белән Рифгать күңелләреннән үзара бәхәсләшәләр:
«Әйе, әйе,—дип уйлады Шакир.—Сугышта батырлык күрсәтә белсәң, шул җиткән. Калганы: хатын-кыз, бала-чага, шешә белән шаяру кебек эшләр... чепуха. Герой исемең булса, бары да гафу ителә. Төп мәсьәләдә сынатма! Принципиаль мәсьәләлә».
Рифгать тә шул ук фикерне дәвам итә.
«Әйе. Кемнең кем булуы ут эчендә хәл кылына,— дип кабатлады ул күңеленнән. Тик бу уйлар аның башында икенчерәк төрле юнәлеш алдылар.—Әйе, Шакир белән Рифгатьнең генә түгел, шул ук Кәримәнең дә, шул ук Миләүшәнең дә кем булулары бер үк ут эчендә хәл кылына...»
М. Әмир әсәр дәвамында Шакир яклаган фикерне кискен рәвештә фаш итә. Ул совет кешесенең шушы дәһшәтле көннәрдә иҗтимагый планда да, әхлак өлкәсендә дә бердәй намуслы һәм принципиаль булырга тиешлеге, аларны бер-берсеннән аерып карарга ярамаганлыгы турында сүз алып бара. Шул нигездә романда кешенең күңел сафлыгы сугыш утында сыналуын күрсәтү үзәк урын ала. Сугыш башлангач, бала тудыру йортында ятканда, Сания үзенең күршесенә болай ди:
— Беләсеңме нәрсә, Фәния акыллым, синең кебек юләр чагымда минем башыма нинди хыял килә иде? Юләр хыял булган, шулай да кызык. Мин дә Камилне синнән ким яратмаганмындыр. Ул да мине. Ул гына җитмәгән, күрәсең, мәхәббәтебезнең нинди авырлыкка очраганда да какшамаслык нык нигезгә корылганлыгын сынап карыйсым килә иде. Шуны сынап карарга берәр җае чыкса, әйбәт булыр иде, дип хыяллана идем. Менә җае чыкты. Сезнең дә, безнең дә — барыбызның да мәхәббәтебез, бәхетебез утта сынала хәзер. Тик мин, андый юләр хыялга бирелгән чагымда, бу кадәр рәхимсез каты сынауны күз алдына китерми идем. Шулай да ышанам: бүген никадәр авыр булмасын, тагын никадәр генә авырлыклар күрергә туры килмәсен, ахыр чиктә барыбер безнең бәхетебез исән калыр.
Сания, Камил, Фәрдәнә, Рифгать һәм башкалар, тылда һәм сугыш кырында совет халкы алып барган авыр көрәштә зур батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләре күрсәтү белән бергә, иң кыен очракларда да үз мәхәббәтләренә турылыклы булып калалар, аңа тап төшермиләр. Чөнки алар бу дәһшәтле көннәрдә мәхәббәтнең мәгънәсен тагын да тирәнрәк аңлыйлар.
Геройларның күңел сафлыгын ачу билгеле бер максатка хезмәт итә. Бердән, саф күңеллелекне зур рухи көч итеп карап, әдип аерым геройларының (мәсәлән, прокурор Мөхсиновның) тормышта дөрес юлга басуларын барыннан да элек аларның әхлакый савыгуы белән бәйләп аңлата. Киресенчә, мораль бозыклык Мөхсиновның улы Шакирны мәгънәсез үлемгә китерә.
Икенчедән, әсәрдә геройларның рухи-әхлакый сыйфатлары белән беррәттән, гражданлык сыйфатлары да (мәсәлән, туган илгә бирелгәнлеге, патриотизмы, тарихи оптимизмы) сугыш утында сынала. Бу сынауны иң уңышлы үтүчеләрне автор коммунистларда күрә. Шунлыктан коммунистлар романда башкаларга үрнәк булып торалар. Менә ни өчен иң кыен вакытларда әсәрнең үзәк героинясы Сания шәһәр комитеты секретаре Башкирцевка мөрәҗәгать итә, аңарда үзенә рухи таяныч ала. Менә ни өчен немецлар Иделгә якынлашып килгән көннәрдә Бабайкин карт партиягә керергә карар бирә. Партиягә алганда:
— Ни өчен сез, менә хәзер килеп партиягә керергә уйладыгыз? Ни өчен моңарчы керми йөрдегез? — дигән сорауга ул болай дип җавап бирә:
- Ил өстенә бу сугыш бәласе килмәгән булса, бәлки бөтенләй дә заявление бирмәгән булыр идем. Ә мондый вакытта үземне уптым илайһи илгә тапшырасым килә, партиягә. Менә шул. Ә ничек соң башкача?
Бермә-бер көчле дошман белән көрәшүче сугышчыларны полк комиссары Павленко немец танкысына каршы коммунист йөрәген куярга чакыра һәм:
— Актык чиктә, гранаталар бәйләмеңне тоткан килеш, гранаталарың белән бергә үзең дә танк астына ташланып, җиңүче булып үлү өчен нык йөрәк кирәк — коммунист йөрәге...— ди.
Күпьеллык хезмәт җимеше булган «Саф күңел» романы, гомумән алганда, безнең 40—50 еллар прозабызда мөһим роль уйнаган бер стиль агымына карый. Сүз тормыштагы яңаның җиңүле рәвештә алга баруын һәм үрнәк геройларны калку итеп сурәтләү, аларны башлыча лирик-публицистик пафос белән гәүдәләндерү турында бара.
Илленче еллар ахырыннан, бөтен совет әдәбиятындагы кебек, татар прозасында да башланган гомум тенденция — тормышны һәм кешене бөтен барлыгында һәм катлаулылыгында күрсәтүгә омтылыш көчәю М. Әмирнең киләчәк иҗатына да мәгълүм эз салды. Аерым алганда, сугыш темасын яктыртуны дәвам итеп, ул хәзер бу гаять күпьяклы теманың моңа кадәр әдәбиятта чагылыш тапмаган яңарак яклары яки мәсьәләләре белән кызыксына башлый. Нәтиҗәдә аның сугыш заманы турында моңа кадәр язганнарыннан шактый аерылган яңа әсәре — «Җан көеге» повесте (1969) туа.
Каядыр 40—50 елларда «ямьсез факт» дип үз игътибарыннан читтә калдырган күренешкә әдипнең 60 елларда кабат кайтып мөрәҗәгать итүе һәм аны әдәби анализ объектына әверелдерүе М. Әмирнең идея-эстетик карашларында яңа сыйфатлар барлыкка килүе турында сөйли иде. Сүз моңа кадәр сугыш чынбарлыгының башлыча уңай күренешләре белән кызыксынган язучының хәзер андагы «ямьсез» фактларга да игътибар итә башлавы турында бара. Шулай ул бу чынбарлыкны төрле яклап карауга килә.
Әйтергә кирәк, мондый эзләнүләрендә М. Әмир ялгыз түгел. «Җан көеге»ндә күтәрелгән мәсьәлә тагын, мисал өчен, М. Кәримнең «Кара сулар» поэмасында һәм В. Распутинның «Яшә һәм хәтереңдә тот» повестенда да үзәк урын ала. Әсәрләрдә уртак мәсьәлә төрле яклап һәм төрле чаралар ярдәмендә яктыртыла, вгәр М. Кәрим үз героеның дезертирлыгын фәлсәфи планда гәүдәләндерергә алынса һәм моның өчен символик образларга мөрәҗәгать итсә, М. Әмир белән В. Распутин повестьларында дезертир кырыс реалистик планда һәм шундый ук реалистик чаралар ярдәмендә алга бастырыла.
«Җан көеге»ндә сюжет үзара бәйләнгән ике сызык буенча үстерелә. Бер яктан, автор игътибары башта үзен хаклы дип санаган дезертир Камәретдиннең тора-бара үз җинаятен һәм үзенең нинди түбән бәндә икәнен аңлавын ачуга юнәлдерелә. Икенче сюжет сызыгы исә персонажның иң якын кешеләре булган анасы Сабира белән хатыны Хәтирәнең аңа мөнәсәбәтләре үзгәрүен сурәтләүгә нигезләнә. Авторның болар хакында хикәяләү алымы да шактый үзәнчәлекле. Ул геройлар турында эзлекле рәвештә һәм бөртекләп сөйләргә алынмый, бәлки аерым үтемле детальләр һәм штрихлар белән эш итү ягын карый, һәм бу алымнан уңышлы файдалана. Мәсәлән, байтак вакытлар өй базында качып ятучы Камәретдингә үзенең мөнәсәбәтен Хәтирә болай белдерә. Беркөнне үзләрендә фатирда торучы Зәкия исемле кыз фронттагы егетенең фотосын ялгыш кулыннан төшереп җибәрә. Фото, ничектер яны белән ярыкка туры килеп, идән астына ук төшеп китә. Моңа кадәр базда ятучы Камәретдиннән килә торган сасы исне күсе исе дип кызларны куркыткан Хәтирә фотоны баздан үзе алып бирергә була. Базга төшеп, Камәретдин аның кулларыннан тотып алгач, Хәтирә үзен-үзе белештермичә чирканып кычкырып җибәрә:
— Паразит!.. Әрәмтамак! Каян ияләшкән безгә шундый хәшәрәт! Бөтен өйнең ямен җибәрә, шакшы!
Кызлар аны күсегә шулай кычкыра дип уйлыйлар. Ә Камәретдин Хәтирәнең «ире өйгә кайтканнан бирле эченә җыелып килгәннәрен әйтеп бирүен» аңлый һәм, бу сүзләрне ишеткәч, «башына сугылган песи кебек, җыерылып, кечерәеп» кала.
Камәретдингә иң ачы хөкемне әнисе Сабира карчык чыгара. Моның өчен әсәрдә шулай ук үтемле деталь табылган. Бервакыт Сабираларга урам аша гына йортта торучы Шәргыя карчык керә. Ул бердәнбер улының фронтта үлүе турында хат алуын, анда командирның аның кайгысын уртаклашуын, шундый батыр егет үстергәне өчен рәхмәт белдерүен әйтә. Күршесенең кайгысын уртаклашып һәм аны юатып Сабира болай ди:
— Сабыр бул. Улыңның әнә шулай ил рәхмәтен алырлык батыр булып үлүе ул кайгы гына түгел, аның юанычы да зур. Моңардан начаррак хәсрәтләр дә була бу дөньяда.
Ә Шәргыя карчык чыгып киткәч үзалдына әйтеп куя:
— Бәхетле ана!
Идән астында тыңлап яткан Камәретдиннең йөрәгенә пычак булып кадала бу сүзләр. Чөнки ул үзенең анасына сугышта үлеп калуга караганда да зуррак кайгы-хәсрәт китергәнен аңлый. Ил алдындагы бурычын үтәмәгәне өчен иң якын кешеләре тарафыннан кире кагылуы, каһәрләнүе Камәретдингә бик көчле тәэсир итә, аның тормыш фәлсәфәсен җимереп ташлый, соңгы өметләрен юкка чыгара.
Ахыр чиктә Камәретдин, шундый җаваплы заманда шәхси мәнфәгатьләрен халык һәм җәмәгать интересларыннан өстен куйганы өчен, әсәрдә социаль һәм әхлакый яктан фаш ителә, иң газаплы күңел җәзасына дучар була. Персонажның шул нигездә кешелек сыйфатларыннан мәхрүм булуы, ниндидер ярым хайван затка әверелүе аның тышкы кыяфәтендә дә ачык чагыла. Ахырдан үзен закон кулына тапшырырга теләп идән астыннан чыкканда ул «базда үскән бәрәңге кебек төссез ак чырайлы, мыегы белән тоташып, чәбәләнеп, укмашып беткән кара сакаллы, килбәтсез озын һәм пычрак чәчле, кабердән чыккан төсле арык» бәндә булып, «шомлы өрәк» булып алга баса.
Кылганнары өчен Камәретдингә иң авыр һәм иң газаплы җәза биреп, М. Әмир, икенче яктан, ил азатлыгы хакына үзеңне аямыйча көрәшүнең кеше өчен иң изге һәм иң бөек эш булуын зур көч белән чагылдыра.
Бу әсәрендә үз иҗаты өчен яңарак төр геройны үзәккә кую авторның хикәяләү стиленә дә эз сала. Анда фаш итү пафосы, авыр һәм киеренке кичерешләр, кырыс тоннар һәм буяулар өстенлек ала. Хикәяләү эзлекле төстә һәм динамизмы көчәя бару юнәлешендә үстерелә.
Гомумән, хикәяләү пафосы буенча «Җан көеге» М. Әмир иҗатында үзгә урын тота һәм башка әсәрләреннән шактый аерылып тора. Бу повестьтан соң язучы кабат үзенең 20 еллардан ук килгән һәм, гомумән, иҗатының характерлы сыйфатын тәшкил итә торган хикәяләү рәвешенә әйләнеп кайта. Ул юмор. «Саф күңел» һәм «Җан көеге» кебек җитди һәм хәтта кырыс рухлы әсәрләрдән соң язучы үзенең электәге стихиясенә килеп эләгә, биредә үзен судагы балык кебек хис итә дияргә мөмкин. Сүз аның «Балыкчы ялганнары» повесте (1971) турында бара. һәвәскәр балыкчылар тормышы шаян сүзгә, көлке хәлләргә һәм юморлы типларга бай ул. Бу дөньяның шундый якларын М. Әмир нечкә сиземләү белән тотып ала һәм табигый хәлендә күрсәтеп бирә. Автор һич тә эзлекле һәм дәвамлы хикәяләүгә омтылмый. Повесть аерым парчалардан, эскизлардан тора. Анда оста тотып алынган детальләргә, күзәтүләргә һәм штрихларга өстенлек бирелә.
Гомумән, әсәр штрихлы хикәяләүгә корылган дияргә була. Шул юл белән автор үз геройларының характерын һәм психологиясен Шактый конкрет һәм сиземләрлек итеп күз алдына бастыруга ирешә.
Мәсәлән, балыкчы Азат «җил дип тормый, давыл дип тормый. Яңгыр да юк аның өчен, салкын да... Төн дә юк, көн дә, яз да юк, көз дә». Шушы кыска гына характеристикадан без бу «балык җене кагылган» геройны ачык күз алдына китерәбез.
Шулай да балыкчы геройларының шактый үзенчәлекле тормыш-көнкүреше, шөгыле, уй-хисләре турында әле йомшак юмор, әле лиризм белән сөйлә\ автор өчен үзмаксат түгел. Бер үк вакытта ул хәзерге чынбарлыкның башка төр күренешләре һәм мәсьәләләре белән дә кызыксына. Аның игътибарын аеруча хәзерге кешеләрнең рухи дөньясы һәм әхлакый йөзе җәлеп итә. Әсәрдә бигрәк тә табигать һәм аңа мөнәсәбәт мәсьәләсенә дикъкать бирелә. Автор һәм аның геройлары Иделне бугач су астында калган «иксез-чиксез тугай-болынпар, үзләренә күрә зур-зур тарихлары булган кечкенә-кечкенә авыллар, калын-калын урманнар» турында, табигать байлыкларыннан акыллы файдалана белмәвебез, «шакшы суларын Иделгә чыгарып, балыкларны агулаучы предприятиеләрнең ваемсыз җитәкчеләре» һ. б. хакында уйланалар.
Гомумән алганда, М. Әмирнең бу повесте табигать белән кешенең үзара мөнәсәбәтләрен заманыбызның мөһим мәсьәләләреннән берсе итеп үзәккә куйган әсәрләр рәтенә керә. Аларда табигатькә мөнәсәбәт хәзерге кешенең мораль-политик йөзен, тормыштагы позициясен билгели торган әһәмиятле фактор итеп карала.
Юмор ярдәмендә тормышның шактый ук җитди мәсьәләләре турында сөйләү алымына М. Әмир сугыштан соңгы иҗатында кабат хикәя жанрында актив мөрәҗәгать итә. 20—30 еллардагы кебек, ул бу жанрда безнең көндәлек тормыштагы аерым әхлаксыз күренешләрне уенын-чынын бергә кушып тасвирлавын дәвам итә. Мисал өчен «Егет шә-ә-әп», «Ашмасов», «Белдекле кеше», «Вакыты белән булыр», «Аңлашылды>, «Склероз» һ. б. хикәяләрендә, күп кенә фельетоннарында тормышка җавапсыз һәм битараф карау яки эгоизм күренешләре әле юмор белән, әле сатирага күчеп фашлана. Бу хикәяләрдә тагын авторның деталь белән эш итү осталыгы күзгә ташлана. Ул бер-ике генә деталь яки штрих ярдәмендә герой характерын, яшәү рәвешен ачып бирә ала.
Тормышта җавапсызлык һәм битарафлык күренешләре М. Әмирнең «Мыжык карт язмалары» дигән әсәрендә (1976) шактый үзенчәлекле һәм үтемле итеп чагылдырыла. Кечкенә парчалар җыелмасын хәтерләткән бу язмаларда туган-тумачасы: «Мыжыма!»— дип кенә дәшә торган тынгысыз күңелле пенсионер картның шактый ук күңелсез күренешләр һәм фактлар турында уйланулары чагыла. Әйе, ул андый хәлләргә миңа кагылмый дип битараф карый алмый, һәр нәрсәне күңеленә якын кабул итә. Мәсәлән, иске киемнәрне кая кую, трамвай тукталышларында картлар яки балалы хатыннар өчен утыргычлар булмау, хәзерге яшьләрнең аш һәм әйбер кадерен бел- ' мәүләре, чит ил товарлары белән мавыгу, ә үзебезнекеләрнең сыйфаты түбән булу аркасында сатылмый ятулары, хәзерге семьяда бала тәрбияләү мәсьәләләре һ. б. борчый, уйландыра аны. Гәрчә якыннары аның болар хакында бертуктаусыз сөйләнеп, зарланып йөрүенә «картлык мыжыгуы» дип бөтенләй кул селтәсәләр яки тизрәк аңардан котылу ягын карасалар, чынлыкта исә ул безнең алга тормыштагы һәрнәрсә өчен үзен шәхси җаваплы сизүче гражданин рухлы зат булып, үзенә бер ил агасы булып баса.
Бүгенге чынбарлыкның җанлы күренешләрен һәм актуаль мәсьәләләрен яктыртканнан соң 70 елларда М. Әмир үзенең балалык һәм яшьлек елларына әйләнеп кайта. Монда язучының «Без бәләкәй чакларда» (1978) һәм «Үсә төшкәч» (1979) дигән кисәкләрдән торган автобиографик повесте күз уңында тотыла. М. Әмир үзе «безнен, ; буын белгән авыл тормышы, аның үзенә хас гадәт-йолалары, кием-салым, йорт җиһазлары, эш кораллары якын киләчәктә ерак тарихка әйләнеп калу ихтималын күздә тотып, этнографик детальләргә күп игътибар бирүен, хикәяләүдә «ачыктан-ачык публицистика алымына мөрәҗәгать» итүен искәртә. Болардан тыш хикәяләүгә авторның үз балачагы турында хәзерге тәҗрибәсеннән чыгып һәм бүгенге көн югарылыгыннан торып сөйләве дә мәгълүм эз сала. Шул нигездә әсәрдә ике төрле максат тормышка ашырыла. Бер яктан, автор балачакта күргән һәм кичергәннәрен балаларча самимң итеп, табигый рәвештә күрсәтүгә ирешә. Икенче яктан, әдип әсәрдә сөйләнгәннәргә үзенең бүгенге тәҗрибәсеннән һәм карашларыннан чыгып бәя бирә. Бу хәл аңа дәверләр һәм буыннар бәйләнешен ачарга, үткән тәҗрибәсен объектив бәяләргә булыша.
М. Әмирнең әдәбияттагы күпкырлы эшчәнлегенең тагын бер кызыклы тармагын, әлбәттә, әдәби тәнкыйть тәшкил итә. Әдәби иҗатындагы беренче адымнарыннан ук иҗтимагый актив һәм тормышка җаваплы караш тарафлары булган геройны үзгә бер симпатия һәм пафос белән сурәтләп килгән язучы тәнкыйть мәкаләләрендә дә шушы идеяләрне алга сөрә. Ул күбрәк язучының тормыш белән бәйләнеше, заман алга куйган мәсьәләләргә никадәр якын торуы, социаль актив геройның әдәбиятта ничек гәүдәләнүе һ. б. хакында уйлана.
Әдәбиятның гомуми мәсьәләләреннән тыш, М. Әмир матбугат битләрендә үзенең әдәби остазлары һәм каләмдәш дуслары иҗатлары турында да әледән-әле чыгышлар ясый. Аларда ул рус язучыларыннан Л. Толстой, А. Чехов, И. Тургенев һәм М. Горький, татар әдипләреннән Г. Тукай, Г. Ибраһимов, һ. Такташ, М. Җәлил, Ә. Фәйзи, Ф. Кәрим, Г. Бәширов, И. Гази һ. б. хакында үзенең фикерләре һәм истәлекләре белән уртаклаша. Татар әдипләренә багышланган чыгышларда, кызыклы истәлекләр һәм фактлар белән бергә, аларның иҗат үзенчәлекләренә караган мәгънәле күзәтүләр дә очрый. «Гомәр Бәширов» дигән мәкаләсендә, мәсәлән, ул язучының стиле турында мондый фикер әйтә: «Аның иҗатында тарихи һәм географик конкретлыкка нигезләнгән чынбарлыкны тыныч һәм төгәл сурәтләү юлы белән барган реалистик стиль еш кына революцион романтика белән тоташып китә». Күренә ки, биредә Г. Бәшировның стиле, хикәяләү алымнары шактый оста һәм дөрес тотып алынган.
Мондый стиль сыйфатлар байтак дәрәҗәдә М. Әмирнең үзенә дә хас. Тормыштагы яңаның җиңүле рәвештә алга баруын һәм бу процессның үзәгендә торган геройларны калку итеп гәүдәләндерү өчен ул да реалистик һәм романтик тасвир чараларын үзара тыгыз бәйләргә тырыша. Шундый сыйфатларга ия булган бу иҗат туган әдәбиятыбызның революциядән соңгы үсеш юлында үзенә күркәм урын яулады. Флүн Мусин.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013