Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Күкрәгеңдә көең исән булсын
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Харрас Әюп

Күкрәгеңдә көең исән булсын


Беребезгә дә сер түгел: татарны татар итә торган, ягъни аның телен, моңын, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен бозмыйча диярлек саклый торган төбәкләр бик аз калып бара. Әмма, шөкер, урыны-уры-ны белән булса да, алар бар әле. Гүзәл табигать кочагына һәм ямьле Ык буена сыенып урнашкан Мөслим районының соңгылар исәбендә булуы, минемчә, бәхәссез. Моңа ышану өчен бу төбәктән Зөлфәт, Фәрит Гыйльми, Факил Сафин, Наис Гамбәр, Шәмсия Җиһангирова кебек танылган әдипләрнең чыгуын, Фоат Садриевның шунда яшәп иҗат итүен телгә алу да җитә торгандыр. Әлеге мәкаләдә сүз барачак якташым шагыйрь Харрас Әюп тә шушы якның бәрәкәтле туфрагыннан үсеп чыккан талант иясе.

Белүебезчә, Юлиан Семенов сценарие буенча эшләнгән «Язның унҗиде мизгеле» дигән кинофильмда «Ватан кайдан башлана?» дигән тирән мәгънәле җыр бар. Харрас өчен олы дөньяга чыгу, Ватанын танып белү туган авылы Түрештән һәм әлеге басу капкасыннан башланган.
Без түш белән шуып чыгып киттек 
Балачактан... капка аслатып.
Әмма Казан университетында студент булган елларында да, төрле газета редакцияләрендә журналист булып эшләгән дәверләрендә дә Харрасның «малай чагы һәрчак хәтеренең ал офыгында» була, «бер тотам да калмый артыннан йөгерә». Шигырьләрендә гомеренең шул чорына кабат-кабат кайтырга яратуының, әлбәттә, хикмәте бар. Гамьсез һәм кайгысыз түгел, ә сугыштан соңгы авыр дәвергә туры килгән һәм «чүпрәк букчалы», «ач-ялангач һәм ачы кукылы» була аның балачагы. Сугыштан яраланып кайткан әтисе дөнья куйганнан соң, аңа бик иртә балалык чоры белән хушлашырга, дөнья нужасын тол калган әнисе белән чын ирләр кебек күтәрешергә туры килә.

Шагыйрьнең «Игенче турында баллада»сы шушындый ачы язмышына шактый дәрәҗәдә тап килеп тора. Аерым алганда, әлеге әсәрдә басуда көлтә бәйләүче хатын-кызларга хат ташучының көтмәгәндә сугыш башлану турында хәбәр китерүе һәм «ил өстенә төшкән кайгыны күтәрә алмыйча, бишек асылган куш имәннең шартлап сынуы», бишек бавының да өзелеп чыгуы тасвирлана, һәм менә шул мәлдә янә таң калырлык могҗиза була: егылган сабый торып баса да, ир-егеткә әверелеп, яшь иңнәре белән ил кайгысын күтәрешә һәм кулына урак ала.

Туган як табигате сабый яшендә үк балигъ булган Харраска бөтен барлыгы белән теләктәшлек итә: «җил яшьләрен сөртә», «җәйләр елаган җанын җылыта», «урман киемен салып бирә», «тугайлар җиләкле паласын җәя», «күкеләр сөю-сагыну телләренә өйрәтә». Х.Әюпнең шагыйрь булгач та табигать баласы булып калуына һәм кешене табигать белән, табигатьне исә кеше белән «үлчәп» язуына гаҗәпләнергә кирәкми. Үзенең кылган һәм кылачак эшләрен дә ул табигать бизмәне белән үлчи:
Хыянәткә барсам, тау ишелер, 
Нәкъ урталай ярылыр бу болын, 
Имәннәрне давыл йолкып ташлар, 
Барысы бергә дәшәр: — И-и-их улым!
Кеше белән табигать берлегенең иң көчле гәүдәләнгән формасы, әлбәттә, ике арадагы кардәшлекнең һәм гармониянең сурәтләү объекты булып әверелүендә. Харрасның бик күп шигырьләрендә гармония мотивы кызыл җеп булып үзәктән бара. һәм шагыйрь образы безнең алга табигатьнең, туган як туфрагының телен һәм ирләрен белүче тылсым иясе булып килеп баса. Әдипнең үз сүзләрен катнаштырып әйткәндә, ул «кояш нурларында пәрәвез тирбәлүен ишетә», «гөлләрдәге күбәләкне укый», «җилләр җырын тыңлый», «камыш белән серләшә», «сандугач кайгысыннан җылый».

Ләкин әлеге шигырьләрдән бөтенләй көтелмәгән саллы нәтиҗә дә чыга: табигатьнең серен кешенең үзеннән эзләргә кирәк! Әйе, дөньяда иң зур сер булган, табигатьнең серләрен дә үзенә җыйган Кеше галиҗәнапларыннан эзләргә. Грек философы Сократ «иң кыены — үз-үзеңне танып белү» дип юкка гына әйтмәгән. Минемчә, кешенең, шул исәптән үзенең табигатен аңлау һәм ачу өчен Х.Әюпнең нәкъ менә табигать белән кеше мөнәсәбәтенә игътибар итүе һәм маңгай күзе белән генә түгел, ә күңел күзе белән дә ике арада ассоциатив уртаклыклар күрүе бик урынлы. Мәсәлән, ул шигъри моңының беренче башлап үз авыллары очындагы «Куш чишмә төпләреннән агып чыгуы» һәм «җирдә яшәсә дә, күкрәгендә барыбер кош булуы» турында яза, йә бул-маса халкы «бәгыренә еллар тигәндә, агач булып агачларның да ыңгырашып авуын» тасвирлап, «адәм башларыннан йөргән кайгы Йөрер икән агач башлап та!» дигән көтелмәгән нәтиҗә чыгара. Янә шунысы характерлы: күп кенә әсәрләрендә Х.Әюп, тагын да югарырак күтәрелеп, әйләнә-тирәлеген «заманнарның биек ярыннан торып» та тасвирлый һәм табигатькә бәйләнешле зур масштаблы образлар тудыра. Мин, мәсәлән, каурый болытны—каләмгә, зәңгәр күкне дәфтәргә тиңләгән башка шагыйрьне белмим.
Каурый болыт! Буйсын кулларыма, 
Язганымны сеңдер, зәңгәр күк! — 
Бу дөньяда җирнең шагыйрьләре 
Әйтәлмичә киткән сүзләр күп.
Соңгы ике юлдан аңлашылганча, шагыйрь үзе, җөрьәт итеп, башкалар әйтә алмый киткән сүзләрне әйтергә алына. «Йөрәк атым» дигән поэмасы — шуның менә дигән бер мисалы. Белүебезчә, шагыйрьләр табигатьнең аерылгысыз өлеше булган ат турында заманында күп яздылар. Андый әсәрләрнең иң саллыларын мин Зөлфәт иҗатында очраттым. Әмма Харрас бу еш кабатланган темага үзенчә якын килә һәм аны үзенчә чишә. Башта ул гомерендә бер казык та какмаган ялкау батракларга, «ат күрмәгән адәм актыкларына» хакимият тезгене тоттыры-луы һәм атлы крестьяннарның «кулак» дип гаепләнеп юк ителүләре яки Себергә озатылулары турында ачынып яза. Моның нәтиҗәсе бик-бик фаҗигале һәм хәтәр булып чыга: «Исемебез генә ир-ат безнең, күптән инде атсыз калганга» ди шагыйрь, уфтанып. Ник дигәндә, атны акрынлап «Волга» машиналары, кәнәфи, хәмер һәм акча чире алмаштырган. Җигү атыңнан яздыргач, «революцион» идарәчеләр һәм куштаннар хәтта «суырып алыр өчен йөрәктәге соңгы атыңа» үрелгәннәр, денеңнән һәм иманыңнан яздырырга тырышканнар. Әмма имансыз һәм хыялсыз яшәп буламыни?! Ары таба шагыйрь «Ир йөрәгендә йөгәнле ат ятар» дигән мәкальдән этәрелеп китеп, «ир-ат йөрәге атсыз торалмас» дип ярып сала һәм «тышаулан-маган, камыт кидерелмәгән Мәхәббәт атлары кирәк», «атыгызны алып кайтыгыз!» дигән кинаяле чакыру ташлый. Шул рәвешле шагыйрь җанлы табигать образларыннан зур социаль гомумиләштерүгә барып чыга.

Х.Әюп иҗатының тагын бер үзенчәлеге шунда: ул табигатьне гаҗәеп дәрәҗәдә авыл темасы белән бергә үреп сурәтли. Чөнки ул мөкиббән китеп туган авылына, туып-үскән җиренә гашыйк кеше. Дөрес, заманында әлеге авыл әнисе ягыннан указлы мулла булган бабасының (дәү әтисенең) нахакка кимсетелүенә, «кулак» дип үз өеннән куып чыгарылуына шаһит булган. Шулай ук өйләренең янгыннан исән калган имән капка баганалары да Харрас әнисенең (һәм, әлбәттә, булачак шагыйрьнең) «кулак нәселе» дип кыерсытылуларын күреп торганнар («Капка баганасы турында баллада»). Әмма соңыннан барысы да үз урынына утырган. Укымышлы бабасы һәм соңыннан, төпләнеп, әти-әнисе яшәгән нигез Харрас өчен иң изге урын булып калган. «Ата йорты — бала өчен кыйбла», «кыйбламны мин,:— туган туфрагымны бүтән кыйблаларга алмашмам» — менә шагыйрьнең горурланып белдергән хикмәтле фикер йомарламы, һәм бу аңлашыла да. Авыл Харрас кебек малайларны кирпеч сукканда калыплаган, печән чапканда чарлаган, ат өйрәткәндә тезгенләгән, кичке уеннар вакытында җырга-биюгә, күңел ачарга өйрәткән. Күктәге Ай да шагыйрьнең «яшьлек сердәше», «Кояш исә — һич тә гаҗәп түгел — аның «авылдашы». Түбәндәге нечкә юмор белән өретелгән юллар шул авылдашы турында.
Озын көннәр буе Кояш — бездән, 
Без Кояштан тотам калмадык, 
Озаграк чыкмый торса әгәр, 
Майлы ботка биреп алдадык.
Әмма Харрас өчен авыл образы белән үрелгән иң җылы һәм иң якты Кояш, әлбәттә, Ана образы. Гел яхшылыкка, намуслы һәм шәфкатьле булырга өндәгән һәм дә өйрәткән газиз аналар — безнең барыбыз өчен дә иң изге җан. Менә шул бөек затны шагыйрь тере һәйкәл итеп пьедесталга менгерә һәм күңелендәге иң җылы хисләргә төреп, аңа Дан һәм Мәдхия җырлый. Үзенең бер рецензиясендә Фоат Садриев бик дөрес билгеләгәнчә, кешелек вөҗданын гәүдәләндерүче Ана образы Х.Әюп иҗатында туган йорт, Ватан, халык, милләт төшенчәләре белән кушылып китә һәм зур символик мәгънәләр ала. һәм, гомумән, Ана образы шагыйрьгә иң җете, иң тәэсирле чагыштырулар һәм гомумиләштерелгән хикмәтле-эмоциональ гыйбарәләр тудырырга мөмкинлек бирә. Конкрет мисаллар китерик:
Ахрысы, син, туган авылым!

яки:

Әнкәй урынына кала 
Икән лә туган илләр.
Болар гына да аз әле. Ары таба Ана кеше хәтта бөтен «кешелек өчен кирәкле һәм бөтен дөньяны тотып торучы» киң сыйдырышлы символ дәрәҗәсенә күтәрелә:
Төшендем мин: безгә генә түгел, 
Бар дөньяга Ана икәнеңә.
Бу, мөгаен, бала кешенең үз анасына бирә ала торган иң зур бәяседер. Кешелек дөньясының гасырлар дәвамында туплана килгән рухи кыйммәтләрен, тел һәм моң байлыгын, милли йола һәм милли гореф-гадәтләрне түкми-чәчми балаларына тапшырып һәм сеңдереп, Кеше итүче зат — безнең газиз Аналарыбыз бит! Моны Харрас бөтен барлыгы белән аңлый:
Туган җирләремнән җыеп, 
Әнкәм биргән сулыштыр бу, 
Изге дога, очар канат, 
Кирәк чакта кылычтыр бу.
Шигърияткә сизгер күңелле укучылар аңлый торгандыр: әлеге строфадагы соңгы юллар шагыйрь иҗатының башка юнәлешенә дә юл ачып җибәрә. Табигате ягыннан Харрас никадәр генә тыйнак, әдәпле һәм эчкерсез булмасын, ул һич тә күргән-белгәннәре белән даими ризалашып, «ярхәмбикә» дип, кул кушырып торучылардан түгел. Кирәк чакта ул, үзе әйтмешли, очар канатын яки каләмен кылычка әйләндерә дә белә. «Авыл җаны» дигән поэмасы моның классик мисалы була ала. Автор анда үзе яраткан туган як темасына авыл җирендә барган соңгы үзгәрешләр яссылыгында якын килә, интонациясе дә, шуңа ярашып, берчә җитди борчылу һәм берчә кискен гаепләү рухында яңгырый. Шагыйрьнең болай борчылу һәм усаллану сәбәбе ачык: әле кайчан гына татарлык кайнап торган авылларга да, баксаң, таралу, акрынлап карт-коры төбәге булып калу куркынычы яный икән. Барысы да булмаса да, инде күп авыллар таланган, «кунак-төшем, килем-китем беткән», бала-чагалар-ның шатлыклы чыр-чуы тынган, хәтта «яшьләр белән гармун китеп барган». Ә инде кайчандыр ата-бабалары ут күршеләр булып яшәгән аерым гаиләләр, шәһәр җирендәге кебек, бер-берсен белешми башлаганнар. Алай гынамы әле!
Элек болыннарга сыймаган җан 
Кысан ихатадан артмый хәзер;
Күршесендә энә артык икән — 
Көнләшүдән көеп, шартлый хәзер.
Мондый аяныч хәлнең тамыр .җәюе, байтак татар җанлы авылларның да мөшкел хәлгә төшеп баруы, бушап калуы өчен Х.Әюп, кайберәүләр кебек, һич тә заманны гына гаепләми. Киресенчә, моның өчен ул бәхет эзләп читкә китүчеләрне, тәне-җисеме белән шәһәрдә торса да, җаны белән туган авылында яшәүчеләрне ныграк гаепли. Соңгылар исәбенә ул, «шәһәрләшә алмаган» авыл баласы буларак, үзен дә кертә.
Ялгыз гына киткән идек тә бит 
Туган өйдән чыгып киткән көздә. 
Авылыбызны килер буыннардан 
Бөтенләйгә мәхрүм иткәнбез лә. 
Үзебезнең гаепләрне ялгыш 
Бүтәннәргә япсартмагыз тагын. 
Синнән-миннән башка кемнәр булсын — 
Алучысы бездер авыл җанын!..
Шигырь теориясе буенча лекция укыганда, мин студентларга Лев Толстойның «Сәнгатьнең төп бурычы — кешенең һәм халыкның җаны-рухы турында дөреслекне әйтү» дигән сүзләрен китерергә яратам. Харрас шигырьләрендә, шул исәптән хәтта табигатьне, авылны бөтен матурлыгы һәм кырыслыгы белән тасвирлаган әсәрләрендә дә мин Кеше Җанының үзәккә куелганын күрәм. Чөнки алар шагыйрьнең матурлыкка да, иләмсезлеккә дә үтә сизгер күңеле, «сандугач кайгысы өчен дә җылый торган», әмма «дөнья давылларына салып тирбәтүләр»гә дә бирешмәгән куш йөрәге аша үткәннәр. Ә инде «Көзге», «Көй эзләү» кебек күләмле әсәрләрендә-поэмаларында шагыйрь, кеше рухының чын инженеры буларак, җанның тагын да тирәнрәк катламнарына үтеп керергә омтыла. Моның өчен ул баштагы әсәрендә көзгедән файдалана һәм гади көзге түгел, ә күңел һәм хәтер көзгесе генә кемнең кем булуын, җаныбызның сафмы яки шакшымы булуын дөрес итеп күрсәтә ала дигән кинаяле фикер үткәрә. «Көй эзләү» дигән поэма, миңа калса, Харрасның Моң мотивына корылган шигырьләренең үзенчәлекле дәвамы һәм үстерелеше булып тора. Шагыйрь иҗатында моң образы гаҗәеп күпкырлы: ул орчык җыры һәм чулпы чыңлавы да, тургай тавышы һәм каеннар шаулавы да, сагыну сагышы һәм гомер агышы да. һәм, ахыр килеп, ул ата-баба-лардан килгән атаклы «Иске кара урман» җыры да.

«Көй эзләү» поэмасына килсәк, анда Көй, күп мәгънәле булудан бигрәк, «буыннардан буыннарга күчеп йөргән» бердәнбер көй рәвешендә аңлашыла. Ләкин ул да, моң шикелле үк, кешене гомере буена озата барырга тиешле рухи юлдаш кебек кабул ителә. Алай гына да түгел, ул байлыгы өләшенгән-таланган илгә, «башы иелгән» һәм кыйбласыннан язды-рылган халыкка көйсез дөньясын көйгә салу өчен кирәк. Шагыйрьнең фикер сөреше менә шундый нәтиҗәгә илтеп чыгара. Әмма, ни кызганыч, ул көйне без югалтканбыз, ят көйләргә алмаштырганбыз. Хәтта «Туган тел» көе дә «газиз көй бит — нигә өзелә?» дип ачыргалана шагыйрь һәм ничә еллар буена үзенең җан газабы кичереп, «кайчак шыбыр тиргә төшеп», шул югалган көйне эзләве турында белдерә. Әлеге миссиясе белән поэма авторы безнең алдыбызга бүтәннәрдән бер башка югарырак торучы һәм алар язмышы өчен янучы-борчылучы романтик рухлы лирик герой булып килеп баса. Кемгә ничектер, романтик шагыйрь җан атып эзли торган Көйне мин үзем татарның хәзерге көнгә кадәр булмаган яки табылмаган Милли идеясенә тиңләп күз алдына китерәм. Сәяси юлыбызны һәм үсеш офыкларын билгели торган милли идеябезне эшләргә кирәклеге бүген аеруча кискен булып көн тәртибендә тора. Харрас, минемчә, кинаяле шигъри тел белән нәкъ шуны әйтергә тели дә:
Күкрәгендә көең исән булсын,
 Халыклар да бетә, көй үлсә. 
Эзлик әле, гармун, 
Уйныйк әле — 
Яшәү юктыр ул көй өзелсә!..
Шагыйрьнең дөньяга карашы, уй-кичерешләре эпик планда һәм киң экранлы масштабта ачыла торган «Су хәтере», «Базарлар», «Биш вакыт намаз» дигән поэмалары да бар. Миңа калса, Тарих, Вакыт, Милләт, Яшәеш турында уйланулар рәвешендә иҗат ителгән бу әсәрләр үзара тоташкан бер чылбыр, киң колачлы бер цикл тәшкил итәләр. Беренче поэма маңкортлар онытса да Казансу онытмаган канлы бәрелешләрне искә төшерүдән башланып китә. Ата-бабаларыбызның бүрәнәләргә бәйләп агы-зылуын да, «адәм әүлиясе Кол Шәриф һәм сатлыкҗан Шаһгалиләрне» дә су һаман хәтерли икән. Ары таба әлеге фаҗигагә яңалары өстәлгән: байлыгыбызны талау белән генә чикләнмичә, явыз тиран мәчетләребезне яндырган, бабаларыбызның кабер ташлары өстенә чиркәү салган, канлы куллары белән Иманыбызга үрелгән. Ахыр килеп, соңрак чор палачлары халкыбызның асыл уллары булган Туфаннарны, Кәримнәрне нахакка җәзалаган. Шагыйрь безне корбанлы тарихыбызны онытмаска, уяу булырга чакыра һәм әсәрен мондый юллар белән тәмамлый:
Сулар да бер кайтачак.
Су хәтере — безнең хәтер! —
Туфан булып калкачак...
«Базарлар» дигән икенче поэма, дәүләтчелек идеясен дәвам итеп, укучыны беренче мәмләкәтебез булган Болгарның Ага базарына илтеп чыгара, һәм затлы күн-мехлары, арзанлы асыл товарлары, янә дә төрле илләрдән җыелган сәүдәгәрләре белән дан тоткан әлеге базарны автор үзе бәрәңгегә чират торган «колхоз базары» белән чагыштыра. Аннары бер-бер артлы төрле заманнарның һәм төбәкләрнең базарларына сәфәр кылына. Арада «коллар базары» да бар. Монысы империячел дәүләт составында татар халкының да кол хәленә төшерелүе белән тәңгәл килеп тора. Ә инде «дөнья база-ры»нда сатыла торган үз нефтебезгә үзебезнең хуҗа була алмавыбыз исә бу фаҗигане тагын да көчәйтә генә. Шагыйрьнең ачынып һәм уфтанып әйткән түбәндәге юлларында нәкъ менә шундый мыскыллы-колониаль хәлебез ярылып ята:
Их, итексез калыр идекмени — 
Ага базарлардан 
Аерылмаган булсак без әгәр?!
Ахыр килеп, «Биш вакыт намаз» поэмасы турында берничә сүз. Белүебезчә, намаз укылып беткәннән соң, мөэмин-мөселман кеше җае килгән саен дога укый, үз телендә моң-зарларын һәм теләк-ихтыяҗларын белдереп, Алладан ярлыкау яки ярдәм-шәфкать сорый. Әлеге әсәр дә шагыйрьнең Аллага юнәлдерелгән, әмма шул ук вакытта Шәхес һәм Милләт язмышы турындагы уйлануларын да эченә алган «догасы» — лирик монологы. Анда төп сүз тоталитар режим чорында атеистик тәрбия алган һәм Алла урынына совет кумирларына яки юлбашчыларына табынган дәһри турында бара. Әмма бу кеше (аның урынына лирик герой төсендә шагыйрь үзе сөйли) яңадан халыкка кайта башлаган дин тәэсирендә, тәүбә итеп, Аллага сыгына башлый һәм иманын үзенең чын мәгънәсендә халыкчан булган иҗаты белән дә бәйли:
Безнең өчен иман шулдыр: бу дөньяның 
Карасына мана-мана җаның агарт.
Мин бу киңәйтелгән дога-монолог рәвешендәге әсәр белән атаклы грузин кинорежиссеры Тенгиз Абуладзеның «Покаяние» («Тәүбә итү») дигән фильмы арасында зур уртаклык күрәм. Ул кинофильмда да совет тәрбиясе алган кешеләр, Сталинга табынудан ваз кичеп һәм тәүбәгә килеп, дин храмына юнәләләр. Минемчә, Х.Әюп поэмасының бөтен кыйммәте дә әнә шунда, ягъни хәзерге заманда барган гаҗәеп гыйбрәтле һәм әһәмиятле үзгәрешләрне чын сәнгать ядкарьләре югарылыгында гомумиләштерүендә.

Сүземне шагыйрьнең исеме дә җисеменә туры килеп торуына игътибар юнәлдерү белән тәмамлыйсым килә. «Харрас» дигән гарәп сүзенең безнеңчә мәгънәсе — саклаучы, яклаучы. Ялкынлы иҗаты белән Табигатебезне һәм Милләтебезне яклау белән шөгыльләнүче Мөслим егетенә бу исемне Ходай үзе иңдергәндер кебек.

Марсель Бакиров.
7 май, 2005 ел.

"Мәйдан" № 8, 2006.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013