Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Табигать телен белә
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Табигать телен белә

Харрас Әюп
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз шагыйрь Харрас Әюпне Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим иттеләр. Гадәттә, мондый вакытта иҗат кешеләренең башкарган эшләренә йомгак ясыйлар, ниндидер нәтиҗәләр чыгаралар. Мин шагыйрь дә, тәнкыйтьче дә түгел, шунлыктан ул четерекле эшне поэзия өлкәсендә тирәнрәк йөзүчеләргә калдырам. Әмма, Харрасны күп еллар буе белгән, аның белән аралашкан кеше буларак, шундый әһәмиятле көннәрдә аның турында нидер әйтергә күңел кыткылдап тора.

Алтмышынчы елларда Харрас Әюп шигырьләре безнең район газетасында да, республика матбугатында да күренә башлады. Шигырьләре гади, самими, авылчан иде. Үзебезнең Түреш егете булгач, аның иҗади адымнарын бик җентекләп күзәттек, уңышларына куандык. Харрас белән ныклап танышу ул Казан дәүләт университетын тәмамлап, Мөслим район газетасына эшкә кайткач булды. Без аны, беренче чиратта, үтә дә тыйнаклыгы, гадилеге, төгәллеге, эш сөючәнлеге аркасында бик тиз яратып өлгердек. Ул беркайчан кабаланмас, атылып бәрелмәс, төпле итеп язылган мәкаләләрен соңартмыича редактор өстәленә китереп салыр. Без аның, нинди дә булса эшкә алынганчы яисә сүз әйткәнче, тәҗрибәле авыл агайлары кебек, җиде кат үлчәгәч кенә фикерен белдерүен , күрдек. Әйтсә — үти, әйтмәсә — юк.

Бераздан Харрас Казанга күчеп китте, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшләде, поэзия өлкәсендә югары үрләргә күтәрелде, китап чыгара башлады. Без — аның дуслары, авылдашлары, танышлары — аларның кечкенә фатирын кунакханәгә әйләндереп бетердек. Харрас, Татарстан китап нәшриятына эшкә күчкәч тә, нәшриятның баш редакторы дәрәҗәсенә күтәрелгәч тә, безнең район газетасының әдәби хезмәткәре чагындагыдай тыйнак, гади һәм игелекле булып калды. Мин, Казанга көнен барып, көнен кайтсам да, аның янына кереп чыгарга тырышам. Сабыр моң сирпелүче зәңгәр күзләренә карауга ук, барлык кайгыларым онытыла, тынычланып калам. Моңа, бәлкем, безнең язмышлар охшашлыгы да сәбәпчедер. Шул ук әти-әнисезлек, шул ук ачлык-ялангачлык, шул ук тормыш арбасына бик яшьли җигелү... Мин аның бик күп шигырьләрен, шул исәптән «Игенче турында баллада»сын, күз яшьләремне йота-йота укыйм:
Арыш кырын кояш кочаклаган, 
Хатын-кызлар көлтә бәйлиләр. 
Яшел итәгендә куш имәннең
Татлы төшләр күрә бәбиләр...
Иртә яздан салкын көзгәчә дылык-дылык кабык арбада йөргән, камыл төпләрендә тәгәрәшеп яткан балалар — без бит ул, без! Кайнар туфрак исләре, куырган бодай тәмнәре, әтиләрнең «үлде» хәбәрләре, әнкәйләрнең бәрәңге бакчасында җыйнаулашып сабан сөрүләре, олтырак салынган тишек чабаталар, алабута ипиләре, кәлҗемәләр, камыш тамырлары, кычыткан ашлары, мичләргә салам, камыш ягулар... Харрас шигырьләре шуларның һәммәсен дә хәтерләтә, үткәннәргә кайтарып гыйбрәтләр алдыра.

Х.Әюп — табигать, авыл җырчысы. Күренекле немец киноактрисасы Марлен Дитрихтан интервью алганда, бер журналист мондый сорау бирә: «Сез үз фильмнарыгызда ни өчен бары тик мәхәббәт турында гына җырлыйсыз?» «Бары тик?! —дип гаҗәпләнә М.Дитрих. — Мәхәббәт ул бөтенесен дә эченә ала...»

Табигать һәм аның бер өлеше булган авыл да нәкъ шулай. Шагыйрь табигатьнең бөеклегенә табына, аның эчке асылын аңларга тырыша.
...Ә аларча беләбезме, 
Кайсыбыз кызыксынган? — 
Кемнәрнең елаганы бар 
Сандугач кайгысыннан?

...Берәр вакыт без дә гел шул телдә 
Сөйләшербез, бәлки, кем белә?!

...Иң кадерле серен сөйли урман 
Халыкара бөек тел белән...
Табигать теле, чыннан да, барлык милләтләр, барлык халыклар, барлык континентлар өчен уртак. Шул бөек телне аңлаган шагыйрь генә үз йөрәге аша беренче карлыгачларын очыра, кояшлы яңгырларын яудыра, каен балкышларын күрә, таң суларына табына, җәяүле бураннарга кереп адаша... Юк, шәһәрләшә алмады Харрас. Тәне-җисеме белән Казанда торса да, җаны белән туган авылы Түрештә яши. Моны шагыйрь үзе дә икърар итә:
...Казан урамында түгел бугай,
Мин барыбер шунда — авылда.
Теле барып кем әйталыр икән,
Гомерләре читтә үтә, дип:
Авыр булса булыр,
Авылымны,
Кая барсам, йөртәм күтәреп.
Бу бик мөһим момент, әмма Харрас поэзиясенең төп үзенчәлеген ачып бирми әле. Миңа калса, аның төп үзенчәлеге табигатьне, авылны халык яшәеше белән, җиһан белән аерылгысыз бербөтен итеп, бер җан, бер тән итеп гәүдәләндерүендә. Барлык яшәеш — рухи һәм матди дөнья — бердәм, алар туктаусыз бер-берсенә йогынты ясыйлар, берсе икенчесенә күчә, үзгәрә, яңара... Шагыйрь авыл, табигать аша меңнәрчә еллык тарих төпкелләренә, милләт һәм халык, ил һәм җир язмышына, бүгенгә һәм киләчәккә күз ата, авыл, табигать аша рухи кыйммәтләребезне барлый, шатлана, сызлана, кисәтә. Шагыйрь күңеле галәм кебек чиксез, шул ук вакытта үтә конкрет һәм рәсем кебек сурәтле дә. «Болын» шигыренең соңгы ике строфасына гына игътибар итик:
Кайсыгызның күңел аклыклары 
Ак чәчәкләр булып яктыра?
Нинди хыял шытып чыкты икән, 
Кулын сузып өскә, яктыга? 
Болын өсләрендә ал рәшә, 
Уйнавына исең китәрлек! — 
Тирбәлешеп басып тора гөлләр, 
Заманнарны күккә күтәреп...
Гади болын күренеше ассоциатив төстә шулкадәр зур фәлсәфи фикерләр уята ки, халык язмышы, буыннардан-буыннарга бирелгән әхлакый кыйммәтләрнең заман проблемаларын хәл итүдәге роле турында тулы бер трактат язып булыр иде.

һәрбер язучыныкы кебек, Харрас Әюпнең дә бөтен иҗатын сугарып баручы яраткан образлары бар. Алар арасында моң беренчел урын били, һәммәсен дә буйсындыра. Әгәр аның шигъриятен гөлбакча рәвешендә күз алдына китерсәк, ул бакчаның һавасын һәм дымын моң тәшкил итәр иде. Моң искиткеч күпкырлы. Моң — кеше гомере, сөю-сөелү; моң — халык язмышы; моң — милләтне милләт итүче сыйфатларны берләштерүче ген. Ул төрле төсләр, төрле мәгънәләр белән балкый, бөтен яшәешне уртак җан кебек берләштерә, яшәтә.
...Араларда ничә мең ел — 
Бабаларым ерак-ерак, 
Аргы башта — алар җаны, 
Ә биредә минем йөрәк. 
...Дөнья буйлап, тамырлардан 
Җылы килә... җылы килә — 
Мәңгелекнең кеше дигән 
Кабатланмас моңы килә.

...Гармун ала татар...
Җилкендерә
Эчләрендә җаны булганны.
Көйләр булып күтәрелә еллар...
Җиңеп кара шушы моңнарны!
Харрасның шигъри бакчасын мәңге яктыртып һәм җылытып торучы Кояш бар. Ул — Ана образы.
...Бөтенесен синнән алдым бит мин, 
Сабыр булсам — синең сабырлык; 
Синнән килгән моңнар бар дөньяның 
Сагышларын сыйдыра алырлык, —
ди шагыйрь әнкәсе хакында. Әниләр гел яхшылыкка әйдиләр, намуслы яшәргә, рәхим-шәфкатьле булырга өйрәтәләр, кешелек мең гасырлар буе туплаган рухи кыйммәтләрне безгә бирәләр, аларны сакларга һәм балаларыбызга тапшырырга кушалар. Менә шушы олы җаваплылык, шул олы бурыч шагыйрьнең күңеленнән бер генә минутка да чыкмый. Ул әнисенә хөрмәт белән баш ия, аның теләк-васы-ятьләрен үтәү өчен җан ата. Әнкәсенең бер генә шелтә сүзен ишетү дә аның өчен үлем белән бер булыр иде. Кешелек вөҗданын гәүдәләндерүче Ана образы, туган йорт, Ватан, халык, милләт төшенчәләре белән кушылып, зур символик мәгънәләр ала. Әгәр әнкәң юк икән, аның урынында синең каршыңда шул ук югары таләпләр белән туган йортың тора:
...Тәүге эзгә бер басарга тиеш 
Кеше кайтып ничек булса да; 
Намусыңа кара таплар кунса, 
Юк, уздырмый эчкә бусага.
Димәк, туган йорт — икенче Ана. Өченче Ана да бар — анысы туган җир. Бу хакта шагыйрь болай ди:
...Җирдән киткән чакта, урыныңа 
Калдыргансың туган ягымны.
Әле дүртенче Ана да бар икән:
Төшендем мин: безгә генә түгел, 
Бар дөньяга Ана икәнеңә.
Димәк, әнкәйләргә тугрылык — ул милләтеңә, Ватаныңа, кешелеккә тугрылык дигән сүз. Бу мотив, әле аста көйрәүче күмердәй, әле өскә бәреп чыккан ялкындай, Х.Әюпнең иҗатын кайнарлатып тора, фәлсәфи офыкларын киңәйтә. Ул үзенең шигъриятен дә әлеге изге нияткә хезмәт итәргә тиеш саный:
...Туган җирләремнән җыеп,
Әнкәм биргән сулыштыр бу; 
Изге дога, очар канат, 
Кирәк чакта кылычтыр бу.
Ничек гади, ничек матур, ничек тирән әйтелгән! Х.Әюп поэзиясе әнә шулай конкрет сурәтле дә, фәлсәфи дә. Аңарда халык язмышы бөтен фаҗигаләре белән образлы гәүдәләнеш тапса да, нигездә бу — якты моң белән өртелгән дөнья. Шуңа күрә Харрас шигырьләрен, поэмаларын укыган чакта, йөрәк кысылып куя, күзгә яшь килә, сагышланасың, моңланасың, үзең өчен таныш булган нәрсәләрдән яңа дөнья, яңа хакыйкатьләр ачасың, яшәргә көч аласың. Аның күңел тибрәнешләре кыланусыз, тормышчан, әмма беркатлы түгел. Беренче карашка үтә дә гади күренгән шигъри юллар эчендә маңгайга бәреп әйтелмәгән олы фәлсәфә ята. Харрас болай дип язган иде:
...Бик фәкыйрьдер кеше, 
Гомерен әгәр 
Тик үз яше белән үлчәсә. 
Яшим диеп яшәгәнгә җирдә 
Гасырлар да җитми, чорлар да. 
Еллар белен үлчәнмидер гомер, 
Чын яшебез — тоткан юлларда. 
Дистәләрем ваклыйм... 
Яшем минем
Әллә кая кадәр менмәс тә. 
Бүген гомер безгә нигә кирәк? — 
Халкым белән мин бит бер яшьтә!..
Шулай гына булсын! Харрасның моң тулы күзләре һаман да үткен калсыннар, тарих төпкелләренә дә караш атсыннар, бүгенге яшәешебезне дә сеңдерсеннәр һәм күп сурәтле дөнья хасил итсеннәр. Яратабыз без ул дөньяны. Чөнки ул дөнья сафлык, игелеклелек, шәфкатьлелек кебек изге нурлар белән балкый, үзенең тугңн йорт нигезләре, җыр-моңнары, газиз әнкәйләре, алма әбиләре, чишмәләре, ггф-муннары, атлары, кояш кочкан басу-кыр-лары белән безнең күңелләрне җылыта. Харрас Әюпнең гаҗәеп мөкәммәл поэмаларын, олы кешелеклелек хакындагы шигырьләрен туплаган, Г.Тукай исемендәге бүләккә тәкъдим ителгән «Көй эзләү», «Ут аркылы сикерү» исемле китаплары — моның ачык дәлиле.

Фоат Садриев.
7 май, 2005 ел.

"Мәйдан" № 8, 2006.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013