Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Татар шагыйре Харрас Әюпнең яңа китабын укыганда
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Ташка язылган мәхәббәт

Харрас Әюп

Татар шагыйре Харрас Әюпнең яңа китабын укыганда

Мәхәббәт! Аны каен тузына да, тактага да, тирегә дә, ташка да язганнар. Баш-тагылары янып, череп бетсә, соңгысы, таш диварларга, кыяларга язылганы, сакланып калган. Таш йөрәклеләрдә дә бар мәхәббәт ялкыны. Сөюсез, хисап-тойгы-сыз кеше булмый. Әнә бит Харрас Әюп «Ташка язганнар сөюне» исемле шактый зур күләмле китабының бер дүртьюллыгында бу хакта ничек әйтә:
Таш бәгырьле, диләр мине.
Бәгырьдәге шул ташка
Исемеңне уеп яздым,
Үлгәндә дә җуймаска.
Бу сүзләргә карап, китаптагы шигырьләр, поэмалар кешеләр йөрәген беркетә торган кайнар мәхәббәткә генә мәдхия укый икән, дип уйларга ярамый (анысы да кирәк). Китапта зур, олы, җир һәм күкне тоташтыручы, кеше йөрәге белән галәмне, йолдызларны бәйләүче, күңелләрне кояш илаһилыгында нурландыручы яшәеш мәхәббәте турында сүз бара. Дөнья мәхәббәткә корылган.

Зур мәхәббәтне аңлау ифрат кыен. Без сүз йөрткән китапның ул рухына, җанына, канына — әгәр шулай әйтергә яраса — кәрәзләнгән. Шагыйрь укучы күңелен милләт кәүсәсенең ерак тамырларына, чал тарихка, ата-бабакайлар, пәйгамбәрләр дөньясына алып китә.

Тукайда җил егерменче йөз башындагы халыкның авыр тормышын чагылдыра, Г.Ибраһимовта, Такташта искелекне пыран-заран китерүче символик көч була. М.Җәлил дә Бөек Ватан сугышындагы яугирләр каһарманлыгын тасвирлый. Бу традицион образ Харрас Әюп шигъриятендә дә поэтик бизәк булып нәкышләнә. Әмма Кол Гали, Тукай, Такташ, Ибраһимов, Җәлилләрдәге җил Харрас Әюп поэзиясендә инде яңа моң, яңа көй, яңа мәгънә, яңа шигъри көч булып яңгырый, заман заңына, чор мизгеленә, вакыт сулышына яраклаштырыша. Шулай да бүгенге җил чылбыры борынгы сабах җиле чылбырыннан өзелми. Шагыйрь күңелләрне һун, алан, сармат, кыпчак, болгар далаларында искән җилләр белән бәйли. Бу аның бик күп шигырьләрендә очрый. Күп урында табигать, яшәеш, көнкүреш шартлары, мәкаль-әйтемнәр белән бәйләп бирелә. Менә «Урман» дигән шигыре. Урман шаулый, җилдә чайкала, давыллана. Халык гомеренең моңлы җырын җырлый, аның кайгы-хәсрәтен, аһ-зарын көйли:
Агачлардан-агачларга тиеп, 
Көзге җилләр зыңлап тартылган;
Күтәрелә, 
Күтәрелә моңнар 
Ерактагы көзләр артыннан.
 Гасырларны урап-урап тоткан — 
Тамырлары төптә, тирәндә;
И сызлана урман, Бу халкымның 
Бәгыренә дәвер тигәндә, 
Имәннәре ыңгырашып ава, 
Туңган чакта кеше, ач чакта — 
Адәм башларыннан йөргән кайгы 
Йөрер икән агач башлап та!
Халыкта: «Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри», — дигән мәкаль бар. Шагыйрь шуның киресен әйтә: адәм башыннан гына түгел, агач башыннан да йөри кайгы. Урман — җир бизәге. Дөнья матурлыгы. Ә без аны кырабыз. Кеше үзе утырган ботакка чаба. Үзен-үзе һәлак итә. Бу — без яшәгән чорның коточкыч фаҗигасе. Шагыйрь бу фикерен сынланды-рулар аша аңлата. Фикергә мәкаль-әйтем дә бик урынлы җилемләнә.

Мин бу китапны нык кызыксынып, ихлас күңелдән, мөккибән яратып укыдым. Моннан ун еллар элек «Казан утлары» журналында «аңлашылган» һәм «аңлашылмаган» шигырьләр турында бөхәс-дискуссия булып алган иде (аңа үземә дә катнашырга туры килде — мәкалә яздым). Ә нинди «аңлашылмаган» шигырьләр булырга тиеш соң? Булды шул. Әле дә булып тора. Киләчәктә дә булыр шикелле. Әллә нинди катлаулы метафоралар, абстракт мәгънәле чагыштырулар, «тозсыз» эпитетлар поэзиянең гөл бакчасында шайтан таягы булып үсә. Дөнья шигъриятендә йолдыз булып балкыган Байрон, Пушкин, Лермонтовларда бармы «аңлашылмаган» шигырьләр? Юк. Пушкин чагыштыруларны, гомумән, яратмаган. Гади сүзләрдән поэтик энҗе койган. Матурлыкның гадилектә икәнлеген аңлата белгән. Шушы сыйфатны мин Харрас Әюп шигъриятендә дә күрәм. Ул укучы белән гади, аңлаешлы, садә тел белән, йөрәген халык йөрәгенә, күңелен халык күңеленә куеп сөйләшә. Шигырьләрен укыгач, гәрчә шагыйрьне бер мәртәбә дә күреп сөйлөшмәсәң дә, аның кем икәнлеген, ул яшәгән чор үзенчәлекләрен, аның гаҗәп каршылыклы якларын — һәммәсен күз алдына китерәсең. Ул гына да түгел, югарыда әйткәнчә, шагыйрь укучы күңелен ерак тарих сәхифәләренә дә алып китә. 270 битлек китапта әллә күпме роман язарлык аң-акыл бар. «Чорыбызның елъязмасы» дип тә әйтергә мөмкин-дер аны. Шагыйрь йөрәге ата-ана йөрәге, ил йөрәге, галәм йөрәге белән тоташ. Дөнья, яшәеш, җисмани вә рухи көч, кеигелеклелек турында ул гади генә сөйли кебек. Әмма ул сәнгатьчә әйтелә. Матурлыкның гадилектә икәнлеген раслый шагыйрь. Бүгенге халыкның эстетик зәвыгы да шуңа җайлаша бара бит. Артык кызылларны, кыланчыкларны яратмый халык. «Баллы сүздән баш әйләнә», «Кызыл сүзнең күчәре тиз сына» кебек мәкаль-әйтемнәре дә бар аның.

Нәрсә турында гына язмасын, шагыйрь һәр очракта үзенчә әйтә. Аның канатлы юллары, афоризмнары халык теленә мәкаль-әйтем булып күчәрлек дәрәҗәгә җитә. Ул дөнья, яшәеш, галәм, ил кебек зур төшенчәләр турында фәлсәфи фикер йөрткәндә шулай була. Бер генә мисал:
Кемгә дәва Ватан, кемгә — яра. 
Төзәталмас вакыт арасы — 
Илдән киткәннәрнең йөрәгендә 
Иле кадәр була ярасы.
Ватан, туган ил турында халык күп мәкаль-әйтем ижат иткән. Аларда Ватанны сөю, зурлау, кадерләү төшенчәләре өстенлек ала. Ә менә бу шигырьдә мәсьәлә башкачарак куела. Шагыйрьнең һәр сүзе уйланырга мәҗбүр итә. Аны әсәрнең идея-эчтәлегеннән чыгып кына түгел, без яшәгән катлаулы чор үзенчәлегенә бәйләп кенә аңлап була. Ватан дәвалый. Бу бәхәссез. Илен ташлап киткәннәрнең бәгъзе берсе ностальгия (үлем чигенә алып бара, җирсәтә, котырта, җенләндерә торган чир) белән авырып иза чигә. Аның дәвасы — бары тик туган туфракка кайту. «Яраланган» йөрәкләр китә Ватаннан. Соңгы вакытта ул нык күбәйде. Шулай булмаса, шагыйрь аның өчен борчылмас иде. Ләкин ул яраларны төзәтергә вакыт көчсез әле. «Илдән киткәннәрнең йөрәгендә иле кадәр була ярасы» дигәне — чагыштыру нигезендә ясалган мәкаль. Бу — авторның үз табышы. Фәнни телдә аны «индивидуаль» дип атыйлар.

Ананың бөеклегенә, алиһәлек сыйфатына, илаһилыгына бик күп шигырьләрдә дан җырлана. Әмма шагыйрь инде хәзер «Ана бөек исем» дип кенә шаккатырмый укучыны. М.Җәлилнең «Ана бәйрәме»ндәге уллары каһарманлыгы өчен горурланган ана гына да түгел. Бу — бала кайгысыннан газап чигүче, башкалар хәсрәте өчен яшьләр түгүче, бөтен дөнья газапларын үз йөрәгенә сыйдыручы бөек ана! Шулай итеп безнең күз алдында Ана-алиһә, Ана-фәрештә гәүдәләнә:
Гаҗиз идем газап чиккәнеңә — 
Чит кайгыдан яшьләр түккәнеңә. 
Төшендем мин: безгә генә түгел, 
Бар дөньяга ана икәнеңә!
Харрас Әюп, нәрсә генә язмасын, бердәнбердән аерымлылыкка, аерымлылыктан гомумилеккә күчә белә. һәр күренешне поэтик фикерләр белән нәкышлый ала.

Дөнья язмышы, яшәү, киләчәк, нигездә, өч хосусияттән тора: кеше — җәмгыять, кеше — табигать, кеше — кеше. Кеше — табигатьне алыйк. Җирне ультрамиләүшә нурларыннан саклаучы озон катламының алты проценты бозылса, ахырзаман житте дигән сүз. Аның өч проценты бозылган инде — моны физиклар раслый. 1982 елда Яңа Зеландия күгендә озон катламы бозыла. Нәтиҗәдә унбер мең кеше яман шеш (рак) белән авырый. «Кеше — җәмгыять» дигәне дә шуңа бәйләнгән. Патшасы нинди — иле шундый, дигән әйтем бар. Бала чорына җайлашып үсә, дип сөйлиләр. Шулай итеп — бу һич тә куркыту йөзеннән әйтелми — яхшылык белән яманлык якалашуның соңгы чигенә якынлашкан чорда яшибез. Моңа берәү дә битараф булырга тиеш түгел. Ул шагыйрьне дә нык борчый. «Ертык» исемле шигыренә игътибар итик:
Җиргә, имеш, гамма-нурлар үтә, 
Ертылганда озон катламы... 
Бу кадәрле мәнсезлеккә Безнең! — 
Әле дә инде Ходай саклады.

Аннан байтак алда ертылгандыр 
Кеше җаны, кеше күңеле. 
Җир йөзенә атом бомбалары 
Шул ертыктан үтте түгелме?!
Ничек кенә булмасын, шагыйрь матурлык, гүзәллек, шәфкатьлелек тойгылары белән яши. «Кеше тавышы» исемле поэмасында матурлыкны саклый белүнең батырлык булуы турында әйтә:
Әллә сезгә сынау өчен генә 
Бирелдеме икән матурлык: 
Гүзәлләргә җанын матур килеш 
Саклап йөртә алу — батырлык!
Әйе, матурлыкны саклау — батырлык! Тик матурлыкка коллык ябырыла. Болай ди шагыйрь «Коллар базары» дигән шигырендә:
Азапланма, 
Халык, милләт, 
Туган телем, диеп. 
Ни кушсалар, эшлә күндәм генә, 
Конституцион богау киеп! 
Юньле коллар элек баш күтәргән. 
Алардан да, ахры, түбәндер без — 
Яңагыннан ут күрсәтеп тоткан 
Кулны үбәргә дә җирәнмибез. 
Базар тулы коллар... 
Шул ирекле коллар базарында 
Сата безне мәрхәмәтсез заман 
Чит жирләрдә түгел — Казанымда!..
Бу юлларга аңлатма бирүнең кирәге юктыр. Чорыбызның, ни дәрәҗәдә мескенләнүен, кеше язмышының коллык богавына эләгүен, халык битарафлыгын чатнатып әйткән дә биргән. Соңгы вакытта — Башкортостан «Китап», Татарстан китап нәшриятында «Кардәшлек киштәсе» булдырылды. Татар язучыларының китаплары башкорт теленә, башкорт язучыларыныкы татар теленә тәрҗемә ителә. Димәк, башкорт халкын даими рәвештә татар әдәбияты, татар халкын башкорт әдәбияты белән таныштыру максаты куела. Гомер-бакый кан-кардәш булып яшәгән бу ике милләт халкының күңел җепләрен әдәбияттагы зәвык белән бәйләүнең кыйммәте бәяләп бетергесез. Башкорт телендә татар халык язучылары Ә.Еники, Г.Ахунов һ.б.ларның әсәрләре басылып чыкты инде. Алардан соң Харрас Әюп әсәрләре тәрҗемә ителде башкорт теленә. «Ташка язганнар сөюне» исемле китапта — 210 шигырь, 10 (!) поэма. Мин, татар язучыларының әсәрләре башкорт телендә ничегрәк яңгыравы белән кызыксынып, аларны укып барам. «Ташка язганнар сөюне» дә шул максат белән алдым кулга. Укып чыккач, язмый булдыра алмадым. Соңгы вакытта поэзияне күз яше белән чылатучылар, нечкә хисләргә бирелеп ыңгырашучылар күбәеп китте. Харрас Әюп поэзиясен мин андый вак-төякләрдән өстен булуы өчен яраттым. Әгәр, мәсәлән, ниндидер безне бөтенләй белмәгән чит ил кешесе укыса бу китапны, аның аша яшәешебез, рухыбыз, тормыш-көнкүрешебез хакында тулы төшенчә алачак. Бу инде шагыйрь йөрәгенең ил йөрәге белән нык бәйле булуы хакында сөйли.

Харрас Әюп 1946 елда туган. Аның хакында китапта белешмә дә бар: «Харрас Әюп — әдәбиятка 1960 елларда килеп, лирик дулкында иҗат итүче шагыйрь. Халыкчан якты моң, эчкерсез гади интонация, үзенчәлекле шигъри образлар, сыгылмалы йөгерек тел, фәлсәфи гомумиләштерүләр аның шигырьләренең төп сыйфатын билгели. Буыннар бердәмлеге, җирдә кеше язмышы, аның күңел матурлыгы турындагы уйлануларны эченә алган, халыкчанлык белән сугарылган шигырь һәм поэмаларын укучылар яратып кабул иттеләр». Аның шулай икәнлеген мин күп кенә шигырь сөючеләрдән дә ишеттем.

Академик В.Виноградов «автор образы» дигән термин кулланган иде. Бу китапның башыннан,.ахырынача автор образы гәүдәләнә. Шигырь юлларына аның җаны, тыны, рухы нәкышләнгән. Үзенә генә хас индивидуаль стиле бар. Аны башкаларныкы белән бутап булмый. Бу — шагыйрьнең бәхете!

Суфиян Поварисов.
7 май, 2005 ел.

"Мәйдан" № 8, 2006.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013