Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Тыелгысыз кош сере
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Тыелгысыз кош сере

Харрас Әюп Асыл сүз үзе Ходай Тәгалә яраткан һәр җан иясенә барып ирешергә ашкынып торган серле бер кош булып тоела миңа.
Безнең Мөслим халкы шул хикмәтле кошның канат җиленнән яралгандыр инде. Ягыбыз нинди — холкыбыз шундый: яратканны изү ертып аңлатабыз, җен чыккан чакларда теш кысабыз. Харрас Әюпнең шигырьләрен укыганда да әнә шулар хакында уйланам.
Чын шагыйрь дөньяга килгәнне кем генә чамалый икән? Колынның Дөлдел булып туганын сизәргә кирәк бит моның өчен. Харрас Әюпнең өр-яңа хисләр уятырдай шагыйрь булып үсәсен әти-әни-се дә күз алдына китермәгән, әлбәттә. Минем өчен күрше авыл егете ул. Заманында Түрешкә минем туган авылым Яңа Сәетнең куе урманы аша атлы арба юлыннан гына теркелдәргә була иде. Түреш-леләр безнең бер генә Сабан туен да калдырмый иде ул чакларда. Шагыйрь безнең у^л җыеннарны әле дә сагынып искә ала. Йомшак печән түшәлгән ат арбасында безнең югароч болынына килеп төшкәннәрен әле дә сагына.
Кунакка килгән күрше авыл малайлары белән уйнарга, аларга үзебездә генә булган уеннарны күрсәтеп мактанырга ярата иде безнең Яңа Сәет малайлары. Харрас белән дә лапта сукканбыздыр. Булмыйча калмас.
Бу шигырьләрне укыганда, һаман бер хис күңелдән китмичә тора. Үтә дә таныш халәт түгелме соң бу — чабышкыларның әллә кайдан ук кайнар мышнавы, көрәш батырларының чи күкәйне итек башына бәреп ватулары... Шагыйрь бары тик минем авылны гына сурәтли сыман тоела. Кичке назлы Ай яктысына чумган черкиле чикләвек әрәмәләрендә гармун очына... Шунда егетләр белән кызлар ни хакындадыр пышылдашалар да тыенкы гына көлешеп алалар.
Шуларның көлүенә пар булып, Яңа Сәет сандугачы сайрарга тотына... Егетләр, абаганы сындырып алып, кызларның аякларына ябырылган черкиләрне куа...
Менә шулай күз алдыма килә дә, Харрас тәмам минем авылдашым, күршем, хәтта газиз туганым сыман тоела башлый. Беләсегез килсә, үзенең туган як табигате өчен оялган, аның бүтән төбәкләрдән кайтыш булуына рәнҗегән каләмдәшләрем дә бар минем. Ә Харрас Әюпнең исә барлык шигъри гөлләре бары тик туган туфракта — телгә, гөлгә бай Мөслим туфрагында гына тугарылып, җәелеп үсә.
Адәм баласы кая гына күченеп китсә дә, Туган Җире белән тоташтырган изге тамыр кала. Без аңа кендек белән береккән.
Ярар, бераз тыңлап карагыз:
Кылычларың бер яктарак торсын, 
Гармуннары барда татарның...

...Ваклыклары өчен түгел,
Җирне
Аклыклары өчен яраттым.

...Дөньялыкка нинди хәлдә бирсә, 
Шулай алсын Ходай бу җанымны....

Безнең сөюләр дә яктыртачак 
Җирнең әле әллә кемнәрен...
һәм янә, Мөслимнәрнең ничек иттереп ярата белгәнен һәркем чамаласын өчен, Харрас Әюпнең тагын берничә юлын искә төшереп алыйм әле:
...Дөньяга мин сине эзләп килдем, 
Эзләгәнем, шөкер, табып китәм: 
Үтеп чыга алмас ут икәнсең...
Үземне мин утка ягып китәм.
Дөньяга мин сине эзләп килдем.
Эзләгәнем, шөкер, табып китәм.
Соң булса да,
Өрфиядәй җанны
Иңнәреңә синең ябып китәм... 
«Шигырьгә анализ ясау» дигән ифрат та мәгънәсез сүз бар. (Эчен ярып тикшергән кайсы да булса җан иясе исән калды микән?) Әгәр дә мин шушы шагыйрьнең дөньяга әйткәннәренә «анализ» ясый башласам, нишләргә тиеш булам инде? Димәк, мин — тинтәк — газиз туган як-ларыбызның тал сыгылып торган чишмәләре чылтыравына, балачактан ук өстебездә әле моңлы, әле шомлы шаулап утырган урманнарыбызның Ай керен-дергән тынлыгына, таң алдыннан күл өстенә сикереп чыгып чумган ялтыр балыкларга, карап торуга сай гына булып аккан, әмма табаның астыннан тере комны умырып кына ала торган изге Ык елгабызга «анализ» ясарга маташкан бер ахмак булыр идем. Чын шигырьне тикшереп тә, аңлатып та булмый. Ихлас җанлы кеше генә тоя ала аны!
Харрасның әле күптән түгел дөнья күргән китабын беренче тапкыр укып чыккач, мин үземне, таң сызылып кына килгән чактагы йөгерек Ыкка чыклы чирәмне ера-ера йөгереп килеп чумгандай, тәмам сафланып ярга чыккандай хис иттем. Үзебезнең ике авыл арасындагы урман өстенә калыккан галәмәт зур Ай нурында беткәнче эреп, аулак аландагы хуш исле кибән төбендә йолдызлы күкнең чик-сезлеге хакында иксез-чиксез уйларга талгандай булдым.
Син белдең бит Җирдә мин икәнне, 
Белдең бит син Айга карасым. 
Тик белмәдең бугай карашымның 
Мәңгелеккә анда каласын...
Чын шигырьнең бер «начар» ягы бар — йөрәкне әрнетә, җанны талый ул. Әмма шигырьдән әрнегән, шигырьдән талкынган җан тәмам сафлана, канат җилпергә кирәклеген дә онытканын искә төшереп, киерелеп канат җилпеп җибәрә.
...Харрасның күп кенә шигырьләре миңа кара бер төндә ындыр артына чыгып, көзге озак яңгырлардан чыланган салкын, юеш, ялгыз шомырт кәүсәсенә мең төрле уйлардан янган кешенең маңгай терәп өзгәләнүен хәтерләтә. Шагыйрь кичергәннәрне сезгә дә кичерергә язсын. Сүзем матур булсын өчен генә әйтүем түгел. Изге Коръән дә пәйгамбәребезгә шигырь булып иңгән ләбаса!
Укыгыз, җаныгыз пакьләнсен! ЗӨЛФӘТ.
7 май, 2005 ел.

"Мәйдан" № 8, 2006.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013