Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Харрас Әюповның иҗади портретына штрихлар
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Харрас Әюп

Шигъри балкыш

(Харрас Әюповның иҗади портретына штрихлар)

Татар шигъриятендә үзенчәлекле бер шагыйрь бар - ул Харрас Әюпов. Шигърияттә нәтиҗәле эшләүче, поэзиядә үз сукмагын салган, үз укучысын тапкан әдип. Шаулап йөрми, күкрәк какмый, башкаларга хәерхаһлы, каләмдәшләренең уңышларына сөенә белүче (бу заманда үтә сирәк күренеш, дефицит төшенчәгә әйләнеп бара), үз шигъри дөньясын булдырган асыл зат ул.

Харрас Әюпов 1946 елның 21 августында Мөслим районы Түреш авылында туган. Түреш - кечкенә, әмма төш кенә авыл. Нинди сере бардыр, тик олы юлдан читтә, калын урман куенына сыенып утырган шушы авыл Наил Әюпов кебек атаклы артист, зур шагыйрь, мөхәррир Харрас Әюпов, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Ләбиб Лерон кебек күренекле балалар шагыйрьләрен дөньяга бүләк иткән. Башлангыч сыйныфлы мәктәбе генә булган авыл өчен аз түгел. Харрас Әюпов Күбәк урта мәктәбен тәмамлый. Күбәк мәктәбенең заманында тирә-якта дан тоткан мәгърифәт учагы икәнен әйтми китсәк, урынлы булмас. Күбәк мәктәбе Сөгъдә Исхакова, Сәйдел Вәлиев, Әминә Вәлиева, Зәйнәгетдин Вәлиев, Бания Юнусова, үзешчән композитор Васыйл Әхмәтҗанов, Рифкать һәм Нәгыймә Таировлар, Әнисә Крымова, Миңнулла Әгъләмов кебек дистәләрчә мәгърифәтче-мөгаллимнәре белән дан тота. Шушы мәктәптә әдәбиятчы галим Флүн Мусин, язучы, шагыйрьләр Харрас Әюпов, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Әхмәт Дусайлы укыганнар. Горурланып әйтәм, үзем дә - данлыклы Күбәк урта мәктәбендә белем алдым.

Туган ягы - шагыйрь өчен төп илһам чыганагы. Харрас Әюпов кебек табигатьне аңлап, нечкәләп сурәтләүчеләр сирәк. Гади генә дөньяви күренешләрдән истә калырлык сурәт ясаучы чын художник, гомер агышын фәлсәфи югарылыкка күтәреп, фикер йомгагын сүтә алучы акыл иясе икәнен күрәбез .
Ындыр артларында йокымсырап 
Кибән-кибән җәйләр утыра.
Шигырьне тотып тора торган бер сүз яки бер-ике юл була. Җанны шулар сискәндереп, игътибарны шигырьгә кадаклап куя. Бу шигырьдәге «кибән-кибән җәй» сүзләре шундый. Күңелдә шундук илаһи хиссият ярала. Ындыр артында кибән-кибән җәй утырсын өчен күпме тир түгелгән, күпме эш-мәшәкатьләр кичерергә туры килгән адәм баласына. Иртәгәсенә ышанычы булган гамьле кеше генә башкарып куя бу эшне. Шул ук вакытта моңсулык та бар. Яшәү - котылгысыз әйләнеш ул. Гомерең көзгә кереп барганда, артка борылып карыйсың, ә анда бәрәкәтле үткән еллар истәлеге - эш-гамәлләрең балкып торалар. Харрас Әюповта елак шигърият юк, ул - оптимистик моңсулык белән эретелгән, тирән гомумиләштерүләргә ия шигырьләр яза. Аның шигырьләрен укыгач, яшисе килә, дөньяда матур гамәлләр кылып яшәүнең бөеклеген аңлыйсың. Шигырьләр синең бертөрле агышка көйләнгән тормышыңа икенче сулыш өрәләр, дәрт өстиләр икән, мондый поэзиягә ничек битараф буласың да, ул юлларны язган шагыйрьне ничек зурламыйсың, ди!?
Күгеңдәге караңгылыкларны 
Сылтап барсаң һаман болытка, 
Яктылыкны белми калуың бар, 
Кояш белән чордаш булып та.
Харрас Әюпов Казан дәүләт университетын тәмамлагач, озак еллар «Татарстан яшьләре» газетасында эшләде, инде байтактан бирле Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир йөген тарта. Аның шигъри накалы елдан-ел арта, иҗатының мәгънәви йөкләме әһәмиятлерәк төс ала. 2005 елда Харрас Әюповны Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итү моның дәлиле. Премияне бит хәзер, башлыча, картаеп яки каты авыруга дучар булып, урын өстенә менеп яткан иҗат ияләренә генә бирәләр. Сүз дә юк, лаеклы кешеләргә бирелә, әмма иҗат кешесенең җаны җылынмаслык итеп суынганны нигә көтәргә?.. Хәзер инде кайбер «генийлашкан» әдипләребез икенче катка Тукай премиясе алу уе белән ашкыналар. «Беренчелек» синдромына дучар булганнарга шәп калҗа күренеп тора... Бу хакта сүз куертасы килми, әмма шагыйрь ялгышмый кебек:
Сирәк-мирәк өреп куйсалар да, 
Халык өчен түгел өрүләре -
Хуҗалардан берәр майлы калҗа 
Эләкмәсме диеп йөрүләре...
Харрас Әюповның иҗатын күздән кичерсәң, аның һәртөрле конъюктурадан азат булуына инанасың. Кулымда - шагыйрьнең «Ышаныч» дип аталган беренче мөстәкыйль җыентыгы. 1980 елда дөнья күргән. Ул "чактагы тәртип буенча һәр җыентык идеологик шигарьләргә нигезләнгән әсәрләр белән ачылып китәргә тиеш иде. Гаҗәп, цензура ничек үткәреп җибәргән, җыентыкта бер генә «кызыл» шигырь юк. Аның каравы, беренче шигырьләрдә мондый юллар бар:
Гасырларның җиле, бәрелә-сугыла, 
Җаным аша узган минутта 
Басып торам чорлар каршысында. 
Мин - очкындай кызган бер нокта...
Үткәннәргә эндәшү, нигезләрне барларга омтылу һәр шигырьдә диярлек сизелеп тора.
Бәрә дулкын безнең йөрәкләргә, -
Яшәү дигән шаулы чорда без;
Мәңгелектән аваз килә сыман, 
Бер ышаныч булып -
-Чыдагы-ы-ыз!..
Мәңгелеккә, үткәннәргә, тарихка мөрәҗәгать итү заманасы өчен шактый хәвефле юл иде. Татарны тарихсыз, нәсел-нәсәпсез итеп күрсәтү, аның «чын» тарихы бары унҗиденче елгы инкыйлабтан соң башланган дип аңга сеңдереп килгәндә, халкыңның ерак тарихына, даладагы кабер ташларына, әкияткә күчкән данлы үткәнгә, мең елдан килгән моңнарыбызга сыенып иҗат итү батырлыкка тиң булгандыр. Хәтта чиркәү нигезенә салынган борынгы бабаларыбызның кабер ташлары хакында да беренчеләрдән булып иңрәү тавышын ишеттергән шагыйрь ул. («Үзгәртеп кору» дип аталган сәер түнтәрелеш елларында бу хакта иренчәк иҗатчылар гына язмый калгандыр.) Мин исә сиксәненче елда чыккан китаптан укыйм:
Иңнәремә сарылып көйли җилләр, 
Колагыма камыш иелә, 
Кабер ташы сөйли, Диварларның
Нигезенә яткан көе дә...
«Ничек кенә яшермәсен тарих, Мин барыбер таныйм бу юлны!», «Тоякларның тупырдашканы ишетелә бугай тирәннән», «Ерак кардәшләрем! Күрәләрме, Аңлыйлармы безне дисезме? - Әкият итеп, хыял итеп түгел, Исән итеп тоям мин сезне». «Безне кемдер сагалый күк. Җир өстендә күләгәсе»... Җитеп торыр. Мин еш кына Харрас Әюпов иҗатына ныклы бәя бирелеп җитмәвенә сәерсенә идем. Туфан шигырьне кан белән тәңгәлләштерә, аны ритм дип атый, Пушкин исә шигырь - идеал, ди. Әлеге бәяләмәләрне искә алсак, Харрас Әюпов шигърияте әле моннан күп дистә еллар элек үк иң югары таләпләргә җавап бирерлек булган икән. Ни өчен бәя бирү соңарган? Куркыныч булган бу шигърияткә мөрәҗәгать итү, хәтәр булган. Шуның өчен «читкәрәк» куеп торган замана тәнкыйте аны. Бүген дә шушы ук хәл, инде гарип тенденциягә Әверелеп дәвам итә.

Туган ягы турында язганда да, әнкәйләргә багышланган шигырьләрендә дә, татар җырына, моңына мөрәҗәгать иткәндә дә Харрас Әюпов үзенең шигъри миссиясен онытмый - ул халыкка дөреслекне илтә, милләтне асылына кайтарырга омтыла һәм шушы өлкәдә мактаулы юл үткән сирәк әдипләрнең берсе. Без «чын поэзия» дип язарга мәҗбүрбез. Шигъриятнең ишеге ябылып тормый. Кем нинди юллар белән килә, нинди йөк, яңалык алып килә, анысын тикшереп тору юк, тезмә язган һәркемне «шагыйрь» дип атау модага кереп китте. Әлеге вәзгыятьтә илаһи иҗадиятка табынып, дистә еллар дәвамында актив иҗат иткән тыйнак шагыйрьләребез күләгәдә кала башлады. Шигърияткә бәя, шагыйрьгә бәя бирү, аны тану, зурлау башка төс алды. Ниндидер шәкертләр пәйда була, остазлар калкып чыга, булганны инкарь итү ямьсез күренешкә әйләнде. Барны юк дип исбат итүче истериклар килеп чыкты. Гомум-татар поэзиясенең куәтен арттыручы дулкын булып килеп кушылу юк, шигъриятне зәгыйфьләндерүче «шигырьчеләр», такмак язучылар, көнлекчеләр ишәя, шулар кулына күчеп бара әдәбият.

Харрас Әюпов - эпик колачлы шагыйрь. Бүгенге көндә шагыйрь дип аталучы каләм ияләре күп, әмма поэма кебек катлаулы жанрда иркен эш итә алучылар аз. Андыйларның «поэма» дигәннәре дә эч пошыргыч тезмә инде. Поэма таләпләрен ныклап белеп иҗат итә Харрас Әюпов, бу өлкәдә аның белән тиңләшерлек шагыйрьләр сирәк. Аның поэмалары лирик-фәлсәфи планда. Безнең поэмаларда еш күзәтелгән хата - вакыига-күренешләрне тематик калыпка салып, тезмәгә салып сөйләп чыгу. Кайбер авторларның килешле генә килеп чыга ул. Күбесе эч пошыргыч озын шигырьдән гыйбарәт була поэма дигәннәре. Харрас Әюпов - шушы ялгыштан кача алган шагыйрь. «Көзге», «Йөрәк атым», «Авыл җаны», «Көй эзләү», «Су хәтере», «Базарлар», «Биш вакыт намаз» поэмалары белән танышып чыккан укучы тормышка, яшәешкә битараф кала алмыйдыр дип уйлыйм. Уйлы, гамьле кеше тормышын мәгънәле, көйле итәсе килә. Ни өчен дөньяга килүе хакында уйлана, нәсел-ыруын барлый, бүгенгенең аянычлы якларына китергән сәбәпләргә төшенергә омтыла.
Атлар, атлар... 
Атлардан да бигрәк 
Миңа бүген ирләр кызганыч. 
Кайчан гына әле бу ирләрнең 
Йөрәгендә атлар булган ич!
Бүгенге авылларга кайтып карагыз әле сез. Шагыйрьнең йөрәге ни өчен бәргәләнүен, бу поэмаларның ни өчен язылуын мең дә бер кат аңларсыз. Тормышның көе юк, авылларның җаны корый. Иле белән ниндидер сәер хәлдә - кыйбласыз һәм инануларсыз калдык түгелме соң? Тел белән дә, дин белән дә керми икән әле иман дигән тылсымлы рух көче. Аны югалту гына җиңел, кабат тәрбияләү, аңга кертү искиткеч кыен эш. Менә шушы чакта кирәк безгә бердәмлек һәм ныклык. Бер-беребезне аңлый белү, кадерләү кебек изге сыйфатларны исраф итмәскә кирәк; шагыйрьне ил, туган халкының язмышы өчен әрнүе яңа биеклеккә күтәрә, әмма, язмамның башында әйткәнчә, ул укучыны өметсезлек упкынына китереп, аны шунда ташлап калдырмый. Өмет һәм киләчәккә ышаныч булмаса, иҗат итүдә ни мәгънә?..

Харрас Әюповка яңа заманда үзгәреп, яңача көй эзләп азапланырга туры килмәде. Иҗат башында нәрсә хакында язарга алынса, ул һаман шул тематиканы тирәнәйтә, үстерә генә бара. Халык арасында популярлашып, җырланып килгән җырларының сүзләрен дә «төзәтергә» туры килмәде. Җитмешенче елларда язылган һәм җанны сискәндерерлек сүзләр булган «Кайда син, гармун?» дигән җырны гына алыйк. Бер караганда гади генә сүзләр, лирик геройның сагышлануы сыман гына. Ә төптән уйласаң, никадәр мәгънә, иңрәү бу җырда. Әмма өстә яткан сөю темасы ялгыштыра күрмәсен, җыр тамырларның, моңның, татарлыкның югала баруы хакында бит. Сиксәненче елларның ахырына табан кисәк кенә милләтпәрвәргә әйләнгән кайберәүләр өчен зур сабак - шагыйрьнең алдан күрүчәнлегенә янә бер мисал булыр бу! Харрас Әюпов шигъриятенең төп лейтмотивы - сабырлык, диючеләргә уйланырга урын бар. Шагыйрь чакырган сабырлык - үзенчәлекле сабырлык ул. Зарланмый, сыктамый һаман алга бару, туган халкы өчен иҗтиһат итәргә чакыру аның шигырьләрендә. «Көйгә салсам тетрәүләрен бу җанымның, тавышымны киң галәмнәр таныр төсле». Сабырлык дигәнең - шигырьләрдәге киеренкелекне йомшартырга омтылыш кына, укучы хискә алданып, шигырьгә салынган зәмне югалта күрмәсен дию генәдер. Хәтта әйтер идем: инде беренче шигырьләрендә үк көрәш мотивлары чагылган каләм иясе ул. «Көрәш бара җанда, буталыш». Билгеле булганча, иң элек үз-үзеңне җиңәргә кирәк, аннан соң гына ил-гавам гаме килә сиңа. Рух шулай чыныга, «үткәннәрнең әманәтенә» шул чакта гына игътибар итә башлыйсың. Шуннан соң инде холык турында сүз йөртергә мөмкин. Шагыйрь холкы катлаулы, каршылыклы хисләрдән формалаша, шөбһәләрдән, сагышлардан, югалту-табышлардан, өметләрдән, ышанычтан тора. Бу яктан караганда, Харрас Әюпов үзен нык куллы, үз сүзен тартынмыйча әйтә торган, таза фикерле шагыйрь итеп танытты. Чамадан узмаган усаллык та бар. Аеруча поэмаларында чагыла мондый холкы. Эзләнүләрендә эзлекле булуы да игътибарга лаек, даими үсеш өчен монысы да мөһим.

«Чын шигырьне тикшереп тә, аңлатып та булмый, - дип яза Зөлфәт якташы Харрас Әюпов иҗаты хакында уйланганда. - Ихлас җанлы кеше генә тоя аны». Мин дә шагыйрьнең әсәрләрен укыгач, күңелдә туган уй-фикерләремне купшы сүзләргә төреп, бизәкләп-чуклап маташмадым. Шигырьләрнең бәгыреннән тибеп торган ут, сутларны укучы үзе тоя алсын иде, шигырьне үзенчә төшенү бәхетенә үзе тиенә алса иде. «Аңласын» дип әйтәсе килми. Шигырь аңлатуга, хәтта аңлауга да мохтаҗ түгел, ул үз биеклегендә, шагыйрь күңеле югарылыгында яралган бит! Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халкыбызның күренекле шагыйре Харрас Әюповка шигъри кыйбласыннан тайпылмый алга, һәнүз алга баруын телисе килә. Ул сыналган, сан алган шагыйребез. Халык шагыйрьләрне үзен уйга салганы, күңелен гамьле итә алганы өчен хөрмәт итә бит. Сибгат Хәкимнең сүзләре искә төшә: «Шагыйрьләр күп, шигырьләр күп. Каичакта шулар арасыннан чын шагыйрьне аерасы килә, төртеп күрсәтәсе килә. Шулай эшләмәгәндә күмеп китүләре ихтимал».

Язманы шагыйрьнең үз сүзләре белән йомгаклыйсы килә:
Кагылырсың җирдә һәр йөрәккә -
Моңның аның бардыр мең җаны. 
Сине безгә Ходай җибәргәндер. 
Терелтмичә китмә дөньяны! 
Терелтмичә китмә...
Факил Сафин.
7 май, 2005 ел.

"Мәйдан" № 12, 2008.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013