|
|
Мөхәммәт пәйгамбәр турында иң оста шигырь авторын эзлиләр
Шушы көннәрдә Россиянең Мөфтиләр Шурасы һәм Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган шигырь бәйгесе игълан итте. Анда теләге һәм осталыгы булган һәркем катнаша ала.
Әлеге «Мөхәммәт пәйгамбәр - дөньялар өчен рәхимлелек» конкурсы инде сигезенче ел рәттән уздырыла. Аның максаты - халыкны Ислам дине, Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы белән таныштыру, илнең төрле почмакларында гомер итүче мөселманнарны берләштерү.
Бәйгегә Мөхәммәт пәйгамбәр тормышының төрле чорларына багышланган татар һәм рус телендәге язмалар кабул ителә. Әлеге эшләр кешенең шәхес буларак камилләшүен, халыклар арасында дуслык, кардәшлек һәм мәрхәмәт кебек сыйфатларның үсешен чагылдырырга тиеш. Пәйгамбәрнең шушы бөек максатларга ирешүдәге казанышлары турында сөйләү, шулай ук, урынлы булачак, дип хәбәр итә Ислам.ру порталы.
Конкурсның бүләкләренә килгәндә, беренче урынга лаек булучыга 20 мең сум, икенче урын иясенә - 15, ә өченче урынны яулаган шагыйрьгә исә 10 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылачак. Әле алай гына да түгел, татар телендәге иң оста текст авторын шулай ук зур бүлvәк көтә.
Бәйгедә катнашырга теләүчеләргә үз эшләрен mavlidkonkurs@mail.ru электрон адресына юллау таләп ителә. Язмаларны 1 мартка кадәр кабул итәчәкләр.
http://www.intertat.ru/tt/
|
|